60 ел бергә

60 ел бергә

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Азнакай районы Татшуган авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бар. Шуларның берсе – Җәмлиха һәм Кыяметдин Зәкиевлар 15нче февральдә бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләп үтте.

1936нчы елның 4нче мартында Кыяметдин Әхмәтзәки улы Зәкиев Татшуган авылында өч балалы гаиләдә беренче булып дөньяга килә. Әтиләре 43нче елның башыннан Бөек Ватан сугышына китә. Озак та үтми әтисенең хатлары артыннан кайгы хәбәре килә: хәбәрсез югалган. Дөньяның барлык авырлыгы, өч баланы аякка бастыру, авыру әбине карау әнисенең җилкәсенә төшә. Балалыктан иртә чыгарга туры килә Кыяметдин абыйга. Әнисенең, Азат энесенең, Суфия сеңлесенең олы таянычы була ул. 1955-1958нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Бәхетен читтән эзләми – киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет. 1959нчы елда ат җигеп колхоз эшенә чыга. Күрше Шуганка совхозына эшкә яшь кызлар килә. Шунда Кыяметдин абый Сарман районының Сарайлы авылы кызы Җәмлиханы гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый.

1960нчы елның 15нче февралендә алар тормышларын бергә бәйли. Шул елны энесе Азат Кавказ ягында хәрби хезмәтен тутырып, кайтырына 1 атна калгач, юл һәлакәтенә очрап вафат була. Кыяметдин абый аны шунда җирләп кайта. Кайгыларын ул эш белән баса. Берсендә шулай райком секретаре Хәмидуллин килгәч, бакчачылык буенча укырга теләвен әйтә. Шул ук елның октябрь аенда укырга китә. Укуын тәмамлап кайткач, Татшуган авылында 12 гектарлы алма бакчасы булдыра. 2000-3000 төп алмагач, карлыган, крыжовник куаклары утырта. Кыяр, помидорлар үстерә. Өлгергән алмаларны бригада апалары белән җыеп, совхозга илтеп тапшыра торган була. 20 ел вакыт шулай үтә дә китә. Колхоз алма бакчасын бетереп, умарталык ясый. Үз куллары белән утырткан алмагачларын тамыры белән йолкып атуны Кыяметдин абый бик авыр кичерә.

Ярый янында сердәшчесе, аны аңлаучы хатыны була. Бербөтен булып яшәгәндә генә тормыш авырлыкларына каршы торып булуын аңлый алар. Җәмлиха апа Татшуган авылына килен булып төшкәч, бер дә сынатмыйча яши. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Шулай бервакыт бригадир дуңгыз фермасына эшкә әйтә аңа. «И барасым килми шул фермага. Кайттым да кайнанам Газизә әнигә әйттем. Бригадир эшкә әйтергә килгәч, кайнанам: «Юк, бармый, йөрми дуңгыз карап, башка эш бетмәс», – дип, бригадирга әйтеп чыгара», – дип искә ала Җәмлиха апа. Аннары мәктәптә җыештыручы булып эшкә урнаша. Бу эшкә колхоз басуларында кишер, чөгендер үстерү дә өстәлә. Ул чактагы татлы тамыр үстерүнең никадәр көч таләп итүен авылда яшәгән һәркем беләдер. Кешеләрнең балалары ярдәм итә, ә Җәмлиха апа берүзе. Язмышлар шулай язгандыр инде: аларга үз балаларын тәрбияләп үстерергә насыйп булмый. Моның өчен Ходайдан сабырлык кына сорыйсы кала. Ләкин Кыяметдин абый югалып калмый: «Суфия сеңлемнең балаларын тәрбияләшербез», – дип, Җәмлиха апа белән киңәшләшә. Җәмлиха апа сөенеп риза була. Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башына килә: 44 яшендә сеңлесе Суфия 4 бала белән тол кала. Ике гаилә бер булып, балаларны миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел итеп тәрбияләүгә бар көчләрен куя.

2010нчы ел кабат кайгы алып килә: 67 яшендә Суфия сеңлесе йөрәк авыруыннан вафат була. Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрә алар. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр. Без белә-белгәннән бирле абыебыз белән апабыз дин юлында. Безне – Суфия балаларын олы тормыш юлына бастырдылар. Аларның барысы да үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып тормыш көтә. Бүген инде онык- оныкчыклары уңышлар белән сөендереп торалар.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Абый-апа, әткәй-әнкәй барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Кадерлеләребез! Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы елларда да Хак Тәгалә сезне саулыктан аермасын, мул-имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә, сау-сәламәт, бәхетле көннәрне шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә безнең – балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез.

Иң изге теләкләр белән,

Гөлфия-Фирдәвис, Гөлдания, Нурсинә-Фәрит,

Нәсим-Гөлчәчәк һәм оныклары

Комментарии