Беренче һәм соңгы бүләк

Беренче һәм соңгы бүләк

Бу афәтне әсәрләрдән укып, кинолардан карап кына күз алдына китерсәк тә, бала чагымда, сөекле ирләрен шушы дәһшәтнең авызында югалткан дәү әниләремнең сыкрап аккан күз яшьләрен, ата назын-терәген күрмәгән дә, тоймаган да әтием белән әниемнең уйчан күз карашларын күрергә, авыр балачак хатирәләрен ишетергә насыйп булды миңа.

Әниемнең әтисе Ногманов Мөхәммәтхан Ногман улы 1910нчы елда Саба районы Оет авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә фронтның алгы сызыгында илебезнең, өйдә калган балаларының әнисе, дәү әнием Бибифәйрүзәнең, кечкенә ике кызчыгы – Фәүзия белән Наиләнең тыныч тормышы өчен көрәшә ул. Тик, 1942нче елда алынган «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр билгесезлектә, өметтә яшәтә өйдәгеләрне. Әле соңгы көннәрендә дә дәү әнием бабамны кайтыр дип яшәде. «Исән булып, башка гаиләсе белән кайтса да кунак итеп җибәрер идем үзләрен», – дия иде ул. Юк шул, кайтмады…

Әнием эзләнүдән туктамады, төрле инстанцияләргә хатлар юлланды, «Хәтер китабы»н төзүчеләр белән элемтәгә керде.

2013-14нче елларда Санкт-Петербург якларына барырга туры килде, бабамның соңгы хаты Ленинград өлкәсеннән килгәнлектән, бу якларда да эзләтеп карадым, ләкин нәтиҗәсез. Әниемнең газиз әтисе җирләнгән урынын да таба алмау минем күңелемдә әйтеп бетермәслек зур төер калдырды. Шунда мин, Санкт- Петербург шәһәрендә операциядән айнып та бетмәгән балам алдында: «Исән-сау терелеп аякка бассаң, кайда җирләнүе билгеле булган икенче бабамның каберенә барып, зыярат кылырбыз, Алла боерса», – дип сүз бирдем.

Аллага шөкер, бу көн килеп җитте. Бик төптән уйлап әзерләндем мин моңа. Каршылыклар күп иде. Саба районы хәрби комиссариатыннан бернинди яңалык ала алмасам да, интернет аша күп мәгълүматлар тупладым. Миңа тиешле фамилия бу каберлектә булуын, бару-кайту юлларын барладым. Каны тамган урында укырга дип догалар да өйрәндем.

Өйдәгеләргә дә җиткерәсе, аларның хәер-фатихасын аласы бар бит әле. Билгесезлеккә берүзең чыгып китмәссең бит. «Машина белән бергә барырбыз», – дип, ирем теләгемне бер әйтүдә хуплады. Апам да, мин дә барыр идем, дип күтәреп алды. Әти-әнием: «Ерак юл бит, әллә йөрмисезме?» – дип каршы килеп карасалар дә, соңыннан ризалаштылар. Әтисенең үткән юлларын күреп кайтыр дип, әтине дә бик алып барасы килгән иде дә, ерак юлда авыр булыр, дип ризалашмады.

1942нче елның башында бик күп гаиләләрне өнсез иткән кара пичәтле кәгазь кисәге Шакировлар ишеген дә шакый. 1941нче елның июлендә сугышка киткән Шакиров Мәгъсумҗан Шакир улыннан хатыны Миннебикә һәм нәни улы – бер яшьлек Рафик соңгы хәбәр белән ялгыз кала. Әтисеннән өч айлык булып калган әтиемнең күңелендә мәңге җуелмаслык тирән яра ята. Без – аның дәвамчылары, бу яраны әз генә булса да җиңеләйтергә бурычлы…

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән илнең бөтен тормышы хәрби режимга буйсына.

1941нче елның 13нче октябрендә Калуга шәһәре дошманнар чолганышында кала. 23нче декабрьгә төп көч – 50нче армия китерелә һәм 30нчы декабрьгә шәһәр тулысынча дошманнардан азат ителә. Калуганы азат итүчеләр арасында бабам Мәгъсүмҗан да була. Каршылыклар дәвам итә. Калуга өлкәсендәге сугыш әле 716 көнгә сузыла. Менә шушы аяусыз сугыш сызыгында өзелә дә инде бабамның соңгы сулышы.

Төп йортта, әтинең әнисе – дәү әниебез белән бергә яшәгәнгәме, Мәгъсүмҗан бабам турында күп ишетергә туры килде. Дәү әнинең сөйләгәннәре буенча, 41 яшен тутырган Мәгъсүмҗан сугышка чакырыла, сугыш кырында дошман белән күзгә-күз очраша. Боларның барысын да, бабам белән бергә булып туган якларга исән-сау әйләнеп кайткан Түлешкә авылы кешесе авыл советы рәисенә сөйли: «Сөләйман абзый (ул чорларда Шыңар авыл советында), Калуга өлкәсе, Ленин исемендәге совхоз янына күмелгән Мәгъсүмҗан, менә илләр-көннәр тынычлангач, барып-күреп кайтырсың», – дигән иде», – дип сөйләгәне хәтеремдә дәү әниемнең.

Барып күрү русчасы да булмаган татар хатын-кызына насыйп булмый. Соң булса да уң булсын, дип, 2015нче елның июнь иртәсендә без шул якка юл тоттык.

Җан биргәнгә юнь бирә, дигәндәй, яңарыш технологияләрен эшкә җигеп, Калуга өлкәсе Дзержинск районы Ленин исемендәге совхозга барып җиттек без. Без мөрәҗәгать иткән Глумова Галина Петровна үзләрендә безне кызыксындырган информация юклыгын, туганнар каберлеге без килгән юлда калуын әйткәч, кирегә борылдык.

Калуга – Медынь трассасында, Каравай авылы янәшәсендә урнашкан туганнар каберлеген эзләп таптык без. Килгән-килгән дип, район хәрби комиссариатына да сугылырга булдык. Район хәрби комиссариаты Сергей Александрович Кондрошов бик җылы каршы алды безне. Каравай авылы янындагы туганнар каберлегенә якын-тирә авыллар янында күмелгән сугышчылар җирләнүен, каберлекне һәр елны төзекләндереп торуларын сөйләде, Дзержинск районының «Хәтер китабы» белән таныштырды. Ленин исемендәге совхоз белән элемтәгә чыгып, безне сугыш чоры вакыйгаларын сөйләрдәй кеше белән очраштыруларын да үтенде.

Очраштык без андый кеше белән, ул – Айкова Татьяна Кирилловна иде. Үзебезнең ниятебезне сөйләгәч, бик күп еллар авыл советында эшләгән әлеге ханым безне сугыш кырына алып китте…

Татьяна ханым басу юлы буйлап хәтсез баргач, безне ташландык авыл янында туктатты. Авыл дисәң, авыл диярлек түгел. Читтә –җиргә сеңеп килгән, салам түбәле берничә корылма һәм… сап-сары такталардан эшләнгән 5-6 м чамасы биеклегендәге агач тәре.

1942нче елның гыйнварына кадәр бу бик зур авыл булган. Дошманнар баласын-чагасын, картын-яшен, каралты-курасын аяп тормый – яндыра. Хәзер тәре куелган урында русларның чиркәве була. Алладан курка белмәгән вәхшиләр аны да яндыралар.

Татьяна Кирилловна сөйли, ә күз алдыннан фильмнардагы сугыш картиналары биешә, бит буйлап яшь тамчылары тәгәри.

Авылдан ерак кына түгел болынлыкта, бомба шартлаганнан калган чокырлар, ерганаклар.

– Бүгенгедәй күз алдымда, – дип сөйли Татьяна ханым, – 1955нче елның язында, әлеге чокырдан биш кызылармеецны казып чыгардылар, медальоннарына язылган фамилияләрен кычкырып укыдылар. Алар арасында Шакиров фамилияле кеше дә бар иде.

Бик хәтерле иде әңгәмәдәшебез: биш сугышчының исем-фамилиясен һич икеләнүсез әйтеп бирә алды ул. Димәк, шушы урында бабаемның сулышы өзелгән, кайнар каны тамган! Соңгы тапкыр туган илен, кендек каны тамган нигезен, газизләрен күз алдына китергәндер ул. Хәзер бу урында, сугыш эзен яшерергә теләгәндәй, ямь-яшел куе чирәм һәм кыр чәчәкләре.

Китәргә кузгалганда, Татьяна Кирилловна безне ташландык авылның уң як почмагынарак әйдәде:

– Менә, балалар, бу чишмә суын бабагыз эчкәндер, соңгы көннәрендә сусавын баскандыр. Әтиегезгә әтисе эчкән чишмәнең суын алып кайтып авыз иттерегез, – диде ул.

Без әңгәмәдәшебез белән иң якын кешебез белән аерылышкандай саубуллаштык, күчтәнәчкә татарның милли ризыгы – Сабада пешерелгән чәк-чәкне бирдек.

Кайту юлында туганнар каберлегенә кабат тукталдык. Әлеге каберлектә 130лап сугышчының җәсәде ята. Таш койма белән әйләндереп алынып, сугышчыларның исемнәре язылган истәлек ташы чәчәкләргә күмелгән. Шакиров Мәгъсүм Шакир улына балаларыннан беренче һәм соңгы бүләк булган истәлек ташын да урнаштырдык. Ниһаять, бабамның туган авылы – Оет авылыннан алып килгән нигез туфрагында үсәр, алар истәлегенә утыртылган чәчәкләр.

Р.S. Нәкъ ярты елдан Оет авылына, Шакиров Рафик исеменә, Калуга өлкәсе, Дзержинск районы хәрби комиссариатыннан хат килеп төште. Хатта, бабабыз күмелгән туганнар каберлегендәге мемориаль тактаны яңарту 2016нчы ел бюджетына кертелүе, кабат килеп күрсәк, тагын да сөенеп китәчәгебез әйтелгән иде.

Димәк, район хәрби комиссариаты Сергей Александрович Кондрошов безнең килүебезне онытмаган. Әтинең адресын сорап алып калучы да, яңалык булса, хәбәр бирәчәге турында ышандыручы да ул иде бит.

Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,

Байлар Сабасы

Комментарии