Югалганнар бер табыла

Югалганнар бер табыла

Теләче районы Иске Җөри мәктәбендә укытучы булып эшләүче Айрат Зариповны гадел дә, таләпчән дә булганы өчен, укучылар да, ата-аналар да яраталар. Гаиләдә дә ике кызына үрнәк әти ул. Кызларына үзенең бабалары, әти-әнисе турында сөйләргә ярата.

Айратның әтисе Шәйдулла абый гомере буе колхозда эшләде. Алдынгы комбайнчы була, 1968нче елда Комсомолның 50 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән съездга делегат булып бара, медальләр белән бүләкләнә. Әтисе Хисмәтулла сугышка киткәндә, Шәйдулла абый алты айлык бала булып кала. Балачагы сугыш чорына туры килгән Шәйдулла абый үзенең әтисе турында әнисе сөйләве буенча гына белә.

1941нче елның 22нче июнендә сугыш башланган көнне үк Хисмәтулла абыйны, басудагы эштән кайткач, кичке якта сугышка алып китәләр. Өйдәгеләр тиз генә бер тавык суеп, аш ашатып җибәрәләр. Хисмәтулла абый Ленинград фронтында сугыша һәм шунда чолганышта кала. Башта хатлары килә. Аннары хатлар сирәгәя. Ул бер хатында: «Ашарга юк, ачка үләбез, ахры. Посылка белән әз генә борчак оны, көрпә булса да сала алмассызмы икән?» – дип яза. Өйдәгеләр посылка салмакчы була, ләкин посылканы алмыйлар, чөнки ул вакытта анда әйбер кертү мөмкинлеге бетә. Ахыргы хатында: «Посылка да салмадыгыз, хәер-догадан ташламагыз инде», – дип яза. 1941нче елның октябрь башларында, Ленинград шәһәре блокадасына азык-төлек җибәрү өчен, сугыш хәрәкәтләре 10-12 чакрымлы гына Шлиссельбург–Синявинск юнәлешендә бара. Шушы 10-12 чакрымны дошманга бирмәс өчен, канкойгыч сугыш була. Көчле коралланган дошманга каршы тора алмыйча, Кызыл Армия сугышчылары чигенә. Армия бик күп югалтуларга дучар була. Зарипов Хисмәтулладан хат килү туктала. Фронттан аның хәбәрсез югалуы турында язу килә. Шушы елдан 2015нче елга кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Ә бу вакытта Зарипов Хисмәтулла исән була. Ул камалышта калган сугышчылар белән Ленинград шәһәрен саклауны дәвам итә.

2015нче елда Михаил Черепанов җитәкчелегендәге эзләүчеләр группасы Зарипов Хисмәтулланың каберен табып, оныгы Зарипов Айратка «Извещение» кәгазен тапшыралар. Айрат бабасы турында менә нәрсәләр белә: 1943нче елның 12нче гыйнварында Ленинград һәм Волхов фронтлары, Ленинград блокадасын өзү өчен, «Искра» дигән операцияне башлыйлар. 18нче гыйнвар көнне блокада өзелә. Ләкин Синявинск биеклегенә ныгып урнашкан дошман тимер юлны контрольдә тота. 12-13нче февральдә икенче удар армия берничә тапкыр биеклекне алырга тырыша. Дошман биеклекне бирми. Бик күп югалтулардан соң, 27нче февральдә Ленинград һәм Волхов фронтларына оборонга күчәргә приказ бирелә. «Искра» операциясендә катнашучы авылдашыбыз Зарипов Хисмәтулла Зариф улы 1943нче елның 13нче февралендә күп кенә сугышчылар белән бергә батырларча һәлак була. Шунда ук Киров районы Синявинск биеклегенә җирләнә.

Бабасы каберен барып күрү уе белән янып йөргәндә, 2017нче елда Айратка Петербург каласына бару насыйп була. Ул Хисмәтулла бабасы күмелгән «Синявинск биклегенә» барып, аның васыятен үтәп, рухына дога кылып кайта. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән көннәрдә без сугыштан әйләнеп кайта алмаган каһарманнарны тагын бер кат барлап, алар турында белгәннәребезне яшь буынга җиткерергә тиешбез. Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен белү изге эш булып тора

Рәфикъ СӘХАПОВ,

Теләче районы

Комментарии