Тормыш сукмакларын үткәндә

Русия коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов ТНВ телеканалыннан ясаган чыгышында сугыш чоры балаларына хәер-фатиха бирергә кирәклеге турында берничә мәртәбә хөкүмәт җитәкчеләренең исенә төшереп карады. Ни кызганыч, бу мөрәҗәгать гади халыктан башка беркемне дә кызыксындырмады.

Без, Советлар Союзының миллионлаган 9-13 яшьлек малайлары һәм кызлары, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көчебезне куеп, җиңү көнен якынайту өчен тырыштык. Әти, абый, аналарыбыз сугыш кырында фашистларга каршы көрәшсәләр, без тылда хезмәт куйдык. Тик нигәдер бүген хөрмәтле депутатларыбыз аркасында бу турыда оныта баралар: «тыл ветераны» төшенчәсен 14 яшьтән узган сугыш чоры балаларына бирергә кирәк дигән сүзләргә дә каршы киләләр бит. Ил иреге өчен көч куйган яшь патриотларга бәя шушы була инде бездә! Һәр ел саен Бөек Җиңү дип, зурлап митинглар, тамашалар оештыралар. Андый зур акчалар чыгарганчы, сугыш елы балаларына бераз гына ярдәм күрсәтсәләр яхшы булыр иде дә бит, тот капчыгыңны!

Миңа сугыш ачысын кече яшьтән үк татырга туры килде, шуңа да бу елларда күргәннәрем мәңге онытылмас. Язучы булсам, бик калын роман да язып булыр иде, бәлки. Әтием һәм якын туганнарым яу кырына таралгач, мин әнием Маһибәдәр белән колхозда ат караучы хезмәтен башкардым. Тәкәнеш районы Ишки авылын (хәзерге Мамадыш районы) икегә бүлеп, ике колхоз ясадылар: берсе – «Маршал Жуков», без эшләгәне «1Май» исемен йөртә иде. Биредә 70ләп ат була, аларны карап, ашатып торабыз, ай саен ике-өчен военкоматка илтеп тапшыра идек. Әле 9 яшен генә тутырып килгән икенче класс малаена бу бик авыр хезмәт иде. Бигрәк тә кыш айларында.

Атларга кыш көне җылы су гына эчертергә кирәк. Әни, ат җигеп, үрәчәсез чанага куелган мичкә белән авыл уртасындагы инештән су ташый, аннары мал өендәге зур казанга салып җылыта. Мин исә шул суны чиләкләп атлар сараена алып барам. Көн саен 230-250 чиләк. Бөтен авырлык ул түгел: утын чи, ә кабызырга шырпы юк. Өйдән утлы күмер алып килеп, бик азаплана идек. Кабынгач янә сүнгән вакытлары да булмады түгел, түздек. Утын бетеп, колхоз рәисе Фәлах Насыйбуллин урманга җибәргәч тә, гыйнвар аеның иң салкын көннәре дип тормыйча, юлга кузгалабыз. Аякларда оекбаш та, өстә сәләмә генә бишмәт, аның да җиңнәре борыннан аккан суны сөртә-сөртә, бозга катып беткән булыр. Баштан узганнар күп булса да, бер вакыйганы мәңге исемнән чыгармам.

Ике атны җигеп, урманга кузгалдык. Агач көрәкләр белән юлны ачып, атларны әрдәнә янына китердек тә утын төяргә тотындык. Бераздан атлар пошкыра, көйсезләнә башлады. Утынны бәйләп, юлга чыктык. Кышкы көн бик кыска була бит – ул арада караңгы төште. Урманнан чыгып, 2-3 чакрым үткәч, алдагы атта баручы әни: «Улым, артыңа карама!» – ди. Ничек карамыйсың инде, борылып карадым. Минем арттан тана кадәр ике бүре килә иде.

Элек йорт тулы бала, аларны ашатырга, эчертергә акча юк. Без эштә вакытта кечкенә сеңлем Хурия дә көннәр буе берүзе караңгы салкын өйдә утыра иде. Бик бәхетле шул хәзерге балалар! Менә бу рәхәт тормышларны булдыруда сугыш чоры балаларының да зур өлеш кертүләре турында белсеннәр иде дә бит… Ә беләләрме соң?

Язгы кыр эшләрендә бабайлар белән тубал асып, чәчү чәчтек, сыерлар җигеп, басуда җир эшкәрттек. Җәй буе авыл артындагы Аракы елгасы дип аталган болында төннәрен ат көтүе көтә идем. 1944нче елның язына атларны язгы кыр эшләренә кадәр ялга туктаттылар. Чәчүлек орлыгының бер бөртеген дә калдырмыйча хөкүмәткә тапшырганнар иде. Шуны Ишкидән 50 км ераклыктагы Кукмара тимер юлы станциясендәге элеватордан җәяүләп ташыттылар. Бер мизгел һич тә онытылмый.

Кукмара-Тәкәнеш арасындагы Янил дигән авылга җитәрәк, шаулап торган язгы ташкын юлдагы күперне алып киткән. Җәяүлеләр өчен агач сайгаклар гына әмәлләп куйганнар. Бер төркем хатын-кыз һәм яшүсмерләр сайгак буйлап чыкканда, ул ычкынып китте һәм без аркага күтәргән чәчүлек орлыклары белән бергә язгы ташкынга чумдык.

1949нчы елда атларым белән хушлашып, Мамадыш педагогия училищесына укырга киттем. 4 ел буе атнага бер тапкыр азык-төлек алып китү нияте белән 35 чакрым кайта идем. 1953-55нче елларда Удмуртиянең педагогика институтында укыганнан соң, армиягә киттем. Владивостоктан ерак булмаган Русский островта хезмәт итәргә туры килде. Аннан кайткач, КДУда укыдым. Университетны тәмамлагач, Казанда калырга да була иде, ләкин мин Мамадыш районының Ишки авылында 850 бала укый торган сигезьеллык мәктәптә 55 ел химия дәресләре укыттым.

Университетта укыганда бу хакта газеталарга язгалый идем. Бу вакыйгалар үлемсез вакыйгалар бит. Бүген дә яшь буын сугыш елы балалары тормышын белсен, гыйбрәт алсын иде.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии