Авыру ата кемгә кирәк?

Авыру ата кемгә кирәк?

«Картаймыш көнемдә балаларым мине ихтирам итүче, миңа ярдәм кулы сузарга ашыгучылардан булсын». Һәр ата-ана да әнә шундый теләктә. Гомер буе балам дип кайгырып, алар өчен янып-көеп торган ата-ананың балалары һичшиксез аларга кирәк чакта ярдәмгә килер, дип уйласак та, тормышта ямьсезрәк күренешләр күбрәк икән. Узган атнада моңа тагын бер кат инандык.

Казанның 7нче шәһәр больницасының кабул итү бүлмәсендә дүрт көн кунган бабай бөтен Татарстанны тетрәндерде. Ник дисәң, дәвалану курсын тәмамлаган 66 яшьлек Рәшит абыйны туганнары да, балалары да алмага килмәгән. Рәшит абый – сәламәтлеге чикләнгән карт. Үз аягында йөрми, коляскада хәрәкәтләнә. Хәтере дә юк. 6нчы май көнне дәвалану курсын алып бетереп, балаларын көткән ул. Ни кызганыч, берәү дә аның янына ашыкмаган...

– Мин бу бабайны дус кызымның социаль челтәреннән күрдем. Ул: «7нче больницаның кабул итү бүлмәсендә инде 4нче көн олы яшьтәге бер бабай утыра, аны ташлап калдырганнар», – дип хәбәр иткән иде. Ике дә уйламыйча больницага киттем. Шаккаттым, – дип хәбәр итә үзенең «Инстаграм»* сәхифәсендә блогер Алия Хәлиуллова. – Рәшит бабай үзе турында күп нәрсә хәтерләми, ләкин аның балалары бар. Больница хезмәткәрләре аны монда кызы алып килде, дип хәбәр иттеләр. 6нчы май көнне алып китәбез, дип вәгъдә дә биргәннәр. Ни кызганыч, Рәшит абый 4 көн буе больницада балаларын көтеп утырган. Ашамаган, эчмәгән... Өстәвенә, бәдрәфкә дә йөри алмый бит ул! Шуңа күрә аннан сидек исе аңкый иде, – ди ул.

Медицина хезмәткәрләре бабай турында кайгырта: ашата, су бирә, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышалар. Тик Рәшит бабай йөрәге балалар җылысына мохтаҗ.

Алия бабайны приютка илтеп тапшыра. Аның балалары белән элемтәгә керергә тырыша, тик тырышлыгы бушка китә. «Иртән телефон трубкасын алып, әйтер сүземә колак салсалар, соңрак шалтыратуга бөтенләй игътибар итмәделәр. Телефоннарын алмадылар да», – ди блогер.

Соңрак билгеле булганча, бабай тумышы белән Ташкенттан. Казанга кайчан күченеп килгәнен хәтерләми икән. Блогер ире белән бабайны больницадан алып, Казанның «Приют человека» үзәгенә илтә. Биредә бабайны юындырып ашаталар, яшәр өчен махсус урын бүлеп бирәләр. Билгеле булганча, Казанның Бурхан Шаһиди урамындагы әлеге приютка мохтаҗ һәм авыр хәлдә калган кешеләр мөрәҗәгать итә. Аларның һәркайсына җылы ризык, кием, төн кунарга урын бирәләр, документларын торгызырга һәм туганнары белән элемтәгә керергә булышалар.

Рәшит абыйның да туганнары белән элемтәгә кергән «Приют человека» хезмәткәрләре. Тик берәү дә бабайны алып китәргә вәгъдә бирмәгән. Кайсының мөмкинлеге, кайсының бабай өчен урыны юк икән. Тик Рәшит абыйның Санкт-Петербургта яшәүче улы элемтәгә үзе кергән. Ул Рәшит абыйның урын өстенә калуы турында сөйләгән. «Аның кисәк кенә хәле киткән һәм ул бетонга егылган. Тәүлек буе аңсыз яткан. Чүп атарга чыккан күршеләре күреп, өенә күтәреп алып кергәннәр. Шуннан соң хәтере начарайган, хәзер күп нәрсәне хәтерләми. Ул мине тәрбияләүдә катнашмады. Аның турында әнидән генә сорашып тордым. Ул аек акылда вакытта, акча эшли алган чакта, барысы да әйбәт булган. Аннары эчүгә сабышкан. Тик барыбер дә аңа карата кешелекле мөнәсәбәт булырга тиештер. Кулымнан килгәнчә булышачакмын», – дип сөйләгән ул приют хезмәткәрләренә.

Тиздән бабайны медицина ярдәме күрсәтә торган дәүләт учреждениесенә күчерергә уйлыйлар. Бабайга ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый икән. Блогерлар Рәшит бабайга дип счет та ачкан. Бу акча приют эшчәнлеге һәм бабайның сәламәтлеген кайгырту өчен тотылачак.

Интернет киңлекләрендә бу хәбәр зур бәхәс уятты. Берәүләр бабайның балаларын яманласа, икенчеләр картның үзен гаепли. «Балаларын тәрбияләүдә катнашмаган ата – ата түгел инде ул», – диючеләр дә бар. Ни генә булмасын, ике көнлек дөньяда бер-береңә үпкә һәм ачу саклап яшәү урынлы түгел. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйк, ярдәм кулы сузарга ашыгыйк!

 *оешма экстремистик дип танылды һәм Русиядә тыелды

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии