Илне без – чабаталы сугыш балалары төзедек

Хәзер көн дә бәйрәм. Халык эшләп тапкан акчалар чыдасын гына. Гади кешегә ул бәйрәмнәр кирәкме соң?

Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. Сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр. Ветераннар инде андый бүләкләрне әллә ничә елдан бирле ала. 1945нче елның ахырында гына хезмәткә алынучыларына да 93әр яшь. Ә чын батырлар күптән Җир куенында. Бу бәйрәмнәр түрәләр кесәсен калынайту өчен генә.

Минем әти сугышка 1941нче елның 13нче декабрендә китеп, 1945нче елга кадәр була. Берничә тапкыр каты яралана. Сугыштан кайткач, колхозның иң авыр эшләрендә бер таякка эшләп, пенсиягә чыккан әтинең тууына 2020нче елның 13нче февралендә 119 ел булды.

Әтиләре исән кайтканнар бик иркен, ачлык күрми үсте, дип язучылар бар. Без исә черек бәрәңгедән башлап, ашарга яраклы барлык үләнне ашадык. Мин берсендә су буенда үскән тилебәрән орлыгын рәхәтләнеп ашаганмын. Аның бик баллы булып, авызны киптерүен хәтерлим. Аннары айдан артык тилереп саташып ятканмын. Бәйләп китәләр икән. Инәкәй көн дә, үлә, дип, догалар укыган. Эчәсем килеп, катык сораганмын. Күршеләр керткән. Азаккы ризыгы дип уйлаганнар. Инәки «Ясин» чыгып, өч көн узгач, берни булмагандай йөгереп киткәнмен.

Сугыш ветераны дип тормадылар, авыл җитәкчеләре әтине дини булганы өчен, «беспартийный» дип, төрлечә кимсеттеләр. Бозавың яки казың колхоз басуына ялгыш керсә, безне шул бозау белән бергә ябып куялар иде. Урманнан берәр кочак чыбык-чабык алып кайтуыңны күреп калсалар, утыныңны сельсовет миченә ягарга дип алып чыгып китәләр. Мәктәпкә киеп барырга кием-салым, язарга дәфтәр-каләм юк. Мисалларны кар өстенә язып чишкән чаклар да булды. Әтиләре сугыштан кайтмаучыларга мәктәп бераз дәфтәр-каләм белән ярдәм иткәләде әле ул. Яхшы укысаң, чирек ахырында бер дәфтәр, бер каләм белән бүләклиләр. Күрәсең, мәктәп директорының тырышлыгы булгандыр. Авылдагы мәктәп 7 еллык кына. Урта белемне күрше авылга барып аласы. Тик анда йөрер өчен өс-баш кирәк. Ә аны каян аласың? Аннары укуы да түләүле, 150 сум. Әти бер таякка эшли. Мине ФЗОга да алмадылар, вербовка белән эшкә китәргә яшем җитми. Әти сыерны, хезмәт көненә түләгән игеннәрне сатып, таралырга торган салам түбәле өйне ныгытырга тырыша. Кайда ул миңа 150 сум?! «Ник сугыш кырында ятып калмадым икән? Хет сез бушлай укыр идегез», – дип өзгәләнә иде.

Кышкы каникул вакытларында Уруссу тимер юлында бераз кар көри торган идем. Элек кар күп ява иде, ә эттерергә техника юк. Шулай берсендә Чишмә станциясендә «Строймонтаж» конторы эшчеләр җыя икән дигәне колакка чалынып калды. Беркөнне өйдәгеләргә бер сүз әйтми генә, күмердән бушаган бер вагонга кереп утырып, Чишмә станциясенә юл тоттым. Акча юк, җылы вагонда бара алмыйсың. Чишмәгә иртән бик вакытлы килеп төшкәнмен. Теге контораны эзләп таптым. Җитәкчеләр миңа – кара күмергә баткан чабаталы «пәри кызы»на карап елмаештылар. Монда юлларга капиталь ремонт бара. Техника, эшчеләр җитешми. Тиз арада иске юлны сүтеп алып, яңасын куеп өлгерергә кирәк. Поездлар йөреп тора, берсе китеп, икенчесе килеп җиткәнче өлгерү өчен ут кебек җитезлек кирәк. 2 кыз бер вагон гравий бушатырга куела, 1 малай белән 1 кызга бер вагон шпал бушатасы. Куллар кабарып чыга, эш киеме, бияләйләр тетелеп бетә. Вагоннарда яшибез. Гаиләле эшчеләр дә, ясле дә, кибет тә шунда. Тәм-томга акча тоту юк, ипи алырга өлгерсәң, һәр вокзалда кайнар су бар. Ният – әз-мәз акча эшләп, кием алырга да укырга керергә. Укырга дигән дәрт белән өйгә катсам, сельсоветтан килеп, 7 сутый бәрәңге бакчасын кисеп киткәннәр. Имеш, фермага эшкә җибәрмәс өчен, әти мине юри качырган. Таралырга торган өйдә әле ике яшь бала, сеңелләр утыра. Апаларның үз тормышы. Менә шулай мыскылладылар әтине. Булган акчаларымны әтигә биреп, тагын киттем «Строймонтаж» конторасына. Шунда озак еллар эшләргә туры килде.

Мин – сугыш чоры баласы. Сугыштан соңгы илне төзекләндерер, шәһәрләр, йортлар, күперләр, заводлар салыр өчен ничә милләт баласы күп вакыт рәхмәткә эшләп, суык вагоннарда яшәп, учакта үлән чәе кайнатып эчеп, салам түшәкләрдә йоклады. Мин эшләгән оешма гына да Уфадан алып, Кинельгә чаклы күпме юллар төзекләндерде. Туймазыда да юллар салдык, җир астыннан тоннельләр казыдык. 17-18 яшьләремдә юл төзүнең бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп бетергән идем инде. Рельсны кул пычкысы белән кисеп, юлны озынайту, уровень белән үлчәп, күтәртү, тигезләү, светофорларны урнаштыру эшләрен белсәм дә, белем җитмәве үзен сиздерә. Кичләрен уку сирәк эләгә. Гел юлда. Аякта кирза итек, өстә фуфайка, юка чалбар, башта колакчын бүрек. Бар байлык кечкенә дипломатта. Ә ничек тату идек! Берәребез тәмле әйбер пешерсә, барыбызга да җитә иде. Бигрәк тә Хрущев заманында, кибетләрдә бер әйбер дә юк, ялгызларга талон бирмиләр. Ашханәгә барасың – борчак шулпасы, кукуруз ипие, кесәл. Эшлә шуның белән! Авылда ашарга бәрәңге булса, төзелештә аны каян аласың?

Ельцин заманында да яшәве рәхәт булмады. Авырлыгы безгә – сугыш чоры балаларына төште. Еллар буена җыйган бар мөлкәт бер төн эчендә 1 тиенгә калды. Пенсияне дүртәр ай көтә идек. Кибетләр кабат буш.

Русиядә сугыш чоры балаларын да искә алучы төбәкләр бар. Безнең Татарстан түрәләре генә ваемсыз. Без дә аз гына калып барабыз, түрәләр уянсыннар иде инде. Безнең балачакта, үсмер чакта эшләгән елларны хезмәт стажына да кертмәделәр бит.

Рәйсә ЛОКМАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии