Кешегә әйтеп, кеше ышанмас гаделсезлек

Колхозчыларга пенсияләр бер дә гадел итеп билгеләнмәде. Терлекчелектә эшләүчеләр, механизаторларның бер елы бер елга саналды. Ә колхозчыларның бер елын ярты ел дип кенә исәпләделәр. Югыйсә алар бит колхозның бөтен авыр эшен башкарды. Алар хәзер бик кечкенә генә пенсиягә көн итәргә мәҗбүр. Бер елны колхозда 30 ел эшләгәннәрнең пенсияләренә бераз өстәделәр. Анысы әйбәт булды. Ләкин анда да бер гаделсезлек эшләделәр. Авылдан китеп, шәһәрдәге балаларында яшәүчеләрнең пенсияләрен арттырмадылар. Ул бит авылда яшәргә мөмкинлеге, сәламәтлеге булмаганга киткән. Оныкларын карашырга дип китүчеләр дә булгандыр. Аларның күбесе колхозда 30-40 ел эшләгән кешеләр. Бу кешегә әйтеп кеше ышанмаслык гаделсезлек булды инде.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии