Гаделлек җиңде!..

Гаделлек җиңде!..

Күптән түгел генә бер газетадан «Чын шагыйрә, асыл зат» исемле мәкаләне укыгач, ирексездән кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Ул язмада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Марина Цветаеваны чиктән тыш мактаган. «Аның турындагы хатирәләрне без бик кадерләп саклыйбыз», дигән ул мәкаләсендә. Татар халкы өчен Марина Цветаева нинди изгелекле эшләр башкарган? Шагыйрә үзенең бер шигырендә татарны эткә тиңләп язганын күпләребез яхшы белә. Татар халкына әйтелгән шул сүзләр, бәлки, министр күңеленә хуш килгәндер?

Милләтебезнең атаклы, күркәм, асыл хатын-кызлары да бар бит. Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, татар хатын-кызлары, ХХ гасыр башында ук, татар халкының алдынгы, сәяси яктан фикерли белгән милләт булуы билгеле. Шул йөздән, халкыбызның атаклы, күркәм, асыл хатын-кызларыбызның берсе – күренекле мөгаллимә Мөхлисә Бубинең гыйбрәтле, яралы язмышын яктыртырга булдым. Мөхлисә Буби үз вакытында күренекле мәгьрифәтче кызлар укыта, дин белгече, татар хатын-кызлары арасында беренче сәясәтче булган. (Бүгенге атаклы сәясәтче милләтебез хатын-кызларыннан Фәүзия Бәйрәмова, Әлмира Әдиатуллина, Нәҗибә Сафинаны атар идем).

Мөхлисә Буби – мөселман дөньясында бердәнбер казый да. Сталин хакимлек иткән еллардагы репрессия аны читләтеп үтмәгән, билгеле. 1937 елның 20 ноябрендә, Уфа шәһәрендәге Үзәк Диниянәзарәтендә казый вазифасын башкарганда кулга алынган. Аны каты җәзалаганнар һәм 30 ноябрендә хөкем чыгарганнар.

Хәер, андый җәзалаулар безнең гаиләгә дә бик яхшы таныш. 1993 елның сентябрь-октябрь айларында «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә сәяси репрессия корбаннарының аклаган исемлеге бирелде. Анда Апас районы прокуроры В.Ибәтовның мәкаләсе дә басылды. Анда әтием Шәйхулла Миңнуллинның да аклануы турында әйтелә иде. Әтием Иске Әнәле авылыннан. Пушкин исемендәге колхозда эшләгән.

1941-1945 еллардагы сугышта әтием өч ел дәвамында катнашты, Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында сапер булып хезмәт итте, күп медальләр белән бүләкләнде. 300 йортлы авылыбызның 200гә якын кешесе сугышта һәлак булды. Әтиебез 1945 елның августында исән-сау кайтты, аннары ял итеп тормастан, эшкә кереште: колхозда тимерче булып эшли башлады. Ул вакытта авылда техника белгечләре юк иде әле.

Без биш бала, иң олысы мин. Энем үгез җигеп, Каратун тимер юл станциясеннән колхозга керосин ташыды, сеңелләребезнең берсе – 8, икенчесе – 5 яшьтә, әниебез – колхозда төрле эштә.

1949 елның июнь ае иде, өебезгә хәрби киемле кеше килде һәм, берни дә аңлатмыйча, әтиебезне алып киттеләр. Берничә көн үткәч, аны авылга алып килделәр һәм клуб бинасында җыелыш булды.

Үзем Апас урта мәктәбенең 10 сыйныфында чыгарылыш имтиханнары тапшырып йөри идем. Шул хәбәрне ишеткәч, клубка йөгердем. Анда авылның яше-карты, бала-чагасы һәммәсе дә җыелган иде.

Апас районының партия комитетының киңәйтелгән бюро утырышы булды, район үзәгеннән 15ләп вәкил дә килгән иде.

Әтиебезне: «…колхоз техникасын вата, начар эшли, шуның өчен Себергә сөргенгә җибәрәбез…» – дип гаепләп, беренче булып партия райкомының беренче сәркатибе Зәки Фәйзуллин чыгыш ясады. Аннан соң районның башкарма комитеты рәисе Бари Мифтахов, район комсомол комитетының беренче сәркатибе Харис Заһретдинов һәм колхоз идарәсе рәисе Галимулла Габидуллин чыгыш ясады. Соңыннан әтине һәм безне сөргенгә җибәрергә дип карар кылынды. Ул үзенең гаепсезлеген дәлилләргә авыз ачмакчы булган, әмма сүз әйтергә ирек бирмәгәннәр. Район җитәкчелегеннән берәү: «Андый корткычларның урыны – Себердә!» – дип сөйләгән… Ул 1955 елда Татарстанга кайткан, ә инде 1971 елда вафат булган.

Әтием Себердә дә тимерчелектә эшләде. Авылдагы кебек намуслы хезмәт итте. Безнең гаилә архивында әтиемне мактап язган уңай бәяләмәләр дә саклана.

Еллар үтте. Алты елга якын Себердә торганнан соң, 1955 елның мартында безгә сөргеннән Татарстанга кайтырга рөхсәт ителде. Ниһаять, апрель аенда Казанга кайттык. Туган җирнең тарту көчен генә әйт әле син… Күпме кан кардәшләребез чит туфракта каберен тапты, күбесе шунда төпләнеп калды… Тик Иске Әнәле авылыннан безнең тамырлар аерылган иде инде. Әтиемнең һөнәрләре күп булу сәбәпле, эшкә тиз алдылар, фатир да бирделәр.

Әти-әниебезнең изге теләкләрен, кушканнарын намус белән үтәдек. 5 баланың 4се югары белемле. Әти-әниебезгә авыр сүз әйтмәдек, картлык көнендә ихлас күңелдән хөрмәт иттек. Әтиебез 73 яшендә, әниебез 89 яшендә Казанда вафат булдылар. Урыннары оҗмахта булсын!

1989 елда Татарстан прокуратурасы тарафыннан әтиебезнең гаебе тулысы белән акланды. «1898 елда туган Шәйхулла Миңнулла улы Миңнуллин һәм аның гаиләсе ТАССРның Апас районы, Әнәле авылыннан Амур өлкәсенә мәҗбүри җибәрелүе тарафыннан дәлилсез дип табылды». Әтием, әнием һәм балаларының исемнәре сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»на кертелде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА.

Апас районы, Әнәле авылы.

Гаделлек җиңде!.. , 4.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии