- 22.02.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Кайгылардан соң хәтерем начарайды инде… Сүземне ничек башлыйм икән?» – дип икеләнеп калды ул… Аннары, авыр сулап, карашын кулларына төбәде. Ирексездән, үзем дә әңгәмәдәшемнең кулларына карадым. Бер-бер артлы дүрт баланы дөньяга китергән, аларны шушы куллары белән сөйгән, шушы куллары белән төннәр буе биләүдә тирбәткәндер бу ана. Һәм шушы куллары белән ике баласын җир куенына салган…
Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Умер авылында яшәүче Вера Маркова авылдашы Павелга кияүгә чыгып, матур тормыш корган. Бер баласы туып җиде көн үткәч тә үлгән.
Ә менә Борис исемле улын 17 яше тулганда харап иткәннәр. «Начар кешеләр башын балта белән чапты аның», – дип елый-елый, хәсрәте белән уртаклашты ул.
«ТУЙГАНЧЫ ПИЛМӘН АШАДЫМ, ДИДЕ»
Борисның үлгәненә дә 15 ел вакыт узган. Унҗиде яшьлек сөлектәй егет булып кереп калган ул әнисе хәтеренә. Бик тырыш, эш сөючән егет булганга, аның киләчәге өчен артык борчылмаганнар Марковлар. «Кулыннан килмәгән эше юк иде, югалып кала торган кеше булмады», – ди бит Вера ханым да. Тик без күзаллаган киләчәк еш кына бөтенләй көтелмәгән юнәлеш ала… Кеше күңеле сизгер була – Борис та үзен әҗәл сагалаганны сизгән диярсең – сәер гамәлләре, сәер сүзләре белән ана күңеленә берничә мәртәбә шом салган.
– 1983нче елда туды Борис. Кечкенәдән үк әтисе янында буталып йөрде, бергәләшеп машина төзәтәләр иде, өй эчендә дә бөтен эштә булышты, абзар тирәсендә дә уң кулым булды. Мал җанлы бала иде ул безнең, андый эшне бик яратты… Үләсен сизде кебек улым. Әле хәзер дә хәтерлим – сеңлемнең улы хәрби хезмәткә киткәч, үзенә урын таба алмады. «Әни, без Сережа белән күрешмәбез инде», – ди, чын күңелдән борчылып. «Нигә алай дип әйтәсең?» – дим. Улым белән бик якын идек. Бер-беребездән сер яшермәдек. Ачыктан-ачык сөйләшә идек. Улым бу юлы да чын күңелдән җавап бирде: «Ул кайтыр, мин китәрмен…» Ник алай дип әйткәнен аңлап бетермәсәм дә, эчемә корт керде инде, әллә ничек борчылып калдым. Инде бу сөйләшүне оныта да башлаган идем, тагын бер сәерлеген сиздем. Бакчада эшли идек, «Уф, әни, арыдым мин, шул хәтле арыдым», – диде. «Балакаем, – дим, – озакламый җәйге ялларың башлана, ял итәрсең. Бәрәңгеләрне күмик тә, аннары кереп хәл алырсың». Алай ялкау егет түгел иде ул, эштән качып йөргәне булмады. Тик нишләптер бу көнне үзгәртеп куйган кебек, икенче төрле иде. Бакчадан кергәч, икәү пилмән ясадык. Пилмәнне ул ясап тора, мин пешерәм. Шул вакытны әйтә бу миңа, «Әйбәт булды бит әле бу. Туйганчы ашадым пилмәнне», – ди. Безнең ул көнне бакчаны сөрергә килгәннәр иде, өйгә эшчеләр килеп керде. Мин аларга ашарга пешергән арада, Борис киенеп чыгып китте. Ишек турысына җиткәч, «Мин киттем, әни», – диде. Шулай китә иде ул. Тагын кире әйләнеп кергән бу. Аннары миңа озак кына карап торды да чыгып китте. Исән килеш башка күрмәдем инде баламны, – дип авыр сулап куйды ана.
БАШЫН БАЛТА БЕЛӘН ЧАПКАННАР
Эшчеләрне өйләренә озатып, соң гына йокларга яткан Марковлар. Төн уртасында телефон шалтырый. Борисны каты гына кыйнаулары турында хәбәр ишеттерәләр.
– Өстемә кайнар су сипкәндәй булды куркуымнан. Нишләткәннәр сабыемны, кем тигән? Сораулар күп иде, ә җаваплар юк… Атылып урамга чыктым. Каршымнан ыжгырып «Ашыгыч ярдәм» машинасы узып китте. Улымны больницага алып китүләре булган икән…
Шул ук мизгелдә олы уллары Геннадийга шалтырата Вера Павловна. Больницага барып җиткәч, олы уллары каршы ала ата белән ананы. «Әни, – ди Геннадий, калтыранып, – Борис бүтән юк инде. Үлде ул…»
– Ышанмадым. Кабул итү бүлмәсендә яткан җансыз улым янына килдем. Әле суынырга да өлгермәгән кулларын, кулларыма алып, күкрәгемә кыстым. Кычкырыплар елыйсым килсә дә, түздем. Тешләремне сабыр гына кысып: «Ярар, балакаем, белми калуың хәерле булган. Белеп үлсәң дә авыр булыр иде», – дидем. Улым үзенең үлгәнен белми дә калган шул. Авылда бер егетне кыйнаган булганнар. Шуннан кыйналучының дуслары «разборка»га килгән. Борисны күреп алганнар да, «Бала-чага белән сөйләшмибез без, бар, олырак кеше алып кил», – дигәннәр Бориска. Ул күршебезнең малаен алып барган. Егетләр аңлашып торган арада, улым икенче җиргә барып чүгәләп утырган. Бер егет моны күреп алган да, үзенә сиздерми генә арттан килеп, башына балта белән ике тапкыр чапкан. Үтерәм дип суккандыр, кеше башына балта белән куркыту өчен генә сукмыйлар. Үтерүчене ун елга төрмәгә утыртсалар да, барыбер җан тыныч түгел. «Туктале, боларга авырдыр инде, гафу үтенеп булса да кайтыйк», – диясе урында, ата-анасы, теләсә нинди пычрак сүзләр ишеттереп, җанны телгәли. Мин бит авыл советы җитәкчесе булып эшләдем. Алар безгә күченеп килгән кешеләр иде. Гаиләләре белән тәртипсез булдылар, шуңа аларны бераз «йөгәнләп» килдем. Тәмәке тартмагыз, чүп ташламагыз, дип әйтеп инде. Шуңа күрә үч алулары булгандыр бәлки. Улыбызны үтергәннән соң, «Күзгә күренмәгез, күченеп китегез», – дип, туган авылларына җибәрдек үзләрен. Алар биредә яшәгәндә, бөтенләй түзәрлек түгел иде. Бик авыр булды. Күз алдында буталып, эндәшмичә, үзәккә үттеләр. Гел зиратка барабыз бит инде. Берьюлы кайтып барышлый, ирле-хатынлы болар очрады. «Нишләп сез килмисез безгә, гафу да сорамыйсыз. Шулай ярыймы инде», – дидек. Бәлкем сөйләшеп китеп, аңлаша алырбыз, дип уйладым, чөнки болай эндәшешмичә яшәү эчтән яндыра иде. «Ә нигә без гафу сорап утырыйк? Малаегыз үзе килгән бит шунда!» – дип җикеренеп ябышмасыннармы. Әллә нишләп киттем. Нишли болар, әллә яшен сукканмы? Югыйсә, авыр сүз дә әйтмәдек, тавыш күтәреп тә килмәдек. Юлда очраганга гына туктаган идек бит, дим иремә. «Гаепләп сүз башламадык бит. Синең улың исән. Минеке үле», – дип кенә әйтә алдым. «Борчылма, минекен дә төрмәгә ябарлар», – диде шунда әтисе. «Синең улың кайтыр, ә минеке – юк», – дип кенә җавап бирә алдым. Сөйләшүнең бер тамчы да мәгънәсе булмады.
Мәхкәмә утырышы вакытында да әнисе акырды да бакырды. Чыдый алмагач, залдан ук чыгарып җибәрделәр үзен. Карап торышка ук юньле гаилә түгел икәне күренә иде. Хәтта кеше янында да үзләрен тота алмыйлар бит. Ничә еллар үткәч тә, килмәде алар безгә. Ә йөрәк бит көтә, шулардан: «Гафу итегез безне!» – дигән бер сүз көтә. Беләм, ул сүз белән генә дә бер нишләп булмый, улым да кайтмый. Тик хәлебез бераз җиңеләймәсме дигән өмет яши бит күңелдә… – ди Вера Павловна, яшь аралаш.
ЧИРКӘҮГӘ БАРЫП, УЛЫМНЫ ҮТЕРГӘН КЕШЕГӘ СӘЛАМӘТЛЕК СОРАРГА КУШТЫЛАР…
Үтерүченең әти-әнисе күз алларында да булгач, көтеп-көтеп тә гафу сорап та килмәгәч, бик авыр булгандыр шул ата белән анага. Киләчәген күз алдыңа китереп елмайган, чәчләрен сыйпаганда баһадирдай ир-егет үстерүеңә куанган көннәрне ике мәртәбә балта белән селтәнүдә юк итсеннәр әле! Һәм шундый коточкыч җинаять кылып та, гаепләрен танымасыннар… Вера Павловнаның җаны бик өзгәләнгәндер. Бигрәк тә үтерүченең әти-әнисе ире каршысына көн саен очраганлыгы турында кайтып әйткән көннәрдә… «Нигә каршыңа очраганда тотып ярмыйсың шуларны? Сине беркем дә, һай начар эшләгән, дип әйтмәс иде. Аларны күргәндә, тыныч кына үтеп китәргә ничек җаның чыдый?» – дип сораган ул бервакыт иреннән. Ләкин җирдәге хөкем генә түгел, күкләрдә ясала торган хөкем дә бар шул. Үтерүченең әти-әнисе барыбер рәхәт күрмәгән. Икесе дә эчүгә сабышкан, ә андыйларның тормышы эт тормышына әверелгәнлеге һәркемгә билгеле.
– Күз яшьләре җиргә таммый ул, рәнҗегән кешең өстенә тама. Шулай да мин каргамадым… Бер генә тамчы да каргамадым үзләрен. Әле миңа: «Вера, чиркәүгә барып, улыңны үтергән малайга сәламәтлек сора», – диделәр. Чәчрәп киттем. «Китегез, ничек мин улымны үтерүчегә сәламәтлек сорап йөри алыйм инде?» – дидем. – «Син аңа телә. Аллаһы үзе белә ул нишләтергә икәнен», – диделәр. Мин алай эшли алмадым, – ди Вера Маркова. – Яшәсеннәр үз көйләренә. Безгә генә тимәсеннәр. Бер тапкыр гомерлек яра салдылар инде, җитәр. Гаиләләрен дә беләсем килми, исемнәрен үк онытыр идем кодрәтемнән килсә.
«ЙӨГЕРЕП БАРЫП, БАЛТАНЫ КУЛЫМ БЕЛӘН ТОТЫП КАЛАСЫМ КИЛӘ»
Адәм баласының тормышы тоташ үкенүләрдән генә тора. Үкенеч ул – йөрәккә өмет тә өсти, тик тешләрне кысып, «эх», дип әйттереп, ярага тоз да сала торган әйбер. Ана кеше дә улы үлгән көнгә кире кайту үкенече белән яши икән.
– Беләсеңме, сеңлем, шул вакытка кире кайтып, теге хәшәрәтнең кулын каерып, балтасын тотып каласым килә. Үкереп елаган чакларым да күп булды. Ничә еллар узды, ә хатирәләр онытылмый икән. Кеше янында еламадым мин. Үзем генә өйдә калганда, сыер сауганда, үкереп елыйм да тынычланып тагын йөрим. Кайсыбер кеше, ничек түзәсең син, диләр. Телем сөйләшә тора, үзем елый торам, кулым эшли тора. Эш булмаса, нишләр идем. Шуңа алданып йөрисең инде, – дип күңелен бушата Вера ханым. – Үлгәч тә, бер мәртәбә төшемә керде. Мич яна, җылы, өй рәхәт икән, дим. Ике бала килеп керде, кышкы киемнән. Берсе кечкенәрәк, берсе озынрак. Берсе Борисым икән, дим. Шулай ишектән карап, миңа елмая-елмая карап торды инде шул сабый. Аннан соң уянып киттем. Гел кечкенә чагы керә улымның. Болай үскән чагы ныклап кермәде.
Кыска гомерле бала булып туган, күрәсең. Инде берничә мәртәбә үлемнән калган иде. Бәләкәй вакытта бакчага әбисе йөртә иде Борисны. «Бакчага барганда, берзаман өскә матай килә башлады. Баланы чак тартып алдым, матай астына керә иде, югыйсә», – дип әбисе сөйләгән иде. Ул вакытта шулай бер үлемнән калды. Аннары, үләр алдыннан, олы улым Геннадий Бористан машинасын төзәтергә булышуын сорады. Борис аста ята икән. Геннадий улым машинасын кул тормозына куймыйча калдырган. Оныгым Дима, аңа ул вакытта нибары 3 яшь, машинага менеп, ачкычы белән уйнап утыра икән. Кайткач сөйли Борисым: «Әни, мине чүт кенә таптамадылар бит, – ди. – Машина астында ята идем, аяк монда, баш тегендә. Бер мәлне машина кабынып китмәсенме. Бөтен көчемә акырдым. Акыргач, сүнде тагын. Чыгып карасам, рульдә Дима утыра. Машинаны кабыза да сүндерә, кабыза да сүндерә, – ди. – Менә шулай, әни, озын булгач та җайсыз икән», – дигән булды шаяртып. Бик борчылдым инде. Шуннан олы малайны ачуландым. Син кара, игътибарлы бул. Балалар бар бит, Аллам сакласын, ни булмас, дидем. Бер атнадан барыбер гомере өзелде баламның. Башын балта белән чаптылар бит. Язмышның кисәтүе булгандыр да бу бәлки, тик без генә аңламаганбыз инде аны.
Үләренә бер көн кала, булган хәл искә төште бит әле. Өй түрендәге креслода утырам, улым өйдә нидер эшләп йөри. «Борис, кил әле. Алдыма утыр», – дигән булдым, улымны түр якка чакырып чыгарып. Мин аны шулай кочаклап сөйгәли идем. «Хәзер, әни, хәзер», – дип елмайган булып килеп утырды. «Атасына охшаган кыйгач кашлы бит ул минем улкаем, – дип сөеп утырдым әле үзен. – Алдыма бер утырып кал әле, син үстең инде хәзер», – дидем шулчак, балакаемны күкрәгемә кысып. Әллә сизенеп йөргәнмен тагын үзем дә… Алларыма утыртып сөеп калырга теләвем булды микән, – дип елап җибәрде әңгәмәдәшем.
Ата-анасы үлгән балаларны ятимнәр дип атыйлар. Аларның хәлен әнә шундый бер сүз белән генә атап та аңлатып була. Ә менә Вера Маркова баласын югалткан. Һәм аның күңелендәге сагышны, җан ярасын аңлатып бирерлек бер сүз генә булса да табып булырмы икән… Ул үзе дә әле дә улын югалту ачысы белән килешә алмый. «15 ел үткән бит, 15 ел… Тагын шуның кадәр вакыт үтсә дә, мин көтәргә әзер. Мин гомерем буе да көтәргә әзер булыр идем, бер сәгатькә генә Борисны кире кайтарабыз дисәләр…» – дип, сүзен тәмамлады ана.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Башкортстан – Бакалы – Казан
Комментарии