Дан җырлыйк бу буынга

Дан җырлыйк бу буынга

Минсара апа Фәсхетдинова Нурлат-Октябрь (Нурлат октябрьский) районының Кәкре Атау авылында 1929нчы елның 5нче мартында Идрис белән Минҗиһан Җирҗизовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга туа. Аның башыннан узганнарны кызы Фәүзия Кәлимуллина сөйләгәннәрдән һәм үзе исән чакта яздырып калдырган истәлек дәфтәреннән кулланып яздым.

Балачагы тату-тулы гаиләдә, муллыкта үтә аның. Йорт тулы мал-туар, кош-корт. Атлы гаиләнең чәчәр җире дә шактый була. Гаилә дә ишәйгәннән ишәя бара: бер-бер артлы тагын ике кызлары туа. Менә шул җиргә ашлык чәчеп көн күргәндә илебездә колхозлашу чоры башланып китә. Тыныч кына яшәп яткан бу гаиләне дә колхозга керергә өндәп киләләр. Аз белемле, колхоз сүзенең нәрсә аңлатуына төшенеп бетмәгән күпләр югалып кала. Барысын да үз көче белән башкарырга өйрәнгән гаилә башлыгы Идрис тә куркуга төшә. «Барлык мөлкәтен ничек, кем кулына тапшырырга тиеш ул», – дигән уйлар белән янган әти кеше ике кызын үзе белән алып, поселок тибындагы күрше авылга күченергә мәҗбүр була.

Ул вакытта коллективлаштыру белән шөгыльләнгән халыкны «советлар» дип йөртәләр. Менә шул «советлар» һәр йортта нәрсә бар – барысын да бер казнага җыярга тырыша. Актив авыл халкыннан төзелгән колхозга берәм-берәм калганнар да кереп бетә. Шулай ун еллап вакыт сизелми дә узып китә.

Аннары инде сугыш чыга. Матур гына яшәп яткан гаиләнең дә ишеген сугыш җиле кага. Ике кызы – Саимәсе белән Минсарасын кире беренче гаиләсенә кайтарып калдырырга туры килә Идрискә. Типсә-тимер өзәрлек ир-егетләр фронтка китә. Алар арасында Минсараның әтисе Идрис тә була. 1943нче елны яраланып, әтиләре кайтып төшә. Яралы килеш тә тик ятмый ул – колхозда ферма мөдире хезмәтен башкара. 1944нче елда ул киредән фронтка озатыла. Шул китүдән инде Идрис яңадан әйләнеп кайтмый.

Бер уч ашлык өчен әниләренә көне-төне кырда эшләргә туры килә, олы кызы Минсараны да үзе белән кырга эшкә йөртә. Бу эшләрдә чыныгу алган Минсараны, унбиш яше дә тулып җитмәгән килеш, Мәнҗе артына торф чыгарырга җибәрәләр. Зуп-зур тачкаларга тутырылган торфны ике такта аша аудармыйча чыгарып, илтеп бушатырга кирәк. Тамагына туярлык та ашамаган үсмер кызның каян андый көче булсын инде? Шулай беркөнне кызның кулыннан тачка ычкынып китә. Нишләргә дә белми Минсара. Бер кәлимә русча сүз белмәгән кыз бригадир янына килеп:

– Дядя Яша, тачка вет умерла, – ди.

– Чего-чего? – ди бригадир. – Как тебя зовут, девочка?

– Сара, – ди кыз.

– Шура, значит. Давай посмотрим, – ди. Тачканы көйлиләр. Менә шул көннән алып унбиш яшьлек яшүсмер кыз көннән-көн тырышып эшли һәм беренчеләр исемлегендә йөри. Яхшы эшләгәне өчен ялын да бирәләр.

Ялга кайткан Минсара өйләрендә озак тоткарланмый. Төрнәс совхозы янындагы сазга торф чыгарырга тагын уналты яшьлек Минсараны җибәрәләр. Эш авыр, түзәргә кирәк. Бер илтүдә 25 шакмак торф сыйдырырга тиеш булалар. Ул инде бу эшнең тәртибен белә. Кызның тырышып эшләве уңыш китерә. Алдынгылар рәтендә барган Минсарага бүләк итеп ситсы, яулык һәм сөлгеләргә кадәр бирәләр. Кыз барлык бүләкләрен әнисенә алып кайта.

1946нчы елны Мәскәү астындагы Уранголь шәһәренә барачак торф чыгаручылар исемлегенә кабат Минсараны язалар. Унҗиде яшьлек кыз тагын юлга җыена. Кабат ачлы-туклы тормыш, авыр эш. Иң үзәккә үткәне – өскә кияргә җылы кием булмау. Минсара шунда аякларын өшетә. Аяклары шешеп, суланып ага, тимгел-тимгел каралып та чыга әле. Әмма көчле рухлы кыз бирешми, бер мин генә түгел бит, дип эшен дәвам итә. Өйдә калган ике сеңлесенә булышырга кирәк бит. Бер әнисе эшләгән генә җитми.

Нинди генә эшкә кушсалар да эшли. Еш кына әтисен искә ала. Эх, әтисе исән булса, ул болай йөрмәс иде шул. Әткәсе юклык Минсарага гомер буе үзен сиздерә.

Әнә тагын вербовщик килгән, команда җыя, ди. Бу юлы Свердловск өлкәсенә икән. Яңа гына 18 яше тулган кара бөдрә чәчле Минсара тагы юлга җыена. Златоуст шәһәрендә икенче поездга күченеп утырырга кирәк була. Вагоннан төшәләр, әмма берсе дә кайсы поездга утырырга кирәген белми. Поезд китеп бара, аларны көтеп тормый. Аларны алырга килергә тиешле вербовщикны ябып куйганнар булып чыга. Аны бер тәүлектән чыгаралар. Минсаралар Свердловск өлкәсенә – Аябо шәһәренә юл тота. Инде күнегеп тә бетә Минсара, өйрәнелгән эш бит. Бер карасаң, дөнья күреп йөрисең. Яшьлек яшьлек инде, үзенекен итә. Кызлар барысы да бер тирә, шаярасы да, көләсе дә, яратыласы да, яраттырасы да, яратасы да килә.

Вакытлыча гына туган авылына ялга кайта кыз. Ни дисәң дә туган як сагындыра. Әнисен, сеңелләрен дә бик сагына ул.

– Озакка түгел мин, әни, тагын кеше җыялар. Мин дә алар белән китмәкче, – дип әнисенә сөйләнә Минсара.

Беренче мәхәббәте, гомергә бергә булырга сүз куешкан Вагыйзе белән йөргән юллардан кайткан саен уза кыз. Икесе ике якка эшкә җибәрелгән яшьләр бер тапкыр да очраша алмыйлар.

Менә шундый уйларга батып йөргән бөдрә чәчле кызны Исхак исемле егет күзләп йөри. Никахың күктә укылса гына җирдә укыла, дип дөрес әйтәләр. Бөдрә чәчле кызны никахы көтеп торган икән туган авылында. Исхак бергә булырга тәкъдим ясагач, кыз югалып кала. Егет тимерне кызуында суга:

– Әти бүген алып кайтырга кушты, – дип, Минсараны үзләренә алып та кайта.

Тормыш булгач, төрлесе булгандыр. Табак-савыт та шалтырамый тормагандыр. Минсара аерылып та кайтып карый, балалар ятим булмасын дип, тагын ире янына кайта. Бер-берсен яратып яши алар. Араларында көчле мәхәббәт булмаса, җиде сабыйга гомер бирмәгән булырлар иде. Икәүләшеп колхозда хезмәт итәләр. Уңган-булган Минсара бер эштән дә баш тартмый. Сыерын да сава, бозавын да карый, чөгендерен дә эшли. Ә төннәрен талгын гына җыр агыла алар йортыннан. Бишек җыры җырлап сабыйларын йоклата бөдрә чәчле әни. Моңлануының сәбәбе йөрәкнең бер читендә яшәгән беренче мәхәббәте дә булмады микән Минсараның. Бер-берсе белән аңлашып аерылышмадылар бит.

Гомер тиз уза икән. Олыгайган көнендә кызы Фәүзия белән кияве Рәшит тәрбиясендә яши Минсара. Инде аның да ире янына бакыйлыкка күчкәненә бер ел вакыт узып киткән, урыннары җәннәттә булсын.

P.S. Бу мәкаләмдә бүгенге буын яшьләренә сугыш чорында авылда туып-үскән гади авыл балаларының ялкынлы тормыш юллары турында беркадәр мәгълүмат бирәсем килсә; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмыйча, иртәдән кичкә кадәрле хезмәт итүче сугыш чоры балаларының уй-кичерешләрен җиткерү исәбеннән дә язарга теләдем.

Зөлфия АХУНҖАНОВА,

Нурлат шәһәре

Комментарии