- 23.05.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
– Ялгыш елап җибәрсәм, ачуланмагыз, – диде дә, шунда ук елап та җибәрде ул. Аннары тиз генә башын читкә борып, аклангандай өстәп куйды: «Яраларым бик тирән. Әле ярты ел да юк. Шушы вакыт эчендә аңлатып бирә алмаслык газап, сагыш эчендә яшәдем мин. Күкрәк читлегемдә, әйтерсең, бушлык хасил булды. Әйтерсең лә, минем йөрәкне кисеп алганнар… Яраткан кешем мине быел беренче мәртәбә туган көнем белән котламады. Ә мин көттем. Аның шалтыратуын… Аның исән булмавын белсәм дә, барыбер көттем, аңлыйсызмы?»
Чын мәхәббәтнең гомере кыска була, диләр. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Елена Гришина бу сүзләрнең хаклыгын үз җилкәсендә татыган. Беренче мәхәббәте белән кавышканчы шактый бормалы юллар буйлап йөрергә туры килгән аңа. 23 елдан соң кавышканнар. Тик соңлап тапкан бәхетен кабат югалтырга туры килгән шул.
«ҮЧ ИТЕП, БҮТӘНГӘ КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ»
Елена белән Олег балачактан ук таныш. Очраша башлаганда кызга – 14, егеткә 15 яшь булган. Олег Елена яшәгән Аксубай районының Рус Кармәте авылына әбисе янына кунакка кайтып йөри торган булган. Балалар гына димә үзләрен, егет гел әнисенә кайтып, «Әни, мин тиздән өйләнермен, ахрысы», – дип әйтә торган булган. «Бераз очрашып йөрегез әле, кая ашыгырга, 17 яшегез булса да тулсын», – дип кабаланмаска өндәгән ана кеше. Тик егет үз максатларына кыю адымнар белән атлаган. Бәлки шул чакта гаилә дә корган булырлар иде, тик балалык һәм чамадан тыш горурлык яшьләрнең юлларын аерган.
– Минем дус кызым бар иде. Ул да җәй көне әбисенә кунакка кайта. Бервакыт Олегның моны кибеттән өенә кадәр мотоциклына утыртып алып кайтканын күрдем. Ошамады инде, көнләштем һәм әйттем – булды, хуш дидем. 15 яшьлек балалар гына бит әле. Кабат дуслашырга мөмкинлек булмады, артык горур идем. Берзаман авылда гайбәтләр таралды: «Олег өйләнә икән». Миңа бу вакытта 18 яшь иде. Аңа үч итеп, мин башка кешегә, бөтенләй яратмаган бер егеткә кияүгә чыктым. Имеш, яшьлек мәхәббәтен шулай җиңел генә оныта алачакмын.
Иренә карата бернинди дә мәхәббәт хисләре кичермәгән әңгәмәдәшем. «Гомер буе эчте, кул күтәрде, эшләмәде», – дип искә ала ул үткәнен. Һәм җанын үкенеч хисләре кимерүен дә өстәргә онытмый: «Ник болай булды соң, ник шундый хата эшләдем, дидем, чөнки Олег өйләнә икән дигән сүзнең бездән көнләшүчеләр уйлап чыгарган гайбәт кенә булуы ачыкланды»…
– Яратмаган кешемдә 13 ел кияүдә булдым. Балаларыбыз булмады безнең. Шушы вакыт эчендә бер генә минутка да Олегны оныта алмадым. Ул гел авылга кайта иде, теләсәң-теләмәсәң дә, очрашырга туры килә. Исәнләшеп үтеп киткәндә, аның күңелемә никадәр якын икәнен тоеп, өйгә кайтып елаган чакларым да булды. Хисләр үзләре турында барыбер искә төшерделәр. Ирем көнләшә иде, «Мин синең аркаңда эчәм», – дип бер генә кабатламагандыр. Тора-бара, көнчелеген басу өчен, кул күтәрә башлады. Ни өчен шул вакытта ук аннан китмәвемне әле хәзер дә аңлый алмыйм. Яшь булганмын инде…
Һәр нәрсәнең чиге була, диләр. Елена да иренең даими кыерсытуларына түзә алмыйча, әйберләрен җыеп чыгып киткән. Соңгы күрешүләрендә ире үзенең аңа гомер буе ничек хыянәт итеп яшәве турында сөйләп калырга ашыккан.
– Бу турыда ишеткәч, ул кешедән күңелем кайтты. Үземдә көч табып, аннан китә алуыма сөендем. Әлмәткә күчендем дә, фатир яллап, шунда тора башладым. Эшкә урнаштым. Аерылышканда 31 яшь иде миңа. Артымнан калмый йөрүчеләр күп булса да, тормышымны кем беләндер бәйләү турында уйлап та карамадым. Ир-атлардан шул кадәр гайрәтем чиккән иде ки, гомер буе ялгыз булачакмын, дип максат та куйдым әле үземә, – дип көлеп куйды Елена ханым.
«МИН СИНЕ ГЕЛ ЯРАТТЫМ»
Никадәр генә көчле булмасын, хатын-кызга барыбер терәк, җылы, наз кирәк. Елена да, ире белән аерылышу вакыйгасыннан соң берничә ел буе хисләрен йөгәнләп килсә дә, түзмәгән – яшьлегендә калган яры Олегның номерын табып, аңа шалтыратып карарга уйлаган. Сагынуларымны басармын да, гадәти тормышыма кире кайтып, берни булмагандай яшәвемне дәвам итәрмен, дип уйлагандыр бәлки. Пасха уңаеннан шалтыратып, бәйрәм белән котлаган, тик үзенең кем булуын әйтмәгән Елена. Кыска гына әңгәмә эчендә күңелен еллар буе азаплаган хисләрне басарга теләгән булса да, алар, киресенчә, яңа сулыш алып, тагын да көчәеп киткән.
– Уйладым Олегны. Уйладым иртән дә, кичен дә. Шаккатарлык хәл. Чын мәхәббәт хисе, ике дистә ел узса да, сүнәргә теләми иде. Бервакыт интернетта утырганда очраклы рәвештә генә аның сеңлесенең битенә юлыктым. Озак кына уйлаганнан соң, аңа хат җибәрдем. «Олегның хәлләре ничек, ничек яшәп ята?» – дип сорадым. Икенче көнне моның сеңлесе җавап бирде, «Лена, Олег үзенең телефон номерын бирде, әгәр мөмкин булса, шалтыратыгыз әле, ул сезнең белән сөйләшергә тели», – диде. Мин аңа, җавап хаты буларак, үземнең телефон номерымны язып җибәрдем. «Әгәр сөйләшәсе килсә, үзе шалтыратсын», – дидем. Һаман да горурлык һәм үпкә хисләре, – дип елмайды әңгәмәдәшем. – Шул көнне кич белән эштән кайттым – бу миңа шалтырата. Номерын күргәч тә, йөрәк кага, куллар калтырый башлады, хәтта тавышым югалды, күз алдыгызга китерәсезме? «Тыңлыйм», – дидем каушап кына. Ә телефонның икенче ягында 23 ел буена күңелемнән берничек тә чыгара алмый азапланган кешемнең тавышы ишетелде. Очрашырга сөйләштек. Беренче күрешүебез 10 минутлык кына булды. Икебезгә дә эшкә барырга кирәк иде шул. Олегны танымадым. Үзгәргән, олыгайган. Ул бит минем хәтеремә тәбәнәк кенә буйлы ябык бер малай булып кереп калган, ә монда озын буйлы, киң җилкәле ир-ат басып тора… Күзләре генә шул ук. Хисләр барыбер калган иде. Хәлләрне белештек, ул сорый, мин сорыйм дигәндәй… Олег минем аерылышкан булуымны белгән. Кемнәндер белешкән булган, күрәсең. «Синең аерылган булуыңны белдем бит мин. Сине күрү өчен генә дип әллә ничә мәртәбә авылга кайттым, тик якын килергә курыктым. Мине читкә тибәрерсең, аралашмассың дип уйладым», – диде.
Олег белән булган кыска гына аралашу күңелендәге үпкәләрен бераз киметкән кебек булса да, аның шалтыратуларына озак вакыт җавап бирергә кыенсынган Елена. Кырыкның теге ягына чыккан ханымга башы-аягы белән мәхәббәт диңгезенә чуму килешәмени инде, янәсе. Тик язмыш парларны кавыштырырга уйлаган – җәйнең матур бер кичендә авылда очрашып, таң каршылаган алар. Нәкъ шул көнне бер-берсеннән башка яши алмаячакларын да аңлаганнар.
– Иртәнге бишкә кадәр үткәннәрне искә алып, үзебезнең җүләрлегебездән әллә көлеп, әллә ачуланып утырдык. Ул мине кочакламакчы, үпмәкче була, ә мин оялчан кыз кебек кыенсынып утырам. Ун көннән соң гына үбештем, – дип көлә Елена Гришина. – Шул көннән башлап очрашырга тотындык, ул мине өрмәгән урынга да утыртмады. Ә беркөнне шалтыратып: «Мин сине гел яраттым бит. 23 елны әрәмгә югалттык, өйләнешик», – диде. 2013нче елның августында чиркәүгә барып ярәштек, туй уздырдык. Бу көннәрне әле дә елап искә алам…
ОЧРАКЛЫ ҺӘЛАКӘТ
Олег белән башлап җибәргән гаилә тормышын әңгәмәдәшем тоташ төш буларак хәтерли. Беренче никахы белән чагыштырганда, җир белән күк арасы… Олег үзе ял иткән көннәрдә дә иртәләрен торып, яраткан хатынын эшенә озаткан, аңа төшке аш әзерләп алып барган, кичләрен каршы алган… Ә ун минут саен шалтыратып, «Курчагым минем, кайт инде, шундый сагындым сине!» – дип әйтүләре рәхәт гадәткә әйләнеп беткән.
– Шундый яхшы кеше иде, рәхәтләнеп шатланышып яшә дә яшә генә бит инде! – дип елап җибәрде Елена. Һәм узган елның кара датасы турында сүз башлады.
Декабрь ае… Ир Казанга китеп эшкә урнашкан. Бик сирәк күрешсәләр дә, ике арада мәхәббәт хатлары, шалтыратулар өзлексез дәвам иткән. Шомырт чәчәгенең исен иснәп туя алмаган кебек, бу пар да бер-берсен күреп туя алмаган, бер-берсенә булган мәхәббәт хисе артканнан-арта гына барган, һәм шунысы белән Еленаны шикләндергән дә. Еш кына: «Бәхетебез булсын, Раббым, инде кабат аерма безне», – дип йокыга китүе турында искә ала ул.
13нче декабрь көнне кич белән Еленаның телефоны шалтыраган.
– Карыйм, кадерлем шалтырата. «Нихәл син? Мин сине сагындым», – ди шундук. Ул көнне күп итеп кар явып узган иде. «Машинаңны кар күмгәндер, ничек чистартырсың инде, курчагым?» – ди. Борчылма, иртәгә себерермен әле машина өсләрен, дип көлдем. Тәрәзәгә карале, ди бу кинәт. Барып карасам – урамда басып тора. Кайткан! Мине күрер өчен, төн уртасында Казаннан кайткан. Каршысына атылып чыктым. Кадерлем минем, кадерлем, дип кочаклап алганымны әле дә онытасым юк…
Ике көннән соң ни өчендер Аксубайга кайтырга уйлый Гришиннар. Тик бу вакытта Еленаның йөрәгенә ниндидер шом кереп урнаша. Аяклары тартмый аны ул якка. «Әйдә өйдә генә утырыйк», – дип ирен күндереп тә карый әле ул. Тик соңгы минутта гына кире уйлап, һәрберсе үз машинасында кайтырга чыга.
– Башта каенаналарга бардык. Бераз анда утыргач: «Олег, әни янына да барып килик инде», – дим. «Син кайта тор, Лена, ә мин соңрак килермен», – ди. Мине озатып калды, чыгып киткәндә, никтер артыма борылып карадым. Шундый яратып карадым иремә. Соңгы тапкыр күрүем шул булганны сизгәнмен, диярсең. Әни янына барып ике сәгать утыргач та, эчем поша башлады. Нәрсәдер булыр кебек тоелды. «Мин Олег янына кайтыйм инде», – дип кинәт сикереп торып, киемемә үрелгән генә идем – каенанам шалтырата. «Олег реанимациядә, каенатаң үлде», – диде.
Әтиле-уллы икәү юл һәлакәтенә очраган. Алар машинада йөреп килмәкче булганнар. Чаттан борылганда, каршыларына машина йөртүче исерек килеп чыккан. Юл кагыйдәләрен бозып, зур тизлектә каршы як полосадан барган ул. Каенатаның умыртка сөяге сынып, урында һәлак булган. Олегның маңгай сөяге чәрдәкләнеп, баш сөяге чатнаган. Ул шунда ук комага киткән. Ирне больницага озатканнар.
– Төне буе елап, иремне саклап утырдым. Табиблар: «Төнне чыкса, исән калачак», – диделәр. Ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган булса да, үзлегеннән суларга да тырышып азапланган иде әле ул. Организмы ахыргача көрәште. Табибларны баш миенә кан саву бәласе куркытты. Кан саумасын дип, башына бозлар куйдылар. Олег төнне исән чыкты. Җанымда өмет уянды, син үләргә тиеш түгел, мин сине бик озак көттем, мәхәббәтем, ташлама мине, дип, күпме күз яше түккәнемне үзем генә беләм. Табиблар, мине тынычландырырга тырышып, төнне чыкты бит, борчылмагыз, хәзер үлми инде, диде. Әтине моргтан алып кайтырга тиешләр иде, шуңа авылга киттем. Кабат больницага килгәч, Олегны коткарып кала алмадык, дип әйткәннәрен генә хәтерлим. Калганы томан эчендә кебек, – ди әңгәмәдәшем үксеп.
– Зиратта басып торам. Гомерем буе өзелеп сөйгән кешем табутта ята. Менә аның капкачын ябып куйдылар… «Бу юлы да саубуллашмый аерылыштык, әйеме?» – дип көлеп куйдым. Ә үземнең күземнән яшь ага. Тукта, бәлки төштер, бәлки мин йоклыймдыр, дип, үземне чеметәм, чеметәм – авырту тоймыйм. Икенче көнне тәнемнең кара янган урыннары гына зиратта нәрсә эшләвем турында исемә төшерде… Ал мине үзең белән, дип, бик күп ялындым Олегка. Яшисем килми синсез, алып кит, дидем. Шуннан соң төш күрдем. Имеш, сөйләшеп утырабыз аның белән. «Миңа китәргә кирәк», – дип сикереп торды. Елый башладым. Кочаклады да, «Елама, курчагым, тиздән артыңнан килермен», – диде. Шушы төшне күргәч, икенче көнне машинамда әйләндем. Үлемнән чак калдым. Олег минем янәшәмдә кебек. Кайвакыт аның тавышын, «Курчагым минем!» – дип эндәшүен ишеткәндәй булам, сулышын тоям… Миңа аны язмыш үзе бүләк итте һәм үзе үк тартып алды. Беренче мәхәббәтем – соңгысы да шул булыр. Хәзер мин икебез өчен дә яшим, – дип, сүзен тәмамлады ул.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Әлмәт – Казан

Комментарии