Сыналган һәм сынган язмышлар

Узган ел замана чире таралудан куркып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы зур масштабта үткәрелмәде. Тик әле бу сугыш афәте турында, аның җиңүчеләре онытылды дигән сүз түгел.

Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңү якынайткан гүзәл затларга, кияүгә чыгар яшькә җитсә дә сөйгән ярлары яуда ятып калу сәбәпле, аларга тугрылык күрсәтеп, гомерләре буе ялгыз яшәгән кыз-әбиләргә багышлана.

Бөек Ватан сугышында туган илләрен саклап ике миллион чамасы (төгәл санын кем белә икән?..) хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән артыгы – Татарстаннан. Бу санга әле фронтның алгы сызыгында булган зенитчылар, шәфкать туташлары, элемтәчеләр һәм сугышка турыдан-туры катнашы булганнар гына керә. Тылда хезмәт куючыларның, авыл хуҗалыгында булсынмы ул, әллә заводлардамы, 75 процентын хатын-кыз тәшкил иткән. Сүзләремне раслап, бер рәсми сан китерәм: 1944нче елда Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә 83600 (54 процент) хатын-кыз эшли.

Җәйнең иң матур, шул ук вакытта иң кыска төннәренең берсендә, сандугачлар сайрар иртәдә халыкка «Сугыш башланган» дигән шомлы хәбәр килеп ирешә. Аякка гына басып килгән Советлар Союзы өчен бу яңалык һич көтелмәгән була. Чөнки күпләр ике ил арасында булган тынычлык турындагы килешүгә ышана. Әле кичтән генә кемдер сөйгән ярлары белән бергә булырга сүз куешкан, яшь гаиләләр башка чыгарга җыенган, ә кайберләре тупырдап торган бәби алып кайтырга планлаштырган иде. Берничә сәгать эчендә шушы ике сүз бар планнарны, матур хыялларны җимереп ташлый. Болыннарда шаулап печән, басуларда гөрләп иген үсеп кала. Авылның типсә тимер өзәрдәй егәрле ир-атлары сугышка китә. Алар телләре белән әйтмәсә дә, күңелләре белән сизә: күбесе гаиләсен, туган якларын соңгы күрә, сөйгән ярларын соңгы мәртәбә кочагына ала.

Моңа кадәр берәүнең гаилә җылысын саклаучы, балаларының әнисе, пар канаты булган йомшак күңелле гүзәл затлар тормыш арбасына җигелә. Булмаган ир-атны каян аласы? Аларны көтеп басуда игенне кар астында калдырыргамы? Эшче көчләр җитми дип, шәһәрләрдә заводларны туктатыргамы? Бер икеләнүләрсез, хатын-кызлар кыска сроклы курсларда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә, металл белән эшләргә өйрәнә. Аеруча кыюлары фронтка ашкына…

Фронтта үлем белән күзгә-күз очраша, яралана, әсирлеккә төшеп, мәсхәрәләүләргә дучар була. Нинди генә матур сүзләр язылса да, алар кичергәнне, ниләр күргәнне берәү дә тасвирлап бирә алмас…

Ә тылда елый-елый, ярым ач килеш үзләре җигелеп җир сукалау, өйләренә газиз балалары, картаеп ярдәмгә мохтаҗ булган әниләре янына кайта алмыйча, тәүлегенә уникешәр-ундүртәр сәгать эшләгән гүзәл затларыбыз кичерешләрен сурәтләп бирер өчен каян гына сүзләр аласы…

Өсләрендә ямау өстендә ямау булган киемнәре белән кышкы салкында окоп казучы, урман кисүче кызлар туңып өшегән кулларын елый-елый җылытырга тырышканны бүгенге буынга җиткерер өчен нинди чара табасы…

Кредитлар ала-ала, зур чыгымнар тотып купшы туйлар үткәргән, ә аннан озак та тормый аерылышкан яшьләр гомере буе назга сусап яшәгән кыз-әбиләр кичерешләрен, сугыш кырларында ятып калган сөйгән ярларын көтеп гомерен үткәргән тол хатыннарны аңлармы?

«Ипи ашамыйм мин. Ипи тазарта» дип, газиз ипекәйгә борын җыерып карап, шул чорда ачка тилмергән, бер кабарлык икмәк булмаганга кара гүргә кергәннәрнең рухын рәнҗетмик.

Бу язмамда кайбер гүзәл затларны телгә алсам, башкаларының рухлары рәнҗеп калыр кебек. Шуңа күрә аларның барысын да рәхмәт сүзләре белән искә алыйк.

Сугыш безнең илебезгә авыр яралар, күп югалтулар алып килде. Безнең илдә кайгы күрмәгән өй, гаиләне, әтисен яки әнисен, улын йә кызын, абыйсын йә апасын, дустын югалтмаган кешене табу бик авыр. Җиңү безгә бик кыйбатка төште. Шуңа күрә без бу көннәр, геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел.

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии