Акыл белән аңлап буламы?

Сугыш алдыннан, сугыш башлангач туган балаларның хәтеренә ул чорның ачлыгы, ялангачлыгы, төрле кимсенү һәм кимсетелүләре уелып калуы турында күп язмалар язылды. Тик болар берсе дә хәзерге укучыны тетрәндерә алмас кебек. Кешенең хәтере дә, яшәеше дә шулай көйләнгән: ул яман көннәрне күңеленең тирән чоңгылына озата да, заман тудырган көн дулкынында яшәргә омтыла. Гомер-гомергә үз халкының яшәү дәрәҗәсе турында кайгыртуны белмәгән, ул уйны хәтта санга сукмаган (ихлас гамәлләрдә диюем) безнең илдә яшәү омтылышы да үтә чикләнгән шул.

Сугыш турында аннан кайткан агайлардан сабый чакта берни дә ишетә алмадык. Күрәсең, алар безнең болай да күпне күргән психиканы сакларга теләгәннәр. Дөресрәге, вакытлары да булмагандыр. Көнне – төнгә, төнне көнгә ялгап, ярым ач хәлдә колхозда эшләгән ярым-йорты, аксак-туксак агайдан нәрсә сөйләтергә мөмкин. Кар көртләре арасында, йә клубка килгән киноларда «дошманны кыру»ның таяк вариантын шәп башкардык, сүз дә юк.

Әти сугыш башланып бер айдан соң туган төпчек улына – ул инде бишенчесе – өлкән балаларына биргән кебек, фарсы-гарәп теленнән алынган исем сайлый. «Кадерле» мәгънәсен белдергән исем бирсә дә, әтигә дә, ул вакытта әнигә дә кадерем калмаган булса кирәк. Дөрес, аларның үзләренең дә тормышы кадерле булудан хәттин ерак булган. Әти сугышка алынуга ук атаклы Суслонгер лагерына эләгә. Андагы надзирательләрнең аяусызлыгыннан, гадәттән тыш авыр эшләр эшләтеп, ач һәм хәлсезлектән чиксез кырылган солдатлар арасында ниндидер көчләр әтинең гомерен саклап кала. Ә инде әлеге хәл дезертирлык дип бәяләнеп, бөтен лагерь җитәкчелеге исән калган солдатлар каршында судсыз-нисез атылгач, калганнарны эшелонга төяп, Мәскәүне коткарырга китерәләр. Беренче һөҗүмдә үк әтинең уң як калак сөяген снаряд ялмап ала. Ниндидер юллар белән табиблар өлешчә сөяксез, күп өлеше тиресез калган калак сөяген ямый алалар, әти сугыш беткәнче хәрби бурычын үти бирә.

Ул исән-сау авылга кайта. Ә менә өч туганы – юк. Аларның да бары берсенең – политрук абзыйның – Чиләбе хәрби хастаханәсендә авыр яралардан үлүе билгеле. Ә ике энесенең бүгенгәчә кайда үлүләре билгесез. Әни ягыннан шулай ук өч абзый билгесез һәлак була. Әти-әни туганнарыннан 13 бала ятим үсә. Безнең урамда гына да (әле бөтенесен санамыйча) 40 бала бер мәртәбә дә күзенә карап, «әти» дип дәшмичә үсте.

Сугыш чорында әти белән аралашудан мәрхүм булып үскәч, әти кайткач та аның белән аралашу куанычы истә калмаган. Башта кырагайлык, әтинең дә бала җанын эретерлек сүзе, гамәле тоелмагач, тора-бара аны күрә алмас хәлгә үк җиткәнмен, ахры. Ишек башындагы берничә талчыбыкның ни өчен икәнлеге бик ачык иде. Дөрес, минем тән талчыбыкны күтәрерлек калын булмаган булса кирәк, ә менә миннән өч яшькә генә өлкән абый аны күп татыды. Бишенчеме, дүртенчеме класста укыганда үзем кебек үсми калган, күп балалы гаиләдән булган малай белән өйдән бөтенләй качып китү хыялы корып йөрдек. Миндә әнине кызгану хисе көчлерәк булды шикелле. Ә әти үз ниятенә иреште: җан өзгеч аваз белән «әти» сүзен әйттерде. Аңарчы үз янына йә арба артына утыртмаган әти бер кичне мине утыртып, авылның ерак кына бер урманына таба алып китте. Мөгаен, иртән сыер савар өчен печән алып кайтырга булышырга дип алуыдыр, дип уйлыйм. Инде караңгы төште. Каршыда караңгы урман. Әтинең печән чабу уе да сизелми. Бервакыт ул берни әйтми-нитми урманга кереп китте. Көтәм-көтәм – юк. Караңгылыктан, кичке салкыннан интегүемә өстәп, әтинең бу эше миңа карата бер явызлыктандыр дигән уйлар тәмам аңны биләде генә түгел, куркудан, билгесезлектән «әти-әти» дип, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Күз алдым караңгыланып, каршымда әллә нинди шәүләләр бии башлагач, тагын да катырак ачыргаланып кычкырганмын, ахры. Бары ярты юлда гына аңыма килгәнмен. Нидер булды – әтигә карата башкача кыргыйлык күрсәтмәдем шикелле. Дөрес, «улым», «балам» кебек сүзләр дә, киңәшләр дә ишетергә туры килмәде. Кайчандыр авылның данлы мәдрәсәсендә укып йөргән, гарәп-фарсы теле нигезләрен үзләштергән, счет-санау техникасын камил белгән, урысчасы да шактый шома яңгыраган әтинең каты бәгырьле булып китүенә, сүз дә юк, сугыштан соңгы вәзгыятьнең һаман да йомшармавы, кырыс булып калуы сәбәпче. Дөресен әйткәндә, ике тиран оештырган сугышта җиңеп чыккан илдә «сугыш» инде үз халкына карата юнәлдерелгән булса кирәк. Әйтик, 14 төр налог түләтү (кайберләрен әле дә аңлау мөмкин түгел; яман шештән үлгән әтинең куен дәфтәреннән килеп чыккан саннар), ревкомиссиянең өйләр, базлар, бәрәңге бакчасы буразналарын тимер таяк белән капшап, тикшереп йөрүләре; иске китап, язмалар булу-булмавын тикшерү комиссияләре; авыл тормышының иң сыналган, акланган бер күренеше – өйнең яртысын биләп торган сәкеләргә каршы көрәш (күрәсең, тикшерүчеләргә иелеп тә тормыйча, ишек төбеннән үк нәрсә барлыгын күрү җае кирәк булгандыр); урман авызында җиләк җыеп йөргән вак бала-чага, аларны саклап үзләре дә җиләк җыйган әбиләр өстенә каеш камчы тоткан атлы каравылчының җыелган җиләкләрне аттан таптату кебек гамәлләре – болар һәм санап та бетерә алмаслык башка күренешләр өстә әйткән фикерне куәтли генә кебек. Инде «җепшек «еллар»да билгеле булганча, бу рәвешчә халыкны мыскыл итү, мәсхәрәләү депортация планын үтәү алдыннан иде микән дип тә куясың. Шөкер, менә анысына ук барып җитмәделәр.

Шул ук хәл мәктәп тормышында да. Язгы чыгарылыш алдыннан гомуммәктәп линейкасында «утырып калганнарны», ягъни предметлардан өлгермәгәннәрне аерып тезеп, команда бирү рәвешендә мәктәп капкасыннан куу, артларыннан иске чабаталар ыргытып калу кебек гамәлләр яки бишенче класстан соң укый башлаган бинадагы класс ишекләренә сыерчык оясы тишеге кадәр тишекләр ясап, дәрес вакытында аннан туктаусыз күзәтеп торулар (мавыктыргыч итеп һични сөйли алмаган бер укытучының дәресендә армиягә алынган абыема язган хатымны әнә шул тишектән күзәткән зат чакырып китереп, тартып дигәндәй алды, әле дә ярый «шпион серләре» булмаган, бу хәл эзсез үтсә дә, күрше авыл мәктәбендә уку ниятем көчәйде генә); бишенче класс дәреслегеннән аерылып, бер җөмлә оештырып әйтер белем дәрәҗәсе булмаган мәктәп директорының әтиләре сугышта ятып калган балалар өстеннән бу төр кылануы, мәктәпкә карата да, һәртөр «изм»нарга ымлаучы коллективка карата да җылы хис өстәмәгәндер.

Сугыш турында чын хәбәрләр барыбер дә ирешә торды. Колхоз шоферы Нургалиев абзый, мәсәлән, Курскида танклар бәрелешенең шаһите булган. Аның әйтүенчә, күз күреме җиткән әйләнә-тирәдә бөтен болынлык, иңкүлекләр танклар изеп киткән гәүдәләр белән түшәлгән була. Безнең көннәрдә Ржев янында булган, хәтта дәреслекләргә кертелмәгән аянычлы сугыш турында язмалар чыкты. Сугышның тиңсез яраларын хәтерендә саклаган Мөхәммәтзыя агай ике мәртәбә штык сугышына керә, әсирлеккә төшкәч, Белоцерковскийга бару юлында 8 мең совет әсиренең 2,5 меңе үлеп калуын, ә ахырда бу кала лагерында бары 500 сугышчының гына исән калуын сөйләде. Доблин дигән калада тагын да яманрак хәлнең шаһите була: анда 95 мең әсирне бер атна ашатмыйча тоткач, диңгез төбенә юдыралар.

Күрше Хаматхан абзый кичләрен кереп, ишек бусагасы янында әти белән сөйләшкәләп утыргалый иделәр. Менә шунда ирексездән «Америка ярдәме булмаса» кебек сүзләрне яки немец самолетларының сызгырып атакага ташлануы, сугышчыларның әлеге сызгырудан урын таба алмый бәргәләнүләре һ.б. өзек-өзек хатирәләр күңелгә уелып калды.

Яу кырыннан илгә кайтканнар инде мәңгелек йортка күчте. Сугыш алдыннан туган, сугыш барышында туганнардан да бик сирәкләре исән. Аларның күбесе әтиләренең сугышка алынып та, «билгесез югалганнар» рәтенә кертелеп, «ил өчен корбан булганнар» исемлегенә кертелмәвенә сәерсенеп тә, аңлашылмавын да тоеп гомер сөрәләр. Балачакта парадлар күрсәтеп, хәзерге яшь буынга сугышны матур итеп күрсәтергә омтылу – бу бүгенге яшәешнең иң сәер гамәлләр дәвамы. Үз тарихыннан мәхрүм, туктаусыз болганган һәм таланган авыл малае буларак, хәзерге буынга уяурак булырга, кемлегеңне, кайда булуың һәм яшәвеңне тоеп яшәргә кирәклеген искәртәсе килә. Бу – һичкенә дә артык сүзләр түгел.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии