Уйнап язсагыз да, уйлап языгыз!

Яңа елда яңа куанычларыбыз күп булсын. Уңышлар, саулык-сәламәтлек телим Сезгә. «Безнең гәҗит»не чыга башлаганнан бирле укып киләм. Илдәге, дөньядагы вакыйгаларга бирелгән мөхәррир сүзе белән килешеп, рәхмәт укыйм.

Башка мәкаләләр төрле авторлар язгач, төрлечә була, алар белән дә килешсәм-килешмәсәм дә фикеремне язып тормадым. Әмма «Безнең гәҗит»нең быелгы 10нчы гыйнвар санында (№2, 2017 ел) Фәнисә Габидуллинаның «Теләгемне Путинга җиткерсәгез иде» дигән һәм Әхмәтҗан Фәрраховның «Күңел яралары төзәлерме» дигән язмаларын укыгач, уйга калдым.

Фәнисә ханымның язмасына «уены-чыны» дип куйгансыз. Ярар, монысы уйнап язылгандыр. Чынлап яза торган сүз түгел инде бу.

Әхмәтҗан Фәрраховка бары Сталин хакында бер-ике сүз генә язып китәм. Чөнки бүген Сталин заманындагы палачларның оныклары бик иркенләделәр. Имеш, «Сталин бик әйбәт, аңа һәйкәлләр куярга кирәк, исемен яхшы яктан мәңгеләштерергә кирәк».

Әхмәтҗан әфәнденең кайда, кем булып эшләгәнен белмим. Әмма бүген Сталин чорындагы тәртипләрнең үз балалары, үз оныкларына кайтуын тели микән ул? Башкалар өчен ул тәртипләрнең кайтуын теләп була. Тик мондый кешеләребез якыннарына гына теләсеннәр, кеше өчен түгел. Иң яхшы, затлы-зыялы кешеләребезнең бер гаепсезгә юк ителгәнен ничек акларга соң? Бер кеше үлсә дә йөрәк чыдый алмый бит!

Имеш, миллионнарның бер гаепсезгә кырылуына бер «Сталин гына гаепле түгел». Тик Сталин ил белән идарә иткән «баш кеше». Һәр нәрсә өчен, илдә урнашкан тәртип өчен дә, югарыдан чыккан һәр указ өчен дә ул җаваплы.

Аллага мең шөкер, җәзасын алды, балаларына төште халык рәнҗүе, тарих дөрес хөкемне күрсәтте.

Имеш, «без Сталин җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында җиңгәнбез». Чагыштырыр өчен бу җиңүгә киткән корбаннар саны билгеле бит, укыгыз бераз кеше биргән бәяне. Язылды да бит инде, кеше сүзе генә түгел. Германия бөтен Европаны җиңеп һәм 1945нче елда җиңелеп – бары 13 млн кешесен югалтты. Безнең югалтуны бүген сугыш кырында 27 млн, ә барлык югалтулар 40 миллионнан артык дип исәплиләр. Әллә Әхмәтҗан Фәрраховның якыннары һәлак булмады микән? Юктыр, үлүчеләр булса, сугыштан соңгы ачлыкны да, илдәге «крепостное право»ны да онытмаган булыр иде.

Ачлык дигәч, Татарстандагы 1920-1922нче еллардагы ачлыкны галимнәребез И. Таһиров, Р. Шәйдуллин, Р. Вәлиев хезмәтләреннән дә, минем «Казан утлары» журналында (№1, 2013 ел,) басылып чыккан «Татарстанда ачлык фаҗигасе» дигән мәкаләмнән дә укып танышырга була. Иренмәгез әле.

Бу ачлык – Татарстанга каршы оештырылган ачлык иде. Ул вакытта Совет хөкүмәтенең Милләтләр эше буенча Халык комиссары И. Сталин иде. Мөфтиебез Галимҗан Баруди бу Палач янына кереп, йөзенә бәреп әйтә: «Татар һәм башкорт халкының ачлыкка дучар ителүе Сезнең гаеп. Сез уйлап чыгарган продразверстка планы», – ди. Тик бу батырлыгы аның гомере өзелүенә китерә, Сталин яныннан чыккач, йөрәге ярылып үлә. Урыны оҗмахта булсын.

Сталинны яратучылар: «Мөфти, имеш, «Боткин больницасында тифтан үлгән», – дип хәбәр таратканнар. Ул чорда яшәгән, эшләгән кешеләр миңа бу мөхтәбәр затыбызның үлү сәбәбен әйтеп аңлатканнар иде. Ялган сүз сөйли торган затлар түгел иде алар.

Хөрмәтле редактор! Сезгә мондый мәкаләләрне бастырмагыз дип акыл өйрәтә алмыйм. Миндә булган акыл үзегездә дә Аллага шөкер. Тик әйбәт «гәҗитебез»дә шундый язмалар басылуга күңел рәнҗи. Яраткан газетабыз белән дә хушлашырга туры килер микәнни инде?

Тарих фәннәре кандидаты,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Тәэминә БИКТИМИРОВА

РЕДАКЦИЯДӘН: ихлас фикерләрегез өчен рәхмәт. Ләкин «Безнең гәҗит» сүз иреген чын мәгънәсендә кабул итеп, аны яклаучы басма. Шуңа күрә каршылыклы, хәтта редакция фикере белән тәңгәл килми торган фикерләргә дә урын бирә. Сез әйткән мәкаләләр, дөресен әйткәндә, миндә дә уңай тәэсирләр калдырмады. Әмма аларча уйлаучылар бихисап. Алар үзләрен хаклы саный. Аларны алай уйлаудан беркем дә тыя алмый. Ә хаклык бәхәстә генә туа. Шуңа күрә без кануни таләпләргә туры килә торган һәр фикергә колак салып, тыңларга һәм газетабызда аңа урын бирергә әзер.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии