Кайда икән сезнең каберләр?

Кайда икән сезнең каберләр?

Күз яшемә буылып искә алам,

Яуга киткән газиз туганнар.

Ватан өчен сугыш кырларында,

Чит җирләрдә туфрак булганнар.

Хатлар аша шул чорларга кайтам,

Фашист белмәс кеше кадерен.

Искә алган чакта чәчкә куяр идем,

Кайда икән синең каберең?

В.И. Галимова

Бөек Ватан сугышы тынганга 75 ел үтеп китте. Сугыш кайтавазы ерагайган саен ут эченнән исән кайткан ветераннар сафы сирәгәя бара. Мөслим районы Яңа Сәет авылында сугышта булган батырларны күреп белгән кешеләребез бар әле. Шуларның берсе – тыл ветераны, шактый күп медальләргә, «Рәхмәт хатлары»на лаеклы Мансурова Бибизанә апа.

Авыр еллар сабый күңеленә бик нык уелып калган, күрәсен, Бибизанә апа бу көннәрне күз яшьләре белән искә ала. Сугыш башланганда аңа 10 гына яшь булса да, буем булганга урман кисәргә алып киттеләр, ди Бибизанә апа.

Ул вакыттагы ачлык, ялангачлыкны сүз белән сөйләп бетерерлек түгел. Рәхимсез сугыш җиле кагылмаган бер генә ишек тә булмагандыр ул елларда. Урман куенына сыенып утырган Яңа Сәет авылы 218 өрлектәй ир-егетен ут эченә озата. Кызганыч, шуларның 86сына исән кайту насыйп булмый. Абыйлары Мансуров Гайнетдин, Мансуров Хәерлегабидинның соңы килгән хатын күз карасы кебек саклый Бибизанә апа.

Күршеләренә – сигез балалы Гиззәтуллин Гыйздулла улларына: 1921нче елгы Әснәфкә, 1924нче елгы Шәйхелгыйлемгә бер-бер артлы повестка китереп тоттыралар. Бу вакытта гаилә башлыгы – әтиләре вафат була.

Гиззәтуллин Әснәф турында истәлекләр бик аз сакланган. Сугышка хәтле аның күрше Симәк авылыннан ат белән почта ташыганы, соңрак бригадир булып эшләгәне билгеле. Сержантлыкка укып сугышка китә, 1943нче елның 21нче августында, баш түбәсенә снаряд тиеп яралана. 24нче хәрби кыр госпиталендә авыр ярадан өч көн аңына килми вафат була. Аны Волгоград өлкәсенең бер авылында «Туганнар каберлегендә» җирлиләр.

Шәйхелгыйлем Гиззәтуллин 43нче гвардия дивизиясендә 121нче гвардия полкында Латвиянең баш шәһәре Рига өчен булган сугышларда катнаша. Күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнә, шулар арасында III дәрәҗә Дан Ордены да бар. 1945нче елның 19нчы мартында танк астында граната шартлатып һәлак була.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк: 1943нче елның8нче ноябрендә Белоруссиянең Югары Шура Президиумы Дан Ордены турында Боерык игълан итә. Аның 3 дәрәҗәсе бар. Бу орден Кызыл Армия составындагы рядовойларга һәм сержантларга, ә авиациядә кече лейтенантларга зур шәхси батырлыклары өчен бирелә.

Сугышлар тынып, илдә тынычлык урнашкач, авыл мәдәният йортына барлык Яңа Сәет халкын җыялар. Сугышта ике улын югалткан Гиззәтуллина Мөнәздаһә апага, улларының соңгы бүләге итеп, орден тапшыралар. Ананың үзенә «Сугыш ветераны» исеме бирелә. Бала шатлыгы-кайгысы бер ана башына: өйләрендә янгын чыгып, бер кызы янып үлә, документлар да яна, орден исә сакланып кала.

«Дөнья түгәрәк» дигәннән, Яңа Сәет егетләре, бер-берсенә терәлеп яшәгән күрше малайлар Гиззәтуллин Шәйхелгыйлем белән Мансуров Хәерлегабидин Латвиядә күзгә-күз күрешәләр. Сөйләшергә җай булмый. 1944нче елның 17нче августында Мансуров Хәерлегабидин соңы хатында Гиззәтуллин Шәйхелгыйлем турында сорап яза. Үзе шул ук көнне минага эләгеп, һәлак була.

Сугыш давылы тынганга инде бик күп еллар узды. Яу кырында чәчәк кебек яшь гомерләрен ил азатлыгы өчен җанын биргән батырларыбызны, искә алырдай кешеләр, яшьләргә җиткереп торучы өлкәннәребез бар. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

Яңа Сәет китапханәчесе В.И. ГАЛИМОВА

Мөслим районы

Комментарии