Үткәннәргә кире кайтып…

1969 еллар. Кукмараның үсеш чоры дисәм, хата булмас. Райкомның 1нче секретаре Атлас Минхәерович җитәкләгән вакытлар. Бистәбезгә Себер трассасыннан үтүче газ магистраленнән тоташтырылып, тау башыннан төшерелеп, газ кертелде. Атлас Минхәерович газ факелен беренчеләрдән булып үзе кабызып күрсәтте. Күп тә үтмәде, бистәсенең үзәк – Ленин урамыннан канализация торбалары салынып, күмелеп, Кәчемир авылы кырында «Очистное сооружение» корылып эшли башлады. Инде шуннан соң 2шәр, 3әр, 4әр, 5әр катлы кирпеч йортлар салынды. «ПМК-90» төзү оешмасының нигезе, эшче көчләре 1965 елдан төзелә, оешабашлады.

1965 елдан бистәбез каршындагы, төньякка караган ялан тауга барлык оешмалар, завод-фабрикалардагы эшчеләр, мәктәп балалары көче белән чыршы, нарат, каен, усак үсентеләре утыртылды, хәзер алар зифа буйлылар. Уртасыннан чаңгы трассасы булдырылды, ул Швейцария тауларын хәтерләтә. Туристлар еш чаңгыда шуарга киләләр, ял итәләр.

Үзәктән үтүче Казан трассасы, дамбасы күтәрелде, асфальт түшәлде. Бу эшләрне башкару өчен, башта асфальт заводы салынды.

«Татколхозстрой» дип аталган төзү оешмасы барлыкка килде. Ул колхоз-совхозларга сыер, дуңгыз фермалары салды. 2-3 катлы райком, исполком бинасы төзелде. «ПМК-90» оешмасы 4 катлы мәктәпне уку елына өлгертте.

1979 елда райком, исполком каршынаВ.И.Ленин һәйкәле куелды, апрельдә башлап, көзгә, төзүчеләр көненә өлгерттек. Җиде урынга кирпечтән икешәр катлы балалар бакчасы салынып, файдалануга тапшырылды. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче остаханәбездә ике шәкертем: Гәлиәхмәт Гатин, Ринат Гиниятуллин белән бергәләп, без, рәссамнар бригадасы, бистәбезнең үзәк урамнарын агитацион, иллюстратив плакатлар белән бизәдек, райком каршында мактау тактасы куйдык, колхоз, совхозлар, оешмалар, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр алдында шигарьләр, плакатлар, табличкалар, вывескалар, мактау такталары, галереяләр булдырдык. Гомумән, туасы көнгә ышанып, инанып, горурланып яшәдек. Менә кайда булган тәртиплелек, гаделлек, эш сөючәнлек, патриотизм.

Бу чорда райком вәкилләре, инспекторлары иртә таңнан аяк өстендә иде. Алар һәр оешмада, колхоз-совхоз фермаларында, язын чәчүлек басуларында, урак өстендә уручылар, сугучылар, ашлык эшкәртүчеләр, механизаторлар янында булдылар. Без һәр урынга күргәзмә агитация материалларын элдек, «Яшен», «Чаян почмагы» кебек газеталар чыгардык. Кырларда агитбригада механизаторлар алдында концертлар куйды.Райком вәкилләре бу чорда язгы чәчүдә, урак өстендә, туң җирләрне сукалауда, көнне төнгә ялгап, кояштан алда торып, кояш баеганчы эшләделәр.

Беренче секретарь А.Булатов иртән берничә колхоз басуын яки фермаларны иңләп, барлап кайтып, сәгать 6да «планерка» үткәрде. Ник бер генә колхоз-совхоз, оешма җитәкчесе үз вакытында килми карасын, иртәгесен «на ковер» бюрога.

Алар эшләп алдылар, эшләп ашадылар, рәхмәт. Күпләре арабыздан мәңгелеккә китеп барды, урыннары дөньялыктагыдай түрдә булсын.

Шул чорда мәдәният йортында мәдәният бүлеге мөдире Дмитрий Петров, шофер Рәшит, директоры Васил Хәмидуллин, хисапчы Рәйсә апа, кассир Нәфисә, костюмерша Хәлидә, ике җыештыручы, бер каравылчы, берәү спектакльләргә билет сатучы, бер электрик, бер баянчы, бер сәнгать җитәкчесе, үзем рәссам-декоратор, бер режиссер эшли иде.

Ә хәзер бүлек мөдире, аның ярдәмчесе, сәркатибе, хисапчысы, кассиры, шоферы, клуб директоры, сәркатибе, ярдәмчесе, костюмерша, билет сатучы, өч каравылчы, өч җыештыручы, ике урам себерүче, ике баянчы, ике музыкант, өч сәнгать җитәкчесе, берәү газ буенча, шофер, оператор. Шул ук клуб, зураймаган да, кечерәймәгән дә. Хезмәт хаклары зур, сәнгать җитәкчеләре 14әрне, сәркатибе 18 мең ала. Ничек баесын безнең ил? Штат өстенә штат. Өч җыештыручы гектардай идән, түшәм, бәдрәф, ишек, тәрәзә, сәхнә, ишек төпләрен юып, аена 3950 сум акча алалар. Кайда ул дөреслек, гаделлек? Менә шундый заман килде, кыргый капитализмда яшибез, берәүләр – акчалы капчыкта, икенчеләр – ачлыкта.

Әй күңелле заманда, социализмда, коммунизмда яшәгәнбез икән. 1 сумга 6 ипи ала идек, автобус билеты 5 тиен, трамвай билеты 3 тиен, 2 сум 40 тиенгә – Казанга, 19 сумга – Донбасска, 17 сумга Мәскәүгә барып булды.

Кая китте Атлас Булатовлар – ару-талуны белмәстәй патриотлар?.. Ул бистәбезнең яңарыш, үсеш чорына нигез салучы, 1965 елдан 1980 елның ноябренә, партконференциягә кадәр эшләп, аннан үзен Мамадышка 1нче секретарь итеп сайладылар. Аның кызы Римма Ратникова Кукмарада үсте, монда яшьлек еллары үтте, хәзер Ф.Мөхәммәтшинның ярдәмчесе.

Кукмара халкы Атлас Минхәер улы Булатовны бик зурлап, фәкать яхшы яктан гына, тырышып эшләгән хезмәте өчен искә ала. Кукмара үзәгендә күп еллар эшләп килгән мәктәп урынына салынган яңа 3 катлы урта мәктәпкә аның исемен бирделәр, мемориалтакта куйдылар. Ул безнең бистәбез өчен мәңге онытылмаслык шәхес булып калды.

Тау итәгендәге зифа буйлы каеннар, чыршылар, наратлар, язгы, көзге җилләрдә шау-гөр килеп, урманны хәтерләткәндәй, аңа үсәргә мөмкинлек биргән хуҗасын искә алгандай утыралар, бу җиргә, туфракка фидакарь хезмәтен кертүчеләргә бистәбез халкы зурлап баш ия, олылап искә алалар, шәхсән мин үзем дә үткән чорны сагынам.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии