Әфган сугышы – мәңгелек йөрәк ярабыз

Әфган сугышы – мәңгелек йөрәк ярабыз

Әфган... Беренче карашка гади генә кебек сүзне ишетүгә, инде шомлы еллар кайтавазы күптән тынуга да карамастан, күңелләрне әйтеп-аңлатып булмый торган ниндидер бер сагыш, курку, шом биләп ала. Хәзерге яшь буынга без кичергән бу халәт бераз сәеррәк тоелса да, газиз уллары, абыйлары әлеге канкойгыч бәрелешләр эчендә яшьлек елларын җуйган гаиләләр өчен ул һич кенә дә онытылырлык түгел шул... Әлеге сугышта үлем белән бер түгел, мең мәртәбә күзгә-күз очрашканнар бүген дә ул мәхшәрне төшләрендә күреп уянадыр.

Ни кызганыч, илебез тарихында сугышлар әледән-әле кабатланып торган. Әфган сугышы да ил тарихына ватандашларыбызның канына манып язылган. Газиз аналарның, тол калган хатыннарның, ятим балаларның мәңге төзәлмәс ярасы булып калган ул каһәр суккан Әфган сугышы... Ә хәтер яши, тарих тузаны гына баса алмый шул күз яшьләре белән яңарган яраларны.

Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның данлы үткәнен хөрмәтләп, безнең Азнакай шәһәре хакимияте дә зур чаралар оештырып, аларны искә алып тора. Канлы бәрелешләрдә вафат булган, шулай ук туган җиренә әйләнеп кайтып, үзебезнең район данын күпләргә таныткан лачындай ир-егетләребез хөрмәтенә туган нигезләрендә, укыган мәктәпләрендә, мәдәният үзәкләрендә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә җитәкчеләребез ярдәм кулын сузып тора. Бу уңайдан безнең Азнакаебызда дистә елдан артык җитәкчелек итеп, шәһәребезне бар яклап та күтәргән, гөлбакчасы иткән Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Бүген шундый истәлекле чараларның берсе Азнакай районы Камышлы авылында да гөрләп үтте. Әлеге авылда туып үскән Әфган сугышы ветераны, районыбызның чын патриоты, озак еллар җитәкче урынын биләгән, җирлегебез үсешендә үзеннән якты эз калдырган Миргазиян Габдулла улы Динмөхәммәтовка биредә туган авылының нәкъ үзәгендә мемориаль истәлек тактасы урнаштырылды. Нәкъ 1 ел элек мәрхәмәтсез үлем, сугыш салган яралары аны якты дөньялардан мәңгелеккә бездән тартып алды. Югалтулар никадәр авыр булуга карамастан, ул үзеннән соң башкаларга үрнәк булырлык якты эз калдырып китте.

Тантанада районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр, Әфган сугышы ветераннары, Миргазиян Динмөхәммәтовнең әнисе, гаиләсе, туганнары, авылдашлары, 9нчы мәктәпнең «Яшь гвардиячеләр» командасы да катнашты. Кичәне алып баручы Азнакай йолдызлары Ландыш Садретдинова белән Лилия Тимерова килгән кунакларны җыр-моң, хатирәләр дулкынында изрәтте.

Миргазиян Динмөхәммәтов хәрби хезмәтен 1984-1986нчы елларда Әфганстанда үти. Яшьлегенең чәчәк аткан мизгелләрен канкойгыч сугыш үз эченә йота. Бу бәрелешләрдә күпме дусларын югалта ул. Чираттагы сугышчан операция вакытында үзе дә каты яраланып, контузия ала. «Батырлык өчен» медале дә әнә шул кыю адымыннан соң бирелә үзенә. Шушы авырлыклар нәтиҗәсендә ул миһербанлык, патриотлык, дуслык хисләренә ныклап төшенә.

Туган авылы – Камышлысы, әнисе, гаиләсе, туганнары өчен ул һәрдаим җан атып яши. Кулыннан килгән кадәр барысына да ярдәм итәргә тырыша. Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә зур, дәрәҗәле вазыйфаларга кадәр күтәрелә. «Лидер-авто» җәмгыятен җитәкли (аның турында республикабызда да яхшы беләләр). Шулай ук район Советы депутаты итеп сайлана. Озак еллар Әфган сугышы ветераннары һәм Русия региональ бүлегенең Азнакайдагы оешмасының җитәкчесе урынын били. Туган авылында мәчет салдыра, зиратларны төзекләндерә, юлларны яңарта. Аның игелекле гамәлләре моның белән генә бетми әле. Хезмәтенең гаять тынгысыз булуына да карамастан, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, инвалид балаларга ярдәм кулы суза, спорт ярышлары оештыра.

Үзеннән соң якты эз калдырып киткән лачынга тиң Миргазиян Динмөхәммәтовнең эшен бүген аның хатыны, ару-талу белмәс искиткеч тырыш, укымышлы, зәвыклы Альбина ханым һәм балалары дәвам итә. Гаиләсе, якыннары аның якты рухына тап төшермичә, саклап, аклап яши.

Миргазиян Габдулла улының гомере атылган йолдызга тиң. Ул йолдыз бервакытта да сүнмәс, килер буыннарга якты маяк булып юл күрсәтеп балкыр! Без моңа ышанабыз!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии