- 22.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сугыш чорында халыкның күргән авырлыгын әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Бүгенге халыкка әйтсәң, күбесе ышанмый да. Үзәккә үткән түләүләр, натуралата ит, сөт (сөтең булмаса, май белән түлә!), йомырка, йон салымнары… Тилмереп булдырган әйбереңне балаларың авызыннан өзеп, дәүләткә бер тиенсез илтеп биреп кара әле син! Моны бит хәзер күз алдына да китерүе кыен.
Элеккеге чор кешеләре шулай иза чигеп үсеп, нужа күреп яшәгәнгәме, бик мәрхәмәтле, туганнарына, әти-әниләренә бик игелекле булды. Үзе авырлык күргән генә башкаларның хәсрәтен аңлый белә бит ул.
Мин генә түгел, бөтен авылыбыз белән хөрмәт иткән сугыш ветераны Шәүкәт абый белән аның әнисенә төшкән авырлыкларны да язып кына бетерерлек түгел. Беренче Бөтендөнья сугышында да катнашкан Хисаметдин агай да, Шәүкәт, аның ике энесе дә – бар да фронтта. Әниләре янында тагын ике сабый.
1942нче елда 49нчы армия гаскәрләре Сталингард янында авыр оборона сугышлары алып бара. Артиллеристлар Кызыл Армиянең элитасы санала. Аларга 900 грамм ипи һәм юк ителгән танк өчен 500 сум акча түләнә. Ул акчаны кулга бирмичә, оборона фондына, дип, сугышчылардан кул куйдыралар. Шәүкәт кул куймый. «Мин оборона фонды өчен түләдем инде», – дип, акчасын әнисенә җибәрә. Ләкин акча югала. «Мин синең белән ничек эш итәсен белермен», – дип мыгырдана командир. Кулак калдыгы дип мыскыллый әле.
Әнисе Кафияттәйгә ике хат яза солдат: бераз акча салган идем, алдыңмы? Ике тапкырында да: «Юк, улым, акчаңны алмадым», – дигән җавап килә.
«Өеңнән хат язалармы соң? Анда бар да тәртиптәме?» – дип кызыксына берсендә полковник. Шәүкәт сөйләп бирә: «Бик зур салым салганнар, түли алырлык түгел»… Эш зурга китә. «Особый отдел»дан Ютазының НКВДсына шалтыраталар. Үзенә түли алмаслык салым салучыны йолып алып калыр өчен Кәфия апага күз яшьләре белән ялынырга туры килә. Берзаман Шәүкәткә сөенечле хат килә – салымны шактый киметкәннәр. Ләкин Кәфия апага улы Шәүкәтне кабат күрергә дә, аның тормышына куанып яшәргә дә насыйп булмый шул… Яшьли дөнья куя ана.
Сугышлар кичеп, меңнәрчә үлемнәр күреп кайткан солдатның әнисе каберенә канлы яшьләре тама: «Көтеп җиткерә алмадыңмыни, әни?»
Шәүкәт абый авылның иң хөрмәтле кешесе булып яшәп, үз үрнәгендә балаларын да укымышлы, тәртипле итеп тәрбияләде. Аның балаларына кабатлый торган бер сүзе бар иде: «Сез яхшы булсагыз, мин – яхшы. Сез начар булсагыз, мин – начар». Чын педагогларча фикер йөртә иде шул ул.
Шәүкәт абыйның хатыны Асия апа да гомере буе аз комплектлы мәктәптә балалар укытты. Үзе укыткан һәр баланың икенче әнисе кебек булды ул. Шәүкәт абыйга да, Асия апага бик зур рәхмәт. Урыннары оҗмахта булсын.
Рәсимә ФӘРРАХОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
РЕДАКЦИЯДӘН. Шәүкәт абый Гыймаев турында гәҗитебезнең 16нчы санында (18 апрель, 2018 ел) язма басылган иде. Анда язма героеның фотосы дөрес бирелмәгән. Укучыларыбыздан, Шәүкәт абыйның туганнарыннан, автордан, Яркәевләрдән гафу үтенәбез.

Комментарии