- 22.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бөек Ватан сугышы башлану белән 17дән алып 50 яшькә кадәр, ягъни 1891-1924 елларда туган кешеләр сугышка озатыла. Немец гаскәрләренең иң көчле чагында, басып алу нияте белән ажгырып алга барганда, илебезнең һәр карыш җирен саклап, ут эченә барып керүчеләр дә шулар була. «Хәтер китабы»на күз салсак, үлүчеләр дә, хәбәрсез югалучылар да шушы яшьтәгеләр. Алар хатыннарын – тол, балаларын ятим калдырып, илебез азатлыгы өчен гомерен бирә. Менә шул сугыш толлары турында язасым килә.
СУГЫШ ТОЛЛАРЫ
Совет хакимияте елларында сугыш толы статусы бар кешегә дә бирелми иде. Ире сугышта үлеп калган; иреннән калган балаларын ялгыз тәрбияләп үстергән; яңадан тормышка чыкмыйча, гомере буе үз иренә тугры булып тол яшәгән; сугыш вакытында авылда эшче яшендәге бердәнбер көч буларак, фронтны азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итеп торуда үз өлешен керткән хатын-кызларга гына шундый статус бирелде. Шушы таләпләрнең үтәлүен әледән-әле районга чакырып тикшереп торалар иде.
Сугыш толлары 20 чакрым ераклыктагы элеватордан капчыклар белән күтәреп чәчү орлыгы ташып, тубал белән чәчеп, кечкенә баласын басуга тартып барып, урак белән меңләгән гектар басуларны урып, инештән 40ар көянтә-чиләк су ташып, колхоз малларын эчертеп, асрап, фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торган, батырлыкларына һәйкәл куярлык аналар иде. Алар бу эшләрне бушлай, ягъни таякка эшләделәр. Шуның аркасында иң аз пенсия алып, бакыйлыкка күчтеләр. Чын сугыш толлары үлеп бетте. Алар фатир да сорамады, иреннән калган 20 кв. м лы өенә ата-анасы да, 5-6 баласы да сыйды. Алар үлеп беткәч кенә хөкүмәтебез пенсиясен дә арттырды, фатирлар да бирә башлады, ләкин сугыш вакытында изелгән, сәламәтлеген югалткан әниләр аны күрә алмады. Авылда 90 яшеннән узган берничә әбигә генә эләкте ул бәхет.
ЯҢА СУГЫШ ТОЛЛАРЫ
Район газетасын кулыма алсам, һәр санында диярлек «82-83 яшьлек сугыш толына фатир бирелде» дигән язмага тап булам. Ничек сугыш башланганда 10-11 яшьлек сабый булган кеше сугыш толы була дип аптыраган идем. Хәзер сугыш толы булу бик җиңел икән. Моның өчен түбәндәге шартлар куела:
1. Сугыш елларында 11-12 яшьлек кызчык булу.
2. Сугыш бетеп, илдә тыныч тормыш башлангач, 1947-48 елларда, сугыш барышында 17 яше тулып, 1944-45 елларда бераз сугышка катнашкан яки бөтенләй катнашмыйча, сугыштан соң армиядә 7 ел хезмәт иткән өчен Ельцин заманында сугыш ветераннарына тиңләштерелгән кешеләргә кияүгә чыгу.
3. 40-50 ел ире белән тигез тормыш кичергән, пар канат астында 4-5 бала үстергән, әтиләренең зур күләмле пенсиясенә балаларына югары белем биргән, ире белән бергәләп заман таләпләренә туры килә торган йортын салган, хуҗалыгын булдырган, ә ире үз өендә, йомшак түшәктә үз үлеме белән үлгән.
6. Сугышның бер авырлыгын да, зыянын да күрмәгән, яшүсмер вакытта бераз колхоз эшләрендә булышса да, аның өчен тыл ветераны буларак ташламалардан файдалана торган.
7. Күптән түгел генә үлгән сугыш ветераныннан тол калып, хәзер балалары тәрбиясендә яшәүче хатын-кызлар бүген фатирын да, бәйрәмнәрдә бүләген, 1 мең сум, 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчасын да алалар, «сугыш толы» дип аталалар. Ни өчен?
СУГЫШ ЯТИМНӘРЕ
Әтиләре киткәндә ана карынында яисә туып кына калган, әтисен бер тапкыр да күрмәгән, «әти» сүзен әйтмәгән, ата ышыгына сыенмаган, сугыштан ветераннар белән бер дәрәҗәдә зыян күргән сугыш ятимнәре игътибардан читтә кала. Игътибардан читтә кала дию дә дөрес булмас, чөнки Михаил Черепанов бу теманы күтәрә.
Хәер сорашып, черек бәрәңге, алабута ипие ашап җан саклаган; аягына, өс-башына булмаганга күрше авылга мәктәпкә йөри алмыйча, «5»кә генә укыса да, башлангыч белем белән калган; «уфалла» арбасына 7-8 яшьтән җигелеп, утын, печән ташып интеккән; 3 айлык балаларын ана сөтеннән мәхрүм итеп, әниләребезне айлар буена фронт өчен урман кисәргә җибәреп, анасын да юньләп күрмичә үскән ятимнәр ни өчен читкә кагыла?
Д.Медведевның телевизордан бер чыгышын тыңлаган идем: «Кайберәүләр, сугыш ветераннарына фатир бирергә соңга калдык, аларга фатир кирәкми, фатирлар сугыш турында тарих дәресләрендә генә ишеткән балаларга, оныкларга булды, диләр. Булсын, ата-анадан мирас калырга тиеш», – ди. Янындагылар гөрләтеп кул чапты. Ә әтиләре сугыш кырында ятып калган, әниләре таякка эшләгән сугыш ятимнәренә нинди мирас калды соң? Менә шундый гаделсезлекләр җитәкчеләргә хөрмәтне бетерә, халыкны митингларга чыгарга мәҗбүр итә. Ачу килмәслек тә түгел. «Хромая лошадь» клубында биегәндә үлгәннәрнең гаиләсенә – миллион ярым, ял итәргә барганда зыян күрсә, гаиләсенә миллион ярым бирелә. Ватанын саклап һәлак булганнарның гаиләсенә – әтиләре истәлегенә бер минутлык тынлык.
Бирмәсә, берсенә дә бирмәсен иде. Биргәч, тиешле кешесенә бирсен!
Каләмкаш.Кем ул сугыш толлары? ,

Комментарии