Сабырлык сынгач нишлиләр?

Сабырлык сынгач нишлиләр?

Татарстан аксакаллары бер шурага төйнәлеп, Республикабыз җитәкчеләренә ышанычларын саклаган хәлдә, зирәк киңәшләре белән милләткә ярдәм итмәкче, милләтне киләчәккә алып бармакчы, шуның белән Казанны яклап шәһит киткәннәрнең рухларына тугрылыкларын да исбат итмәкче иделәр. Иделәр дим, чөнки соңгы көннәрдә туктаусыз шалтыраталар да: «Безнең меңләгән хатларыбыз, мөрәҗәгатьләребез Дәүләт Советына юлланган, форма өчен генә бирелгән җаваплардан файда юк. Булдымы булды өчен генә алар. Әгәр дә безне юләргә санап, үзләре бик акыллы икән, булсыннар, тик акыллы юлбашчы милләтен, туган телен тарихтан җуеп дөньядан китми», – ди алар. Бу җан әрнүе белән чыккан сүзләр минем уйларга да тәңгәл ләбаса. Ни өчендер, Язучылар берлеге рәисеннән түгел, ә миннән ярдәм сорыйлар: татар язучылары белән элемтә урнаштыруны сорыйлар: аларның да зур күпчелеге аксакаллар яшендә бит, диләр, татар телендә, Тукай телендә язасыз лабаса! Сатылмаган булсаң, Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләш, өлкәннәрне өлкәннәр дип танымый ахры алар, кабул итмиләр…

Чарасызлыктан башыма тотынам. Җитмеш, сиксән, сиксәннән дә өлкән милләт агалары милләтнең киләчәге өчен янып китәрдәй булып, җан авазлары белән оран салалар. Ә мин ни-нәрсә генә эшли алам алар өчен? Ни эшлим? Ни эшли ала татар язучысы туган теле, Тукай теле өчен? Әле берсе, Альберт Разин туган теле, милләт киләчәге хакына үзен үзе ут төртеп яндырды, без дә янып китәр хәлләрдә, шырпы сызасы гына калган, тик берәү генә түгел, күбәүләп яну чигендә торабыз, болай аягөсте йөреп янганчы, киләчәккә милләтне бетерүчеләр дигән мөһер алганга караганда, мәйданга чыгып януың җиңелрәк, ди.

Әйе, вөҗдан газабы санны яндыручы уттан да көчлерәк, ул мәңге яндыручы тамуг утыдыр. Әллә без бүген Казанны саклап кала алмаган көрәшчеләр хакында: «Их, саклап кала алмаганнар, бердәмлекләре җитмәгән», – дип сызланып сөйләмибезме?! Сөйлибез. Сөйли-сөйли, инде ничә тапкырлар алдыбызга килеп, азатлыкка кулын сузган мөмкинлекләрне ычкындырдык. Казан татарлары турында: «Әй куркаклар да инде, (вы – татары – слишком боязливый народ) дип аптыраплар торалар. Әз булса да башкалардан, мәгърур чеченнардан да үрнәк алырлык та бит. Юк шул инде, Казанның аның өе биек, өйрәсе сыек. Шул хакта әйтсәң, башка халыклар тагын да авыррак хәлдә, шөкер итә белергә кирәк, диләр. Аллага шөкер итә беләбез анысы. Башларыбызны җиргә бәрә-бәрә сабырлыклар сорыйбыз Ходадан. Колшәриф мәчетенең келәмнәре пеләшләнеп беткән, тишелер хәлләргә җиткән. Тик узган цивилизацияләрнең сынауларын да үтеп, безнең заманнарга да хезмәт итүче бердәнбер рухи таянычыбыз булган Кануннар җыентыгы Коръән-Кәрим сәбәп иткәнгә генә насыйп итәм, ди. Тик без үзебез булып киләчәккә барып җитәр өчен сәбәп булырдай нинди гамәлләр кылабыз соң? Күп очракта авызларыбызга су капкандай дәшми калабыз түгелме? Минем дәшми калганым юктыр да, чөнки мин әле генә түгел, милләтнең үсеш стратегиясен җаным белән бергә яралтканмындыр. Соңгы утыз ел эчендә генә дә йөзләгән язмалар, шигырьләрем шул хакта сөйли: минем һәрнәрсәгә, һәр гамәлгә карата үз фикерем, үз бәям бар. Ә бу милләтнең һәр зыялысы өчен табигый шулай булырга тиеш. Әмма кешене, милләтне мыскыл итү, түбәнсетүнең бик тә мәкерле ысуллары бар. Мәскәү, анысы аңлашыла, үзебезнең республика җитәкчеләре дә шул алымны алга сөрәләр: күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышып, күрсәтмәү һәм ишеттермәү чараларын күреп, халыктан башка гына әллә кем булып яши бирәләр. Әйтерсең халыктан башка гына халык депутатлары, халыктан башка гына халык язучылары, шагыйрьләре, халыкның атказанган мәгариф һәм фән эшлеклеләре, халык җырчылары-биючеләре… була. Һәм тагы бер мәртәбә – юк! Бу халык исеменнән милләтне сату (спекуляция) юлы белән үз кесәләрен симертү генә. Ә бер кесәлек кенә гамәлләр милләтне киләчәккә алып барып җиткерә алмый. Әмма… әмма киләчәккә алар да милләте белән бергә генә бара ала. Ә үзләре өчен генә гамәл кылган затларны Тарих иләге бик тиз төшереп калдырачак үз чүплегенә. Менә шулай итеп, аларның яшәү мәгънәләре чүплеккә кайтып кала.

Татарстан Язучыларының да халәткәйләре яныплар китәрлек. Әйе, бер генә каләм әһеленең дә милләтен киләчәксез калдырасы килми. Алай гына да түгел, милләтне, туган телне, ягъни милләт җанын-рухын киләчәккә алып бару – аларның җирдәге билгеләнеше ләбаса. Шушы кадәр дә газапны җаныңа сыйдырып, ничекләр бакыйлыкка күчәсең ди. Депутатлар, замана көчлеләре ничек кенә каһкаһә белән халыктан көлсәләр дә, хакыйкать бер: җан мәңгелек! Саннары кабергә күчкәч тә газапланасы җаннары хакында уйланырлык рухи көчләре, байлыклары юк аларның. Гәрчә матди байлыктан туеп сикерсәләр дә. Ә инде саннары кабергә кергәч, җан япа-ялгыз газап утларында яна. Анда ләббәйкә дип кул чабучылар да, баш өсте дип бил бөгүчеләр дә юк. Дәүләт шурасына дөнья фәлсәфәсен аңламаган затларны уздыру коточкыч тарихи хата! Халык үзе гаепле дип, аклана да алмыйлар, чөнки гадел халык сайлаулары юклыгын инде һәркем белә. Ә уен дәвам итә, уйсыз уен…

Җаннар күчеше орлыктан,

Туктагыз сез бурлыктан!

Онык-оныкчыкларга

Киләчәктә юк мөмкинлек

Хәтта тыныч йокларга.

Ә бит Русия Конституциясендә дә, Татарстан Конституциясендә дә мәгариф эше республикаларның үз карамагында дип язылган һәм президентлар шул Конституциягә кулларын куеп, халыкка ант бирделәр – үтәячәкбез! Ә бүген исә кануннар Русия Президентына ничек кирәк, шулай каерыла, мәгариф, белем бирү дә мәгърифәтчеләр эше булудан туктатылып, ата-аналар карамагына тапшырылган икән. Ә бит барлык мәгърифәтчеләр ата-ана була алсалар да, барлык ата-аналар мәгърифәтче, белгеч була алмыйлар. Бу инде табигый. Зыялылар гади халыкны үз артларыннан әйдәп бара, җитәкчелек итә.

Бүген килеп, Русия Конституциясенә яңа ямау салынган, ата-ана теләге белән телләр өйрәнелә, мәгариф белгече читкә этеп куелган. Бу сәяси сукырлык кына түгел, мәкерле сәясәт үк, чөнки чын мәгърифәтле зыялы затлар һәр халыкта 2-3 фаяздан (проценттан) артмый. Укый-яза белү генә зыялы булу дигән сүз түгел әле. Гомер-гомергә зыялылар мәгариф-агарту эшен үз кулында тоткан һәм шуны аңлаган дәүләт җитәкчеләре исә аларга ярдәм күрсәткән. Чөнки никадәр кәпрәймәсеннәр, казнага халык хезмәтеннән акча керә, күктән генә төшми ул. Бу акчага халыкның да хокукы бар. Мәгариф-агарту эшенең дә матди нигезе дәүләт казнасында. Әле дөньякүләм байлар (матди байлар) арасында инде дүртенче урынга ук күтәрелгән милләттәшләребез дә милли мәгариф системабызны торгызу, яшәтү өчен сәмәннәрен бирмиләр икән, әлбәттә, алар әле зыялылар түгел. Бәлки, байлык-дәүләт тотучылар халык байлыгы исәбенә төзегән мәрмәр биналары, үзләре исән чакта ук куелган һәйкәлләре, музейлары белән генә барабыз дип уйлыйлардыр киләчәккә. Юк! Рухлары буш затлар да, халыкка шатлык бирмәгән биналар да киләчәкне тәшкил итә алмый. Халык тарафыннан каргалган биналар әллә нинди биек булсалар да, бик тиз юк булалар яки Казансу эчендәге Явыз Иванның Казанны алу уңаеннан төзеткән бинасыдай каһәр «һәйкәле»нә әвереләләр. Ялган тарих әтмәлләп, үз-үзеңә музейлар салдырып кына тарихта калып булмый! Тарих хагын да, нахагын да, агын да, карасын да, шатлыгын-фаҗигасен да аерып күрсәтә һәм аңа шул ук халык, аның зыялы затлары, галимнәре, язучы-шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре булыша. Минемчә, чын галим ул тарихның лакмус кәгазе дә.

Инде аксакаллар яшенә килеп җиткән ил агаларыбызга үз түшәкләрендә үз үлемнәре белән бакыйлыкка күчәргә генә булса да мөмкинлек бирергә иде. Мәйданнарда аларның януларына да битараф карап тора алыр затлар түгелдер бит безнең Дәүләт Шурасы депутатлары?

Аңлагыз, татарны теленнән, диненнән, киләчәгеннән кылыч белән дә, ут белән дә, су белән дә ваз кичтерү мөмкин түгел, чөнки ул кылычтан үткәрелгән, бозлы суларда да иманын алыштырмаган, инде тереләй утка ук кертергәме?

Белегез, бурдан кала, уттан калмый ди халык. Халык кабызган уттан берегез дә исән кала алмаячаксыз. Дөньяда телләрен югалтучылар һәм аңлап алгач, кабат кайтаручылар да бар. Дөнья тәҗрибәсен дә өйрәнү бик кирәк! Зирәк аксакалларбыз иң зур югалтуның ни икәнен белә һәм бары бер нәрсәне таләп итә: милли мәгариф системасын кайтарыгыз!

Табигый байлыкларыбыз гына түгел, рухи байлыкларыбыз да ничәмә-ничә гасырлар талана. Ятлар безне табигый хәрефләребездән дә, телебездән дә, динебездән дә аерылу өчен туктаусыз мәкерле сугыш алып бара. Җир Анабыз ыңгыраша, гайре катаклизмнар белән дә сөйләп күрсәтә, аңлатырга тырыша кебек. Изге Җир, изге Ана сатыла алмый. Аналарын сатканнарда өмет юк! Җиргә табынырга һәм аны кадерләргә генә кирәк. Бүген иң кадерле, иң бөек ике изге нәрсә – Кеше һәм Җир иң кадерсезгә әйләнде.

Татарстан Президенты, Милләтең киләчәген кайгырт Син! Өмет иң ахырдан өзелә. Ә өметсез затлар инде шайтан дип атала. Ә шайтаннарның ни-нәрсәләргә сәләтле һәм ни-нәрсәләр кылырга мөмкинлеген адәми зат белми.

Бүген өметсезлеккә бирелеп, инде яшәү ямен югалткан затлар да бихисап. Ил агаларының да сабырлыгы соңгы чиккә килеп терәлгән. Ә сабырлыгы сынгач, кеше нишли? Әллә шул милләтнең сабырлыгын сындырмау чарасын күрү Милли мәгариф системасын милләткә кайтару хәерлерәкме?

Аксакалларыбыз да, мин дә җавап көтәм.

Нәҗибә САФИНА, шагыйрә,

Казан шәһәре

Комментарии