Бар да бар, гомер генә бетеп бара

Элек олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр бар иде. Хәзер юктыр димен. Әтиебез сугышка киткәндә без иске өйдә калдык. Без үсә төшкәч, өй салырга дип, Түбән Чаллы-Зәй буена мүк җыярга төштек. Әни, мин, энем – өчәүләп мүк чыгарып, атка төяп кайтырга кузгалдык. Каршыбызга култык астына папка кыстырган бер абзый чыгып, безне туктатты да, Галләмов Габделхәй һәм Гөлсем апалар ишегалдына атыбыз белән бергә барыбызны да ябып куйды. Үзе контор янында каравыллап тора. Бәрәңге бакчалары ап-ак чәчәктә утырган вакыт. Гөлсем апа арт як капкаларын ачты да, ак-ак чәчәктәге бәрәңге бакчасын ат белән таптатып, безне кайтарып җибәрде. Инде бу кешеләр күптән исән түгел, урыннары җәннәттә булсын.

Ә хәзер кешеләр яхшылык эшләүне бөтенләй белми. Әзрәк начальник кисәге булсалар, кеше башыннан йөриләр. Бакчасындагы алабутасы өчен дә нәрсә кыланганын белми.

Без сугыштан соңгы авыр, ач елларда яшәдек. Үгез җигеп, басуга чәчүлек орлык ташый идек. Үгезләр дә безнең кебек ач. Берсендә басуга барганда ач үгез тәртә арасына егылды да, телен чыгарды. «Үгез үлә! » –дип, Фәхимә авылга йөгерде. «Нишләп ятасыз, симәнә кирәк бит», – дип сүгенеп, бригадир килеп җитте. Ач үгез белән кая барасың. Бераз алдына печән алып килеп салып, ашатып алгач кына кузгалдык. Безнең ул елларда күргәннәр турында сөйләп кенә дә түгел, китап яздырып та бетерерлек түгел. Безнең балачак булмады да. «Пожарный» чанасын алып чыгар идек тә, тәртәләрен артка каерып куеп, авылда ничә бала бар, барыбыз да шуңа төялеп чана шуар идек. Аннары барыбыз бергә шул чананы тартып менәр идек. Безнең тау шуарга чана да юк иде. Хәзер менә бар да бар, инде үзебез генә картайдык.

Без бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әзрәк миһербанлылык турында да уйлансак, балаларыбызны да шәфкатьлерәк булырга өйрәтсәк иде.

Фәния ШӘЙДУЛЛИНА,

Түбән Кама районы, Урта Чаллы авылы

Бар да бар, гомер генә бетеп бара, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии