- 23.10.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1942нче елның гыйнвар башында туып, быел 80не тутырдым. Әти сугышка киткәндә миңа 44 көн генә булган. Бер әнигә биш бала калганбыз. Иң олы абыйга – 8 яшь булган. Әтине без башка күрмәдек. Ул 1942нче елның 16нчы маенда сугыш кырында ятып калган. Әниебез өчен тормыш бик авыр булды. Өебез дә иске иде. Әле ул биш баланы ашатырга, киендерергә дә кирәк бит. Ул кыш көннәрендә ягарга булмыйча интеккәннәр.
Миңа 3–5 яшьләр булгандыр, әле дә хәтерлим: кыш көннәрендә шул иске өй түшәменнән тамчылар тамып торыр иде. Кичләрен әниебез юк-бар белән генә – җәйләрен җыеп киптергән сыер тизәге, таллыктан җыйган чыбык-чабык, салам-солам белән мичне ягып җибәрә. Өйне әз генә булса да җылытып алыр иде. Кичен бераз тамак ялгап алгач, мич каршындагы агач сәкегә барыбыз да тезелешеп йокларга ятабыз. Иң кечкенәсе булганга, мин гел әни янына ятам. Аска салырга да, өскә ябынырга да юньле урын-җиребез дә юк иде. Әниемнең кочагында йоклаганым гомерем буена истән чыкмады. Бигрәк тә хәзер, олыгайгач, искә ныграк төшә. Ул вакытларда шул кадәр рәхәт була торган иде әниемнең җылы кочагында йоклау. Иртүк торып, тагын мичкә ягып җибәргәч, бозланып каткан ишекләрне суккалап-типкәләп ачып, бозларын балта белән чистарта иде әни.
Без бераз үскәч, әни Малмыж базарыннан кирәк-ярак алып кайтып, Янил базарында сатты. Ул вакытларда бернинди дә техника юк, бар җиргә дә җәяү йөри иде халык. Әнинең сөйләгәне хәтердә: берсендә шулай кышкы суык көндә иртән иртүк Малмыж базарына чыгып китә. Малмыж бездән турыга барганда 20-25 километр. Сәрдекбаш авылына бара торган тауны менгәч, артыннан бер бүре иярә. 10-15 метр гына ара калдырып, шактый бара. Таң ата башлагач, туктап, әнине озатып кала үзе. Менә бит нинди мәрхәмәтле бүреләр дә булган ул чакта. Хәтерлим әле, юлдан кайткач, әни кесәсеннән яки юл капчыгыннан каткан ипи кисәкләрен чыгарып безгә бирә: «Куян күчтәнәче бу», – ди. Әй тәмле була иде ул ипи кисәкләре.
Менә шундый авыр шартларда әни безне – биш баласын таза-сау итеп үстереп, олы тормышка чыгарды. Әнине бакыйлыкка озатканда аңа әле 65 кенә яшь иде. Мәңгелек йорты – Янил зиратында.
2002нче елның июль башында үзебезнең кече улыбызны да шушы зиратка җирләдек. Аны җирләп, 40 көн узгач, әнием төшемә керде. Мин аны Янил зиратының тышкы ягында очраттым. Йөзләре чип-чиста, балкып тора. Өстендә ап-ак матур күлмәк. Бер сүз әйтми, яныма килеп кочаклады да, юаткан шикелле яратып алды. Әниләр алар шундый, инде бу дөньяда яшәмәсәләр дә, безнең өчен кайгырып, безне ничек тә юатырга телиләр.
Марат ХИСМӘТОВ,
Кукмара шәһәре
Комментарии