Мондый ук пычраклыкны көтмәгән идем

Мондый ук пычраклыкны көтмәгән идем

Халык исәбен алу кампаниясе һәр милләт өчен мөһим вакыйга булып исәпләнә. Нәтиҗәләре буенча аларның киләчәге төсмерләнә. Халык саны артса – милләт үсештә, кимесә – сүнүгә таба бара дигән сүз.

Бу уңайдан татар халкына борчылырга җитди сәбәп бар. Чөнки халык санын алу кампаниясе саен аның саны кими. Бу бигрәк тә Башкортстанда нык күзәтелә. Моның сәбәбен без барыбыз яхшы аңлыйбыз. Татар исәбенә башкортларны арттыралар.

Бу механизмны эченнән күрү һәм газиз милләтемә ярдәм итү теләге мине дә шушы кампания эшендә катнашырга этәрде. Мине, милләтпәрвәр һәм дөреслек сөючене, аның эшендә катнаштырмаслар дип шөбһәләнеп тә куйган идем. Бәхетемә, районыбызда шушы кампаниянең эшен оештыручыларның берсе мин чыгарган гәжитне укучы ханым булып чыкты һәм халык исәбен алучылар исемлегенә язып куйды. Хатыным турында әйткән идем, аның да фамилиясе исемлеккә кереп китте.

Иң башта безне, халык санын алучы йөзгә якын кешене, шәһәрнең «Урал-Батыр» мәдәният сараена җыеп берничә сәгатьлек курс үткәрделәр, кечкенә төркемнәргә бүлделәр, планшет һәм сумкалар өләшеп чыктылар.

Икенче көнне үземнең төркем җитәкчесе янына киттем. Ул «Яшьтәш» клубында эшләүче Рушана исемле татар хатыны иде. Каршындагы буш урындыкка утырырга кушты да: «Районыбызда сайлауларның ничек үткәнен беләсездер инде. Халык исәбен алу кампаниясе дә шул рәвешле эшли. Безнең максат – районыбызда башкорт санын бик күп итеп арттыру. Чөнки хакимиятебезнең боерыгы шундый», – дип тезеп китте. Моны ишеткәч телсез калдым. Өйгә кайткач та башны тотып бик озак уйланып утырдым. Нишләргә, килеп чыккан хәлдән ничек чыгарга? Прокуратурага чабаргамы? Алай дисәң, аларга ике тапкыр мөрәҗәгать иткәнем бар иде (беренчесендә, участковый миннән «милицейский общакка» акча таләп иткәч, икенчесендә, шул ук лейтенант әтиемнең – 80 яшьлек бабайның үз куллары белән ярган каен утыннарын трактор арбасына салып өенә алып кайтып киткәч), тик боларның берсе дә безнең файдага булмады, прокурор да, аның хезмәткәрләре дә чәчрәп торып «оборетеньне» яклады. Әле килеп тә шул ук хәлнең кабатланасы көн кебек ачык иде. Нишләргә? Мондый пычрак эштә катнашырга теләмим дияргәме? Алай дисәң, мине бүтән беркайчан да халык исәбен алу кампаниясенә якын да җибәрмәячәкләр һәм мин аның татарга каршы кылган гамәлләрен белә алмаячакмын. Ә газиз халкыма ничек тә ярдәм итәсе килә, ничек кенә килә әле!

Эштән соң бейджигымны асып, муенга махсус шарфны урап, бер кулга – планшет, икенчесенә зәңгәр сумкаларын тотып, үземә бүлеп бирелгән фатирларга чыгып киттем.

Буш фатирлар күп, яшәгәннәрендә дә кертергә артык атлыгып тормыйлар. Халык ачулы, кампаниянең гадел үтүенә дә ышанмыйлар. Бик тырышканда гына һәр икенче фатирга кереп була. Планшетта эшләве дә бик авыр, ул әллә нинди хаталар күрсәтә. Биш фатирда халык исәбен алып өйгә кайтсам, төркемебезнең җитәкчесе телефоннан шалтыратып ята. Аңа мин йөреп чыккан фатирлардагы ирләр, хатыннар саны һәм милли составы кирәк икән. (Болар турындагы мәгълүматны ул көн дә җибәреп торырга кушты). Башкортны очратмавымны әйткәч, бу тотынды котырырга, түзсәң түз, түзмәсәң түзмә.

Бераздан хатыным да үзләренең төркеме җитәкчесеннән кәефе кырылып кайтты. Чөнки аларга да бик күп итеп башкортлар ясарга кушылган икән.

«Нишләргә?» – дип, хәзер икәүләп уйланып утырабыз. Ничек намусны сакларга? Аннан икәүләп баш тартканда эшнең асылына төшенеп, безне физик юк итүгә кадәр барулары ихтимал бит. Ә безнең ике кечкенә бала.

Шул ук вакытта мин, авантюрист кеше буларак, азартка да бирелеп киттем. Менә Башкортстанда татарны юк итү буенча күпме материал, тик иренмичә һәм сиздермичә җый гына. Һәм мин шулай эшлим дә. Тик башкорт итеп татарны түгел, ә урыс кешеләрен язам (гафу итсен мине урыс халкы). Шул ук вакытта, бүтән халык исәбен алучыларны да сөйләндергән булам. Иң кызганычы, аларда да шул ук хәл – башкорт санын арттыру икән. Тик алар инде хатын белән минем кебек урыстан түгел, ә татардан башкорт ясап йөриләр. Төркем җитәкчеләре генә канәгать түгел. Аларны хакимияткә чакырып, кампаниянең эше әкрен барганга, башкорт саны аз булганга тиргәп кайтарганнар. Җитмәсә, кеше саны да җитешми икән. Хәзер безгә машиналарыбызны шул йортлар янына куеп, кабина эчендә үзебезгә генә тутырырга куштылар. Өйләрдә яшәүче кешеләрнең исемлеген дә бирделәр. Тик Бәләбәйдә халык саны җитешми икән, шуңа күрә һәр гаиләгә әллә күпме бала өстәргә куштылар. Нинди пычраклык!

Мин дә тик йөрмим, хатын һәм үземнең телефоннан төркем җитәкчеләре җибәргән боерыкларның скриншотларын эшлим, диктофонга яздырам. Аларны, үз чиратында, безне сизенеп, кулга алган очракта югалмасыннар өчен ватсап аша иң ышанычлы дусларыма җибәрәм.

Ә башкортларга килгәндә, аларның шәһәребездә бик аз икәненә тагын бер тапкыр ышандым. Чынында мин үзем сөйләшкән өч йөз кеше арасыннан үзен башкорт дип исәпләгән өч кешене генә очраттым. (Шуларның берсе үзен башкорт, хатынын татар, балаларын башкорт дип яздырды. Кем белә, хатыны белән сөйләшсәм, анысы сабыйларын татар итеп тә яздырган булыр иде). Хатынның да йөреп чыккан өч йөз тирәсе кеше арасында бары дүрт башкорт булган. Боларны процентка салганда шәһәребездә башкортлар 1-2 процент кына чыга ич. (Ә безне 13 тирәсе дип алдаган булалар).

Башкортның «күплеген» беләсегез килсә, Уфа урамнары һәм республика районнары буйлап сәяхәт итегез. Мин ел саен үземнең Бәләбәйдән хатынның туган төбәгенә – Тәтешлегә йөрим. Шул 330 чакрым арада юл читендә бары бер башкорт авылын үтеп китәм!

Кәрим абый Яушев сөйләгән иде. Ул Яңавыл районына баргач, хакимият башлыгы урынбасары Фикус Карамовтан районнарында күпме башкорт яшәвен сораган. Тегесе бармакларын бөкли-бөкли нидер чутлаган да: «Тугыз башкорт. Бөтенесе дә распределение буенча килделәр», – дип җавап кайтарган.

Халык исәбен алу кампаниясе мәгълүматлары буенча Яңавыл районында 49 процент, Илештә 80 процент, Тәтешледә 70 процент, Дүртөйледә 49 процент, Чакмагышта 34 процент, Бүздәктә 40 процент, Туймазыда 59 процент, Ярмәкәйдә 46 процент, Благоварда 48 процент, Борайда 81 процент, Балтачта 70 процент, Кушнаренда 43 процент башкорт яши! Болар бит чын татар районнары! Аларда көндез чыра яндырып эзләп йөрсәң дә башкортларны таба алмассың.

Минем уйлавымча, Башкортстанда башкортлар 600-700 мең чамасы гынадыр, ә татарлар миллион ярымнан артык булырга тиеш. Ягъни, без Башкортстанда гына алардан ике тапкыр күп. Чөнки башкортлар үзләре әйткәнчә күп булса, алар татарны башкорт итеп язып маташмаслар иде бит.

Халык санын арттырып яздырулары да безне бик нык аптыратты. Күрәсең, республикада халык дүрт миллионнан кимегәндер һәм шуңа юкны бар дип яздырганнардыр.

Ә татарны аз итеп яздыру безнең файдага түгел. Болай барса, без Русиядә сан буенча икенче урындагы милләттән өченче санлы милләткә торып калачакбыз.

Без Башкортстандагы фальсификацияләргә күз йому аркасында шушы республикада икенче урыннан өченче урынга төшеп калдык. Ә чынында башкорттан күп икәнебезне исбатлый алсак, татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп булыр иде ич. Ә өченче урындагы халыкка беркем дә бирмәячәк.

Кызганыч, Татарстандагы кайбер кешеләр Башкортстан белән мөгамәләне бозмас өчен, андагы татарларны корбан итәргә әзерләр. Тик алар бер хакыйкатьне генә аңламый. Башкорт милләтчеләре Башкортстан татарларын башкортлаштырып бетергәч тә тынычлап калмаячаклар, алар Татарстанга тотыначаклар, соңгы татарны бетермичә туктамаячаклар. (Әле үк чикнең теге ягына – Актаныш тарафларына ябырылалар. Бер тапкыр башкорт милләтчеләре белән Казаннан кайткан идек. Юлда алар автобусны Минзәлә янында туктатып, борынгы башкорт шәһәре дип бүрекләрен салып торганнар иде башларын өшетеп).

Киләчәктә дә милләт булып сакланасыбыз килсә, Башкортстан татарларын юкка чыгарырга юл куймаска кирәк. Ә моның өчен иң мөһиме – гадел халык исәбе алуны үткәреп үзебезнең күплекне исбат итү.

Әлеге халык исәбен алу безнең файдага булмады. Безгә бүгеннән алдагысына әзерләнергә кирәк. Безгә икенче урынга менү өчен бернинди фальсификация дә таләп ителми. Бары гаделлек кирәк.

Һәр районда халык исәбен алу кампаниясендә йөзләрчә кеше катнаша. Безгә бары һәр районнан берничә куш йөрәкле кешене табарга, аларга ничек итеп «компра» җыярга өйрәтергә кирәк. Аннан яхшы юристлар ярдәмендә хокук бозуларны исбат итәргә һәм шаһитләрне теш-тырнагыбыз белән якларга. (Теләсәләр, Татарстанга күчәргә дә булышлык итәргә).

Татарстан галимнәренә ныклап Башкортстанның татар районнары белән шөгыльләнергә кирәк. Килсеннәр, өйрәнсеннәр. Бу төбәкләргә студентлар белән фольклор һәм диалектология экспедицияләре дә оештырып була. (Ике төркем бер айда кечкенәрәк районны йөреп чыгып, халкына: «Сез нинди милләт кешесе?» – дигән соравын биреп, җавабын диктофонга яздыра ала бит).

Башкортстан китап нәшриятында чыккан бер китапта туган авылым Мәтәүбашта башкортлар, янәшәдәге кечкенә мари авылы Аккаенда татарлар яши дип язылган иде. Көлсәң көл, еласаң ела. Әгәр бу халык санын алу кампаниясеннән соң Мәтәүбашта күпчелеге башкортлар яши, дип язып чыксалар, мин берәр ялда авылыма кайтып, өйдән-өйгә йөреп, кешеләренең милләтләрен махсус бланкларга яздырып, бу эшне дә судка җибәрәчәкмен.

Тагын бер мәсьәләгә тукталып китәсем килә. Шушы кампания башланганчы, кешеләргә: «Халык исәбен алучыларның үз планшетларындагы «Завершить» дигән төймәгә басуларын таләп итәргә кирәк», – дип аңлаткан булдылар. Бу чеп-чи ялган. Халык исәбен алучыга, «завершить»кә басканнан соң, кереп, милләт билгесен алыштыру бер ни тормый. Мин моны халык исәбен алучы кеше буларак, өздереп әйтә алам.

Миндә Башкортстандагы халык исәбен алу барышындагы гаделсезлекләр турында искитәрлек материаллар бар. Әле судта җиңәр өчен ярдәмгә адвокатлар эзлим. Миңа булышырга теләүчеләр табылыр дип өметләнәм.

Габдулла ВАФИН,

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы

Комментарии