Рәнҗетелгән солдат язмышы

Рәнҗетелгән солдат язмышы

Йөрәгеңә җылылык биреп торган гаиләң, балачакта тәгәри-тәгәри уйнап үскән туган яклар, далалар, болыннар, хыялланган, әмма чынга ашырырга өлгермәгән максатлар, сөйгән ярыңның ягымлы һәм мәхәббәт тулы күзләре… Дусларың, туганнарың, тыныч тормыш… Боларның барысы да кинәт кабынган сугыш афәтенең кызу һәм кансыз пулялары астында яраланды, челпәрәмә килде. Яз. Җиңү бәйрәме. Күңелле, шул ук вакытта моңсу да. Бу бәйрәмдә геройларга олы хөрмәт күрсәтелә. Халык тыныч, аяз күккә соклана, салютлар, парадлар… Әмма бу бәйрәмдә үзләрен артык, уңайсыз хис иткән, шатланырга лаек түгелмен, дип җаны кыйналган, нахакка рәнҗетелгән, гаделсез кимсетелгән кешеләр дә булган шул…

Гатауллин Әһлиулла Гатаулла улы 1920нче елның 15нче маенда Кызыл Юл (хәзерге Арча) районы Яңа Кенәр авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1938нче елның көзендә унсигез яшендә аны Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алалар. Чита шәһәрендә 179нчы уку батальонының кече команда составы полкында танк мәктәбе курсанты була. Һәм туган ягына кайту насыйп булмый, фронтка китә. Яшь егет нинди олы һәм дәһшәтле юлга атлавын аңышмыйча да кала.

Сугышның беренче еллары куркыныч, аеруча кансыз була. Әһлиулла Гатауллин көрәштәшләре белән аяусыз бәрелештә дошман белән күзгә-күз очраша, курку хисен күңеленең иң тирән урынына качырырга тырыша. Әмма уйларга курыкканы чынга аша: 1941нче елның 8нче июлендә Каменец-Подольск шәһәре астында солдат иптәшләре белән әсирлеккә эләгә. Бу көн Әһлиулла тормышында зур эз калдыра, чөнки «әсир булганнар» исемлегенә аның да фамилиясе языла. 1941нче елдан 1943нче елга кадәр бер немец лагерыннан икенчесенә торналар сыман күченеп йөрүләр башлана. Әмма кошлар күктә, иректә, ә гади солдат төрмәнең салкын тимер рәшәткәләре белән уратып куелган. Шепетовка, Горловка, Ровно шәһәрләрендәге әсирлектән соң, 1944нче елларда Гатауллин Әһлиулла Лепью шәһәрендә легион штабының эш батальонында эшли, Франциядә күмер бушата, биналар җыештыра, хуҗалык эшләрендә катнаша. Әсирлек бик озын, куркыныч төш сыман тоелгандыр гади совет солдатларына.

1944нче елның 13нче мае Гатауллин Әһлиулла өчен истәлекле көннәрнең берсенә әверелә. Каравылчыны үтереп, көрәштәшләре белән бергә тоткынлыктан кача алар. «Урманга йөгердек. Ике партизан кыз безне ашатып-эчертеп подвалга яшерде. Немецлар эзләп килделәр, тик безне таба алмадылар. Соңыннан теге кызлар Франция партизаннары ягына чыгардылар. Рус солдатлары килеп җиткәнче туйганчы издек фашистны», – дип сөйли ул. 17нче октябрьгә кадәр ул француз партизаннары сафына кушылып, S-SAS партизан отрядында рядовой буларак хезмәт итә. Димәк, Француз җиреннән немец басып алучыларын кууда безнең ватандашлар да катнашкан. Әлбәттә, легионерларның Франция партизаннары ягына чыгуы алдан ук билгеләнгән план буенча алып барыла. Һәр хәрәкәтнең оештыручылары була. Шулар арасында – Кызыл Юл районының Яңа Кенәр авылыннан Гатауллин Әһлиулла Гатаулла улы. Әсирлек җәфаларыннан алҗыган солдатларның икенче сулышы ачыла. Сугыш афәте илләрне кулга-кул тотынышырга этәрә, бердәм булырга өйрәтә. Француз партизаннары белән мылтык тотып көрәшкән Әһлиулла Гатауллин – моның бер мисалы. Әмма сынаулар Кенәр егетен әле алда көткән…

1944нче елның октябрендә солдатларны Усил шәһәрендәге партизаннар отрядыннан Брив шәһәренә, совет хәрби әсирләренең җыелма лагерына җыялар. Шулай итеп Әһлиулла Гатауллинны тикшерү эшләре башлана. 1945нче елның июненә кадәр ул Брив, Тумозь, Версаль шәһәрләрендә хәрби әсирләрнең җыелма командалы лагерьларында була, аннары совет командованиесенә тапшырыла. 1нче июльдә Версаль шәһәреннән гади солдат 32729 номерлы хәрби частька килә, анда фильтрацион тикшерү уза. Апрельдә исә МВД Севпечлагта лаборатор җәнлеге сыман, күзәтү, зур тикшерү астына эләгә.

Ниһаять, олы җиңүнең аяз, тыныч күген күрү, төтенсез һавасын сулау мизгелләре килеп җитә. Әһлиулла Гатауллин туган ягына – Яңа Кенәр авылына кайта. РТСка эшкә урнаша, намус белән хезмәт итә. Күрше авыл Ташкичү кызы Галия Өҗемдә комбайнда эшли. Яшьләр ремонт вакытында очрашалар, бер-берсен ошаталар. Озак та узмый кавышып та куялар. Әһлиулла тормышында бәхетле һәм шатлыкларга бай вакытлар башланып китә. Сөйгән яры белән бергәләп йорт салып чыгалар. Өендәге бик күп җиһазларны үз куллары белән ясый ул. Ясый дию аз, ул «иҗат итә», чөнки ясаган тәрәзә рамнары, өстәлләре бүген дә ныклыгы белән сокландыра, төрле бизәкләр белән ясалган шкафлар, рамнар аерым бер иҗат җимеше, сәнгать мисалы. Балта остасының хезмәте бүгенге көннәрдә дә төп йортта бер үзгәрешсез, төз булып тора.

Озак та узмый гаиләдә шатлыклы хәбәр яңгырый – аларның балалары булачак. Әһлиулланың бәхетле, тыныч һәм киләчәктә якты мизгелләргә бай булачак хатирәләре тормыш китабына язылып куела. Әмма ул битләрне язмыш ертып ташлый. Беренче балалары туар алдыннан аны хыянәтче, халык дошманы булуда гаепләп кулга алалар.

«Баланы күрәсем килә», – дигән хәбәрен ишеткәч, әле генә хастаханәдән чыккан килеш берничә көнлек бала белән НКВДга киттем. Кертмәделәр. Мылтык белән сакта торучы күршесе иде. «Бандитның баласын күрсәтмим», – дип, безне капкага да якын китермәде. Икенче килүемдә дә очрашу насыйп булмады. Шул китүдән, «халык дошманы» дип, 25 елга утырттылар», – дип ачынып язып калдырган хатыны Галия.

Әсирлектә булган, немецларга хезмәт иткән, Сталинга яла яккан һәм башка юк-бар, уйлап чыгарылган, күпертелгән гаепләрне Әһлиулла Гатауллинга аударалар. Якты киләчәк өметсез, котылгысыз ишек белән ябыла, ачкыч белән бик күп елларга бикләнә сыман тоела. «Ачлык яман икән, бер баканы дүрткә бүлеп ашадык», – дип сөйләгән ул. Төрмә гаепсез кешене сындырырга тырыша, аны изеп, салкын идәннәрендә мәңгелеккә калдырырга омтыла. Дошман түгел бит, үз илең, үз хакимиятең. Сәбәбе дә аңлашылып бетми: геройлык кылгансың, әмма барыбер сиңа хөрмәтнең, ихтирамның тырнак кадәрлесе дә юк. Нинди генә газаплар, җәфалар, кыерсытулар аша узмагандыр Кенәр егете. Шуңадыр да сугыш чорында күргәннәре, тоткынлыкта булганнары, Сталин лагерында утырганы турында хатынына да, балаларына да сөйләмәгән ул. «Сорама, йөрәгемне бозма», – дия торган булган. «Әти беркайчан да сугыш, әсирлек турында сөйләми иде. Без үзебез дә сорамый идек шул. Өйдә тыелган иде ул сүз», – дип әйтә олы кызы Халидә. Куркытканнар, бик нык куркытканнар аларны. Гаиләңне, балаларыңны саклап калу максатында телсез калуга да җиңел карыйсыңдыр шул. Әһлиулла Гатауллин да күңел яраларын кысып, телсез кала. Төрмәдә ул агач кисеп сал агызган, намус белән эшләгән. Хәтта калырга да кыстаганнар. Әмма тоткынлыктагы 6 ел да 3 айдан соң Әһлиулла Гатауллинның амнистиягә эләгүе турында хәбәр чыга. Шулай итеп куркыныч заманнар артта кала. Әмма яралары тирән була шул. Сәламәтлеге какшаган, дошман тарафыннан гына түгел, үз илендә дә кыерсытылган, кимсетелгән, беренче баласының үсүен, балачагын күзәтә алмаган ир-ат, ничә еллар буе йөрәгендә борчу һәм шом йөрткән хатын-кыз, 6 ел буе әтисен күрә, кочаклый да алмаган сабый.

Кулыма бабаемның фотосурәтен алам. Йөзендә еллар салган җыерчыклар, иреннәрендә җиңелчә елмаю. Яшь чакларда горурлыгы булган корымдай кара чәчләре күпереп тора, бары тик чигәләрендә генә беренче кар сыман чал чәчләре күренгәли. Үткен карашы белән ул таулардагы мәһабәт бөркетне хәтерләтә. Юк, бик күпләргә усал булып тоелган карашта җылы һәм моңсу, күп авырлыкларга шаһит коңгырт күзләр бага иде. Әһлиулла Гатауллин, ниһаять, тынычлык таба һәм аны төрле ысуллар белән саклап калырга омтыла. Бик тату, бер-берсенең кадерен белеп, аңлап гомер итә бу пар. Дөньяга биш кызлары туа. Әтиләре бик ярата аларны, назлап, иркәләп кенә тора. «Әти музыкага якын кеше иде. Кичләрен гармунын алып, татар көйләрен уйный, ә әни җырлый иде. Без исә, кызлары, залның түрендә рәхәтләнеп бии идек, – дип исенә төшерә кече кызы Хатирә. – Сабантуйлар килеп җиткәч, күрше белән икәүләшеп, Кенәр урамнарын яңгыратып, гармун уйныйлар иде. Аннары капка төбендә сөйләшеп утыралар. Күңелле иде ул чаклар». Әтисенең яраткан хромка гармуны әле дә бик яхшы халәттә. Яшькелт зөбәрҗәт төсле, чем кара телле һәм каешлы «Рябинушка», музей экспонаты кебек, төп йортта саклана, Әһлиулла Гатауллиннан башка беркем дә аны кулга алмый.

«Әти сугыш турында киноларны карарга яратмады. Күңеленә авыр булгандыр инде, һәрвакыт күзләре яшьләнә иде. Бары тик «17 мгновений весны» фильмын гына үз итте, бик яратып карады», – дип тә уртаклашты кызы Халидә.

Изображение удалено.Әһлиулла Гатаулла улы комбинатта пилорамада, аннары инде 12 ел совхозда хезмәт итә. Хатыны Галияне эшләтми ул, авыр хезмәт белән йөкләми, ә кадерле хәзинә сыман саклап кына тора. Яраткан шөгылен – агачтан төрле җиһазлар ясау, аларны үзенчәлекле итеп бизәүне ташламый ир-ат. Төп йортында бүгенге көнгә кадәр ул кискән, ясаган өстәлләр, юынгыч, агач карават, төрле бизәкләр белән матурланган шкафлар, үз куллары белән ипләп тышланган кәнәфи хезмәт итә. Балаларына һәм оныкларына калдырган иң зур һәм олы истәлеге – эш коралларына күз салсаң, шаклар катарлык. Күбесен Әһлиулла Гатауллин үзе уйлап чыгара, чөнки алар сатуда булмый, дефицит. Бер куллы гына махсус пычкылар, агач ышкылар, нәкышлар ясау өчен төрле өтергеләр, пычкы, чүкеч, шөрепләр – барысы да кече кызы тарафыннан саклана. «Әти бик юмарт иде безнең. Кирәк булса, кешегә эш коралларын биреп торырга кыенсынмады. Агачтан йорт җиһазларын ясап, кешеләргә дә сата иде», – ди Хатирә апа. Эштән кайткач, ул һәрвакыт остаханәсендә мәш килгән, төнге уникегә кадәр яраткан шөгыленә бирелгән.

«Намуслы, бик тәртипле кеше иде. Утырып кайткач, кимсетелгән кебек сизеп, аралашмыйча, үзен гаепле санап, авырсынып яшәде. Шулай үлеп тә китте», – дип сөйли Рәгыйб Халитов, сугыш һәм хезмәт ветераны, Яңа Кенәрнең ихтирамлы шәхесе. Дөрестән дә, гомере буе үзен гаепле хис итеп яшәгән Әһлиулла Гатауллин. Үлем ятагында да үзен чын күңелдән герой, үзен ватан саклаучы итеп тануларын кабул итәргә насыйп булмый аңа. Параличланып телсез, аяксыз, кулсыз калып, урын өстендә җан бирә. Бары тик 2010нчы елда гына, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына исеме аклана. Шулай итеп, Әһлиулла үзенең сугыш ветераны икәнен, котлаулар, рәхмәт әйтүләр, гафу үтенүләрне күрә, татый алмыйча бу дөньядан китеп бара.

Быел аңа 100 яшь булыр иде.

Кенәр урамнары буенча акрын гына атлап барам. Чияләр ап-ак чәчәктә, аларның таҗлары авылымның үзәгендә урнашкан билгесез солдат һәйкәленә кар сыман салмак кына коела. Аның ташында күпме исемнәр, яраланган язмышлар, мәңгелеккә югалган туганнар уелган. Ел саен бары 9 Май көнне генә халык шунда җыела, Җиңү көнендә генә аларның исемнәре, кылган батырлыклары искә төшә. Чын дөресен әйткәндә, кирәк микән соң ул буш язмалар, бүләкләр, матур-матур чуарланган сүзләр? Бабам инде күптәннән арабыздан китеп барган. Мин дә, туруны, аның белән бер сөйләшеп, хәтта аның ягымлы йөзенә генә булса да карап утыра алмадым. Бары тик хатирәләр, әбием сөйләүләре генә бабаемның нинди батырлыклар кылганын белдертте. Зур-зур чәчәк бәйләмнәре, медальләр саны, ташламалар, матур сүзләр түгел, ә оныкларыңның, туруннарыңның сине хәтердә йөртүләре, чын күңелдән олылап, мирасыңны кадерләп торулары – шулдыр ул олылау хисләре. Гатауллин Әһлиулла исән чагында ягымлы сүзләр түгел, ә бары тик «халык дошманы» дигән гаепләрне генә ишеткән. Хәзер исә балаларының догалары, оныкларының ихтирамы, туруннарының хәтере белән аның исеме, чия агачлары кебек, ел саен чәчкә ата.

Айзилә САБИРОВА,

КФУ татар журналистикасының 2 курс студенты

Комментарии