Тукай бүләге канәгатьләндердеме?

Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегендә башка елларга караганда сәерлекләр булуы күзәтелде. Бу исемгә тәкъдим ителгән 19 кандидат арасында кайберләренең кем икәнлеген дә белмәгән, исемнәре җәмәгатьчелеккә таныш булмаган кайбер фамилияләрнең артып торуы күренде. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турындагы Республика Президенты указында: «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук әдәбият һәм сәнгать белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә», – дип язылган. Татарстан Язучылар берлегеннән тәкъдим ителгән алты әдип исеме арасында Фәүзия Бәйрәмова булуга карамастан, аның кандидатлыкка үткәрелмәвен күңел кабул итә алмый. Тукай бүләгенә генә түгел, Нобель бүләгенә лаек булырдай шәхес бит ул Фәүзия ханым. Дөрес, ул ялагайланып түгел, ничек бар, шулай яза. Бу бит аның минусы түгел, плюсы икәнен күрсәтә ләбаса. Шундый да курку белмәс, аңлы, белемле, батыр йөрәкле, булдыклы милләттәшебезнең булуы белән горурланып яшисе урында, аның кыерсытылып, җәзаланып яшәвен кабул итеп булмастыр, әлбәттә.

Бу бүләккә лаек булучылар җәмгыять тарафыннан «киң танылган булырга тиешлеге» турында әйтелсә дә, кайбер кандидатларны белү түгел, аларның исемнәрен ишеткән кеше булдымы икән? Аларның кем тарафыннан тәкъдим ителүе турында да бер сүз әйтелмәгән.

Олпат язучыларыбыз Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмованың бу дәрәҗәле исемгә күп еллардан бирле тәкъдим ителеп тә, шушы көнгә кадар бу премиянең аларга бирелмәве, әлбәттә, җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми. Бу бүләкне билгеләүче комиссия әгъзаларын да бизәми ул, ел саен низаглар чыгара.

Советлар заманыннан гына башлап карасак та, талантлы, булдыклы, үз фикерен курыкмыйча әйтә алган күп санлы интеллигенция вәкилләренең юкка чыгарылуын, күпләренең чит илләргә китеп котылып калуларын тарих белә. Илдән китәргә мәҗбүр ителгән шәхесләрнең хәзерге вакытта да булуын күреп торабыз. Үз вакыты белән андый шәхесләрнең исемнәре кайтарыла һәм аларга карата уңай караш тудырылганын беләбез.

Заманалар үзгәреп тору сәбәпле, гаделлек белән яши торган вакытлар да булыр әле дигән өмет белән яшик алай да.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии