«Ирем бар бит минем!»

«Ирем бар бит минем!»

Хатын-кызны көчсез зат, диләр. Күңеле нечкә булганга, «тик торганнан» елап җибәргәнгә, таулар күчерердәй куәте булмаганга шулай диләрдер. Ләкин Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиева белән танышканнан соң, хатын-кыз көченең нәрсәдә булуына төшендем. Олы йөрәкле, сабыр, кайгыртучан булырга кирәк. Бу сыйфатлар җиңеп булмастай тормыш сынауларын сындырып, бәхетле киләчәккә алып бара икән.

ҺӘЛАКӘТТӘН СОҢ КИЛГӘН ГАРИПЛЕК

Кеше турында үзеннән дә күбрәк күзләре сөйли. Надия апаның күзләре яшәү дәрте белән тулы. Сагыш та юк аларда, кайгы да юк – бары тик шатлык очкыннары гына. Югыйсә, тормыш берничә мәртәбә үтеп чыга алмастай таш-кыялар арасында калдырган бит бу ханымны. Җиңеп чыгар көчне кайдан алган, дип аптырарсың.

– Кечкенәдән әни «мин» дип түгел, «Аллаһы Тәгалә» дип яшәргә өйрәтте. Авыр вакытларымда да үз көчемә түгел, аның ярдәменә таяндым. Шуңа бәхетле яшим дә, – дип башлады ул сүзен.

Кияүгә 19 яшендә чыккан ул. Фәргать исемле егетнең холкын да, төс-битен дә бик үз иткән шул Надия апа. Яшьләр кайда таныша инде? Клубта, билгеле. Матур гына очрашып йөргәч, бер елдан соң өйләнешеп тә куялар.

– 19 яшьтә яратуның нәрсә икәнен кайдан аңлыйсың инде, тора-тора гына белә башлыйсың икән аны. Менә хәзер, 30 ел бергә яшәгәннән соң, бигрәк тә якынаеп киттек ирем белән. Фәргать холкы белән басынкы, ә мин ут. Мин күп сөйлим, ул аз сөйләшә. Кыска гына итеп әйткәндә, бер-беребезне тулыландырып торабыз, чиләгенә күрә капкачы, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде аны, сеңлем. Безнең якта ирнең ата-анасына әни, әти дип эндәшәләр, ә мин әнкәй, әткәй дип әйтә идем. Әнкәй бик әйбәт кеше иде. Ләкин аның белән бик аз торып калдык. Астмадан үлеп китте. Үз кызы булмагангамы, бик яратты мине. Авылдашларның сөйләгәннәре бер дә истән чыкмый. Кибеткә төшеп: «Надиягә яраклы әйбер алып кайтсаң, миңа калдыр», – дип, кибетчене кисәтеп куя икән.

Тормыш әнә шулай талгын гына алга таба дәвам иткән. Фәргать абый шофер, Надия апа китапханәче булып эшләгән. Соңрак, тырышлыгын күреп, җаваплырак эшләр дә тәкъдим итә башлаганнар аңа. Склад мөдире итеп куйганнар. Авылдашлары өчен үрнәк һәм ярдәмчел гаилә булган Сәфәргалиевләр. Ләкин тормыш касәләренең бер чите кителеп торган. Әңгәмәдәшем хатирәләре белән болай дип уртаклашты:

– Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Һәрбер хатын-кызның яраткан хатын, сөекле әни булып, балалар табып, бала шатлыгы белән шатланып, балаңның беренче авазын ишетеп, күкрәк сөтеңне имезеп, беренче адымнарын күреп яшисе киләдер. Әткәй белән әнкәйнең оныклар сөясе килгәндә, язмыш безне бу яктан сынады – балаларыбыз булмады. Сабырлыгым сынган чакларда, әнием: «Кызым, сабыр бул, сабыр төбе – сары алтын, кеше бәхетенә кеше керми, тормышыгыз җитеш, матур, Аллаһы Тәгалә тигезлегегездән аермасын», – дия иде.

Әнисе теләгән сабырлык чынлап та бик кирәк була Надия Сәфәргалиевага. 2001нче елның чәчәкле җәе. Әле күптән түгел генә җиңел машина сатып алып, аны йөртә башлаган була әңгәмәдәшем. Беркөнне эшенә ире килеп кереп, «Надия, тәгәрмәчләрен тикшереп карыйм әле», – дип, машиналарын алып чыгып китә. Юлда барганда алгы көпчәк шартлап, машина километрларны күрсәтеп торган баганага бәрелә һәм каплана. Фәргать абыйның умыртка баганасындагы бер буыны урыныннан таеп, арка миен изә.

– 16 ел бергә яшәгәннән соң килде бу хәсрәт безгә. Яньчелеп беткән машинага исем дә китмәде, «Тимер табыла ул, Фәргатем генә исән булсын», – дип еладым. Күрше авыл егете күреп алып, өйгә алып кайтты аны. Әле ул вакытта умырткасының тайган булуын да, андый кешене урыныннан кузгалтырга ярамаганын да белмәдек. Хәрәкәтсез калдырган булсак, бәлки, арка мие сытылмас та иде. Кем белгән инде аны – тизрәк ярдәм итәсебез килде бит. Алып кайтып, өйгә кертеп салдык, аннары күтәреп, больницага алып бардык, ул аңында иде, безнең белән сөйләшеп барды. Йөзендә бер генә сыдырылган урыны да юк, бары тик ике кабыргасы сынган һәм шуңа күкрәге чәнчегән иде. Больницада: «Аякларымны тоймыйм», – дип әйтеп куймасынмы?! Шуннан соң Казаннан табиблар чакырттык. Алар иремнең «снимок»ларын карадылар да: «Бу кеше башка йөрмәячәк», – диделәр. Шулай дип әйткәч, шок хәлендә калдым, күңелем белән барыбер ышанып бетмәдем. Шуннан соң тугыз ай буе больницаларда яттык без. Утырып та тора алмады, гел ятты. Казанга алып барып, операция ясадылар, аннары реабилитация үзәгенә җибәрделәр, Күнегүләр ясап, үзе җайлап кына утырырга өйрәнде. Аның менә шул тугыз айдан соң утырырга өйрәнүе минем өчен аяк белән йөреп киткәннән дә болайрак тоелды, – дип сөйли Надия апа.

Фәргать абый сәламәт вакытында ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире борып чыгармаган. Шуңа күрә авылдашлары бик хөрмәт иткән, яраткан үзен. Больницага килмәгән бер генә кеше дә калмады, дип сөйли әңгәмәдәшем. Барысы да ирнең тереләчәгенә өметләнгән, начарга юрамаган. Сания исемле авылдашлары, ике сумка әйбер күтәреп, хәлен белергә килгәч тә: «И энем җаным, кайчан терелеп, безнең печәннәрне алып кайтырсың икән», – дип елый-елый кайтып киткән.

«НЫГРАК ЫШАНАМЫН ВӘГЪДӘЛӘРГӘ САРАН КЕШЕГӘ»

– Иремне йөри алмаячак дигәннән соң, күңелне борчулы уйлар бимазалап торды. Төннәрен «Алга таба ничек яшәрбез икән?» дип уйлый идем. Каенанам үлгәч, шушындый хисне кичергән идем – тормыш беткән кебек тоелды. Бу вакытта миңа 21 яшь иде. Йортта бөтен эшне ул гына алып барган шикелле… каенатам белән иремнең киемнәрен юып, аларны ашатып, вак-төяк эшләрне дә үз җилкәмдә генә алып бара алмам кебек тоелды. Фәргать һәлакәткә очрагач та, шундый халәттә булдым. Ләкин бу вакытта азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе тупланган, шуңа күрә элеккеге кебек курку булмады миндә. Бу авырлыкны җиңәчәгебезгә өметләндем.

Авыр чакларында Надия апа үҗәтлеген һәм сабырлыгын юлдаш иткән. Озак хәрәкәтсез ятудан Фәргать абыйның тәннәре чиләнеп, тишелеп беткән булган. «Менә шуның белән китеп барачак, өч айдан да артыграк яши алмас бу, дигәннәр иде. 13 җиренә бик зур булып чыккан иде бу җәрәхәтләре», – ди ул. Яраткан ире өчен Надия Сәфәргалиева кулыннан килгәннең барын да эшли, тәннәре төзәлгән ирне күреп, табиблар да: «Надия, синең ярдәмең белән генә исән калган Фәргать инде бу», – дип тел шартлата. Ирен балаларны тәрбияләгән кебек карый ул. Бер профессорның: «Ник яткырып кына торасыз, гарип калдырасыз бит, ничек кирәк шулай әвәләгез сез аны», – дигән киңәшләрен исендә тотып, өчәр кеше белән бергә әле бер, әле икенче якка әйләндерә.

Менә шуннан соң, кайчандыр шофер булып эшләгән Фәргать абый кабат дүрт тәгәрмәчле тимер атка утыра. Тик машина түгел, инвалид коляскасы була ул.

– Шушы хәлләрдән соң ирем төшенкелеккә бирелде. Бер-ике ел буе урамга да чыкмады. Бервакыт больницада Миләүшә исемле кыз бала белән танышкан идем. Ул 21 яшендә инвалид калган, шуңа карамастан бала да тапты, яраткан эше белән дә шөгыльләнә. Ул минем киңәшчем, сердәшчем, якын дустым. Менә шул кыз, безгә кайтып: «Син оялырга тиеш түгел, Фәргать абый», – дип, беренче булып урамга алып чыкты аны. Без күпме әйтеп тә, өйдән чыгара алмаган идек. Шуннан инде ул оялмый башлады, минем белән машинага утырып йөри, тантаналы чараларга да бергәләп барабыз, – ди әңгәмәдәшем.

Ир башын исә дә, тез чүкмәс, ди бит. Фәргать абый да гарип калдым дип кенә, кул кушырып утырмаган – хатыны эштә вакытта ашарга пешереп, савыт-сабаларны юып куярга гадәтләнгән.

– Мин аны хәзер көлеп тә искә алам – без рольләрне алышындык: мин ирләр эшен эшлим, Фәргать – хатын-кызларныкын, дим. Миңа бик рәхәт, исән генә булсын. Киңәш-табышка ирем бар, бергә эшлибез, бергә ачуланышабыз, тигезлектән аермасын. Фәнис Яруллинның бер шигырен яратам.

«Сине сөям, мәңге ташламам», – дип

Әйтүчеләр булды, яшермим.

Ул кешеләр искә төшкән саен,

Көлеп кенә куям хәзер мин.

Ә әнием миңа бер тапкыр да,

Ташламам, дип вәгъдә бирмәде.

Кырыс булды. Эчтән яратса да,

Яратуын сөйләп йөрмәде.

Еллар үтте, дуслар алмашынды,

Ерагайды кайбер якыннар.

Онытылды барлык төче сүзләр,

Җилдә сүнде көчле ялкыннар.

Әни һаман минем белән калды.

Яратуын яшереп эченә.

Шуңа ахры, ныграк ышанам мин

Вәгъдәләргә саран кешегә.

Бу шигырь Фәргатькә шундый туры килә! Аның беркайчан да төче теллеләнгәне, «Рәхмәт сиңа, мин сине яратам» дип, ниндидер купшы озын сүзләр сөйләгәне юк, әмма күз карашыннан барысын да аңлап була.

Кешегә – карыйсың, аның ире бик әйбәт шикелле. Төрле ягын чагыштырып карагач, синеке барыбер әйбәтрәк чыга. Шуңа күрә язмышымны Фәргать белән бәйләгәнемә үкенгәнем булмады, сеңлем!

«УЛ БУЛГАНГА МИН КӨЧЛЕ»

19 ел буе иңне-иңгә терәп, дус яшәгәннән соң, тормышларына үзгәреш кирәк булуын – өйгә балалар шау-шуы, балалар мәшәкате җитмәгәнен аңлый Сәфәргалиевләр. Киңәшәләр, сөйләшәләр дә, әти-әни назына сусаган бер кыз баланы үзләренә сыендырырга булалар. Сигез яшьлек Кадрия алар гаиләсенә үзе белән бергә чиксез зур бәхет тә алып керә, Фәргать абыйга савыгырга көч бирә.

– Эх, белсәгез икән сез 19 елдан соң ӘНИЕМ сүзен ишетүнең рәхәтлекләрен. Кадриямне алып, сигез ай үткәч, без кабаттан 2,5 яшьлек кызлы булдык. Кызлар янына бер егет кирәген уйлап йөри башладым, тик туганнарым бу уема каршы килделәр. «Хәзерге вакытта таза-сау кеше дә бер бала белән кала, йөрмә, авыру ирең, ике балаң, җаваплы эшең бар», – диделәр. Бу вакытта авыл җирлеге башлыгы булып эшли идем. Шушы көннәрдә каенатам үлеп китте, Фәргать бу югалтуны авыр кичерде. Минем тизрәк аның тормышын тулыландырасым, югалту хәсрәтеннән арындырасым килде һәм бу теләк туганнарым киңәшләреннән өстенрәк булып чыкты. Без уллы да булдык. Ул – гаиләбезнең дәвамчысы, төп терәгебез. Айрат иҗади, нечкә күңелле. Бөтенесен белсә дә, «Әни, мин зур булып тудыммы?» ди кайвакыт. «Ой улым, бик зур идең, көчкә таптым сине», – дигән булам. Аның минеке булуына ышанасы килә, хәер, болай да минекеләр инде алар! Тормышыбызның асылы, яшәвебез мәгънәләре! Шулар дип кенә яшибез. Башкаларның балалары әти, әни дигәндә дә, безнекеләр әнием, әтием дип дәшәләр. Дөресен әйткәндә, мин Фәргатьне дә аның кадәр бала җанлы булыр дип уйламаган идем. Бик яратты ул балаларны. Кайсы нәрсә ярата, шуны пешереп куя. Балалар әтиләре пешергәнне күбрәк тә ярата әле. Мәктәптән кайталар да: «Әти, нәрсә пешердең?» – дип, миннән түгел, беренче әтиләреннән сорыйлар. Кайчак үпкәләп тә куям, – ди ана, бәхетле елмаеп.

Бу урында Надия апа кулына гәҗит тотып, күзенә килгән яшьләрне чак тыеп, шатлыгы белән уртаклашты. Бервакыт эштән кайтуына ире елмаеп-балкып каршы алган аны. Үзе серле генә итеп: «Мә моны укы әле», – дип, гәҗит суза ди. Гаилә коруларына 30 ел тулу уңаеннан, уллары Айрат район газетасына котлау биргән икән.

– Елый-елый укыдым мин аны. Андагы матур сүзләр! «Сез безнең таянычыбыз, терәгебез, нинди авырлыкларга да баш имәс батырларыбыз. Ничек кенә булса да безгә таяныгыз. Сез безне нинди рәхәттә яшәтәсез, без дә сезне шулай хөрмәтләрбез», – дип язганнар. Менә тагын күземә яшь килде инде, – дип, әңгәмәдәшем күзендәге шатлык яшьләрен сөртеп алды.

Сәфәргалиевләрне тырыш гаилә буларак беләләр. Ел саен бик күп итеп каз асрыйлар, шуларны суеп, туйлар өчен пешереп саталар. Узган ел гына да 308 каз саткан алар. Һәм иң мөһиме – бар эшләрен дә гаиләләре белән бергәләшеп эшлиләр. Фәргать абый да каз чистартышырга булыша аларга. Надия апаның мәрхәмәтле олы йөрәге алар яшәгән йортны җылы нурга төргән. Ә үзе ул һәрвакытта да Фәргать абыйны беренче куеп сөйләшә.

– Ялгызым беркем булмас идем. Фәргать булганга гына көчле мин, ул булганга гына бәхетле. «Ничек шулай матур тормыш кора алдың, Надия?» – диләр. Нәрсәгә аптырарга – ирем бар ич минем!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Әтнә – Казан

Комментарии