Хатирәләр искерми алар

Язлар җитү белән күңел кыбырсый, хатирәләр яңара. Көндәлек тормышта онытылып торган ачы истәлекләр кабат күз алдына килеп басалар.

Мин 1941нче елның 7нче ноябрендә туганмын. Халык телендә безне «ата йөзен күрмәгән бала», диләр. Әтием Идрисов Харис озак еллар Мәскәү заводларында эшләгән. Үлеменнән соң «Стахановчы» дигән кызыл кенәгәсе дә килгән. 1940нчы еллар тирәсендә Газизәҗамал (без аны Гаҗҗәмәләтә дип йөртә идек) тәтәгә: «Мин кайсы гына кибеткә керсәм дә, миңа ипине әз генә бирәләр», – дип сөйләгән. Тәтә дә: «Читтә җыясы ризыгың беткәндер», – дип юаткан. Әллә берәр нәрсә сизенепме, әти авылга кайтып төпләнергә уйлаган. Мөбәрәк байның зур гына (ул чак өчен) искергән йортын каралты-курасы белән сатып алган. Яңа салынган икенче йортны Купка авылы кешесе сүтеп алып киткән. Минем яшүсмер елларымда әле челтәрләп эшләнгән бик матур рәшәткәле коймалар, зур урыс капка тора иде. Әти акчалы булган, ул вакыттагыча әйтсәк, «спекулянт», хәзерге бизнесмен. Ике йортын берьюлы сатып алсам, сүзе булыр, дип курыккан. Мәскәүдән йон, ефәк ситсы, бумази тукымалар, такта чәйләр җибәреп торган.

Сугышның беренче көннәреннән үк әтигә Кукмара военкоматыннан повестка килгән. Бормалы баскычлары булган бу ике катлы агач йорт әле бик озак минем күз алдымнан китмәс. Хәзер военкомат икенче урында инде. Чакыру алган башка авылдашлар белән әтием дә военкоматка барган. Ирләренә хатыннары да ияргән. Нәнә сөйли иде: «Бина тирәсендә куе булып үскән яшел чирәмдә «ут йотып» тезелешеп утырабыз. Атаң военкомат ишеген ачып чыгуга: «Годен Идрисов, годен», – дип кабатлады.

Сугышка китүчеләрнең бер төркеме Сәләх тавына күтәрелә. Биредәге кайгы, күз яше… Атлар да, кешеләр дә акрын гына Йолгыш юлына атлыйлар. Шагыйрь дөрес сүзләр тапкан: «Йөрәк ничек чыдар, ишелмәсме таулар, аерылулар авыр бит». Китүчеләр арасында авылның каймагы булырдай, өрлектәй таза, зур гәүдәле Халиков Бадыйк, Зарипов Бәйрәмгали, Мәхмүтов Барый абыйлар, шулар арасында – әтием. Әти Газизҗамал тәтәсенә: «Безгә бу зиратларда урын булмаган икән, тәтә», – ди. Нәнәгә исә: «Елама, без Гитлерның башын борып, бер айдан кайтырбыз», – дигән.

Алар киткәч, авыл мәет озаткан кебек тынып, боегып, караңгыланып калган кебек була. Әти башка авылдашлары белән бергә Суслонгер лагерына эләгә. Үткенрәк хатыннарга ияреп, нәнә анда ике тапкыр бара. Бавырсак, тагын күп ашамлыклар алып баралар. Әти: «Моның кадәр әйбер күтәреп, син минем коммунистны үтерә күрмә», – ди. Мари урманнары эченә узкоколейка тар поезд юлы аша керәләр. Нәнә анда күргәннәрен үзәкләре өзелеп сөйли иде. Поезддан төшүгә ач, күзләре утырган солдатлар йөгереп киләләр. Алар чүплектән өшегән бәрәңге кабыкларын актарып ашыйлар, шалашта йоклыйлар. Аста – юеш, өстән дә су үтә. Йокларга яткач, ике мәртәбә: «Тревога!» – дип уяттылар. Атаң: «Чукына Гитлер», – дип чыгып йөгерде. Шушы хәлдәге солдатларга көндез бер урыннан икенче урынга бүрәнә ташыталар. Булган шул инде халык дошманнары. Бары тик М.И. Калинин килеп тикшергәч кенә бу «козгын оясы»н бетерә. «Икенче тапкыр килгәндә, башка ирләр хатыннарын поездга утырткач басып калдылар, атаң поезд баскычына басып, урман авызына кадәр минем янәшәмә басып барды. «Исән калсам, бу авырлыкларның барысына да түзәр идем әле», – диде», – дип искә ала иде нәнә. Бу сүзләр аның үз теле белән әйткән соңгы сүзләре, аларның соңгы очрашуы була. Әтиләрне Мәскәү тирәсендәге Калинин фронтына җибәрәләр. Ул шунда немецларның складын шартлатырга барган җирендә, 1942нче елның 21нче мартында, 29 яшендә һәлак була. Соңгы хатында ике җыр яза.

Өсләремдә яшел кием,

Илдә кимәгән идем.

Башкайларым бу хәлләрне,

Күрер димәгән идем.

Кара урманның буйларын

Сезне уйлап буйладым.

Әйтер сүзләрем бар иде,

Күрешербез дип уйладым.

Рәсимә ИДРИСОВА,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Комментарии