Хөкүмәт җитәкчеләренә ачык хат

Без – чоры балалары һәм аз пенсия алып яшәүчеләр. Иң аз пенсия алучылар, бәлки, бик күп тә түгелдер. Әй, арттыралар пенсияләрне. Кем файдасына? Күп пенсия алучылар өчен арта ул акча. Ә 4200 сум пенсия алучылар гомер буе мескеннәр алар. «Пенсиябез бигрәк аз бит», – дип авыз ачабыз икән, җавабы гади һәм кыска: «Сезнең эш хакыгыз аз, берни эшләтә алмыйбыз», – диләр. Ә ул эш хакы аз вакытта илне туйдырган авыл халкы, бигрәк тә терлекчеләр, механизаторлар, гомере буе акча күрмичә, көнне төнгә ялгап, тир түккәннәр. Ә аларның күп пенсиягә эш хаклары җитми шул. Гади халык, мәсәлән, тракторчыны гына алыйк. Ул гомере буе яхшы кием дә киеп яши алмады. Шул майга баткан эш киеме булды. Шахтерлар да шахтадан менгәч, юынып, өстенә чиста киемен киеп өенә кайткан. Ә авыл механизаторына кая үз көен көйләү? Ә хәзер иң рәнҗетелгәннәр шул мескеннәр. Инде алар гомер буе да интегеп яшәгән дип уйлый белүче юк.
Ә газета битләрен тутырып миллиардерларның фотоларын чыгаралар, кайсы иң күп акчалы миллиардер дип уздыра-уздыра язалар. Кайдан килгән ул акчалар? Аларда да шул ук ике аяк, ике кул бит. Ичмасам, ояла белсеннәр иде. Илне талап, чит ил банкларына тутырып бетерделәр дә әле тагын һаман хөкүмәтнең калдык-постыгына, ил Президенты булырга сугыша-сугыша тартышалар бит. Ул акча чире бик яман икән. Ходаем, шул иң аз пенсияләргә дә үрелә күрмәсеннәр дип дога кыласы гына кала. Бу рәнҗетелгән мескеннәр хакы дип тормаслар, Алла сакласын. Бер мәртәбә 4200 сум пенсия алучыларга күпмедер процент арттырып булмый микән? Бер бәхетсез гел бәхетсез була бит дөньяда дип яшиседер инде ул рәнҗетелгәннәргә. Гади кешегә җитә ул, әмма йөрәк әрни, күңел рәнҗи бит тегеләргә карап, синеке 150 сум артканда, башкаларныкы ничә йөз меңнәр арта.
Казанда иремнең ике сеңлесе яши. Олы сеңлесенең олы малае авылны яратты, гел кайтып йөрде. Берзаман урамнан йөгереп кайткан, өйгә керде дә абыйсына карап туктап калды. «Абый, син дә кеше төсле, чибәр дә икән бит», – дип аптырап калды. Абыйсы тракторчы булгач, аны бер дә чиста килеш күргәне булмаган, ахры. Ирем ничә еллар «Беларусь» тракторы белән барда ташыды. Спиртзавод будкасында көне-төне чират саклап, ничәшәр юл барда алып кайтты. Кая ул мескеннәргә чиста кием? Бар идеме соң ул вакытта хәзерге юллар? Менә шуңа да алар пенсия дә күрмәделәр, безнең өч авылга бер-ике генә тракторчы калды. Шул иң аз пенсияне дә ала алмадылар. Бер арттыру юк язмамда, Ходай шаһит. Ә инде теге бала урамнан кайтып, абыйсын күргәндә, ирем мунчадан чыгып ап-ак күлмәктән чәй эчеп утыра иде. Алар да шахтер кебек, хәтәрлеге дә бар, юлларда газап чигүләре аларның: трактор ватыла, көрттә, буранда кайта алмый кала.
Их, ачның хәлен тук белми шул. Ел әйләнә авыл кешесенә ялы да, бәйрәме дә юк иде бит аның. Әгәр җиңел эш булса, безгә калмас та иде ул. Иртүк сәгать 4тән торып кышын-җәен резин итек киеп фермага барабыз. Әйе, бер мескен гомер буе мескен инде ул.
«Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә,
Ярлы мескен җаны көйгәч,
Җиргә ятып су эчә», – дип җырлыйсы гына инде ул рәнҗетелгән иң аз пенсия алучыларга.
Адресым редакция өчен генә.
Мамадыш районы.

Батырлыкта – матурлык

Без – бәхетле буын. Күкләребез аяз, тыныч, җитеш тормышта яшибез. Меңьеллык тарихы булган Алабуга шәһәрен истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр бизи. Шуларның берсе – сугышта катнашып, күп авырлыкларны җиңәргә көч тапкан –Шәйхаттар Низаметдин улы Низамиев.
Саба районы, Зур Мишә авылында 6нчы бала булып туган малай 12-13 яшьтә үк хезмәт юлын башлый. Атлар карый, утын ташый, җир эшкәртә… 17 яшендә фронтка китә. Башта Мәскәүгә кадәр баралар, аннан Смоленскига. Анда аларны униформага киендереп, Тверь шәһәренә озаталар.
Тверьдә ул элемтәчеләр курсы уза. Җәй көне Калининград шәһәрендә элемтәче булып хезмәт итә. Үзе 50 килограмм гына булса да, аңа хезмәтендә 40 килограммлы электр кәтүкләрен дә ташырга туры килә, чөнки элемтәне өзәргә ярамый.
«Иң куркынычы – минага эләгү иде», – дип сөйли Шәйхаттар бабай. Берникадәр вакыттан соң, Шәйхаттар бабайны беренче Украина фронтына күчерәләр.
Берлинга кадәр барып җитә. Элемтәче булып хезмәт иткәнгә, сугыш бетүен иң беренчеләрдән булып ишетә. Шатлыклы хәбәрне командирына барып әйтә. Бер минут эчендә сугыш бетү хәбәрен барысы да ишетеп өлгерә. «Һавага атыш башланды», – дип исенә төшерде Шәйхаттар бабай. – Бу шатлыкны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде!» – дип, күзләрендәге яшен сөртеп ала.
Сугыш беткәннән соң да, Берлинда биш ел ярым хезмәт итә ул. 1947-1949 елларда үз авылына ялга кайткалый. Барлыгы җиде ел хезмәт итә.
Шуннан соң комбайнда эшли башлый. Үз эшен ялсыз, бик төгәл башкара. Төрле конференцияләрдә катнаша. «Атказанган колхозчы» исеменә лаек булгач, Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе килеп, мактау кәгазен тапшыра һәм түбәтәй бүләк итә.
1956 елда Саба районы, Юлбат авылы кызы Сабира апа белән гаилә коралар. Бердәнбер малайлары Инсаф туа.
1980 елда Сочига бара һәм ул анда Брежнев белән Черненконы очрата. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, эшләвен дәвам итә ветеран. Ипи пешерү цехында мичче һөнәрен үзләштерә.
Хәзерге вакытта Шәйхаттар бабай улы Инсаф, килене Сания белән бергә яши. Оныклары Зөлфия, Кадрия, оныкчыклары Айсылу, Камилла да янында. Ветеран бик матур итеп гармунда уйный, ә туганының улы Рашат Низамиев – язучы, күп китаплар авторы. Ул үз туганнары белән горурлана.
Без сыйныфыбыз белән ветеран бабай янына бик теләп барабыз, аның сөйләгәннәрен тыңлап, батырлыгына сокланып, онытылмаслык вакыйгаларны күз алдыннан уздырабыз.
Әйе, ветеран бабабыз тормышы – батырлык һәм матурлык үрнәге. Әнә шундый бөек кешеләребез үрнәгендә без батырлыкка омтылабыз, матур гамәлләр кылабыз, киләчәккә ныклы адымнар белән атлыйбыз. Озын гомерле, сау-сәламәт кенә булсыннар!
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре, 1нче гимназиянең
7нче сыйныф укучысы.

Комментарии