Өйдә умач умаган кеше дә токмач җәя

«Безнең гәҗит»нең 22нче декабрь санындагы (№50, 2021 ел) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә «Сугыш чоры балаларына ярдәм законы ни хәлдә?» дигән сорау басылган иде.

Мин үзем дә бу темага элеккеге елларда бик күп язмалар яздым, тик файдасы гына булмады. Русиянең башка төбәкләрендә бу мәсьәлә күптән инде хәл ителгән дип беләбез. Сугыш чоры балаларына бераз булса да ярдәм итү өчен депутат Хафиз Миргалимов та бик тырышып карады, ләкин аның фикерләрен Дәүләт Советында хуплаучылар табылмады. Алар үзләренең һәм түрәләрнең мәнфәгатьләрен яклар өчен генә тырыша. Әзерләнгән закон проектында 1928-1937нче елларда туган малайлар һәм кызлар гына телгә алына. Шуңа күрә Марат Әхмәтов та бу проектны «чи» дигән. Конкрет алганда, 1928-1937нче елларда туган балаларга бүген инде 87-94 яшь. Алар да бик аз гына калып бара. Татарстан чит ил гражданнарының тормышын өйрәнә, ТНВ каналыннан алар турында көн дә 3-4 тапшыру була.

Кемгә кирәк соң ул карт әби-бабайлар? Аларны бит больницага дәваланырга да алмыйлар, «ничә яшь?» дип кенә сорыйлар.

Кемнәр соң алар сугыш чоры балалары? Хәзерге буын кешеләре, шул исәптән түрәләр дә, моны күз алдына китерә алмый. Алар – 8-10 яшьлек балалар ач килеш көн саен 14-15 сәгать кырда-басуда сыер-үгез җигеп сука сукалады, җәйге челләдә кәкре урак белән иген урды, илне ашлык белән тәэмин итте. Ләкин монда да социаль тигезсезлек булды, колхоз рәисенең балалары, авыл советы хезмәткәрләре, партоешма секретарьларының балалары эшләмәде. Хәтта аларның хатыннары да колхоз эшенә чыкмады.

Тормышлар матур дигән булабыз. Хәзер сугыш чоры балаларына гына түгел, Татарстанның гади эшчеләренә, илнең икътисадын үстерүчеләргә дә игътибар юк. «Авыру пенсионерларга ярдәм итәргә кирәк», – ди Путин. Ләкин аның сүзен тыңларга да теләмиләр. Хәзерге түрәләр халыктан читләште, халык сорауларына җавап бирмиләр, язган хатларны кабул итмиләр.

Хәзер безнекеләргә чит губерна, чит илләрдәге татарлар гына бик кадерле. 2021нче елның 27нче декабрендә ТНВ каналыннан Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Гөлназ Шәйхи сөйли: «Чит илдә яшәүче татарлардан бер генә кеше ярдәм сораса да, хәзер ярдәм итәбез, – ди. – Себердә Каракүл авылы янып бетте, бер татарны да шәһәргә җибәрмәдек, авылны яңадан төзеп бирдек», – дип сөйли. Шулай ук телевизордан сөйләделәр. Узган ел татар делегациясе Әфганстанга барган. Анда 900 ел элек монголлардан качып, татар кабиләләре барып урнашкан булган. Ләкин алар татарча сөйләшә белмиләр, татар каны ага икән. Шулай булгач, аларга татар мәктәбе төзеп бирергә, татар укытучылары җибәрергә дип вәгъдә иткәннәр, дип сөйләделәр.

2020нче елны телевидениедә Данияр Сафин дигән бик матур малай пәйда булган иде. Ул сәгать саен: «Мин татар булуым белән горурланам, татар булган халык, көчле халык», – дип әйтеп торды. Әйе, җырлап-биеп, компьютерда утырып кына акча эшләргә өйрәнгән халык белән ничек горурланмыйсың? Ә менә сугыш чоры балаларының Җир шары күтәреп тора алмаслык авыр хезмәтләре белән горурланырлык булмады, кызганыч...

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии