Сагынырсың, соң булыр

Бу дөньяда кемнәр генә юк. Кыерсытылганнар, кыерсытканнар, мескеннәр, битарафлар, куркаклар һәм адашканнар… «Безнең гәҗит»нең 6нчы июнь санында (№ 23, 2018 ел) Сания Вахитованың мәкаләсен укыгач язып куйган идем бу сүзләрне: «Сагынырсың, саргаерсың, әмма ләкин соң булыр». «Сагынасыңмы, диләр – сагынмыйм», – дип язган иде ул ханым. Аны мин санап үткән кайсы төркемгә кертергә булыр иде икән? Билгеле инде, шартлы рәвештә генә. Кешенең эчке дөньясына тыкшынырга беркемнең дә хакы юк. Мин шуны гына әйтәм, Сания ханым кебек уйлаучылар аз булса да бар алар. Аларны мин батарафлар һәм адашканнар төркеменә кертер идем. Аның язмасында капма-каршылыклар ярылып ята. «Без үскәндә елга яры яшел чирәмлек иде, минем авылдан чыгып киткәнемә дә 40 ел инде», – дип яза ул. Димәк, сагына, аңлап кына бетерми. Йөрәге белән аңласа да, акылы каршы килеп маташа. «Авылдан киткәч, кешеләр авылларын сагынып яшиләрдер дип уйлый идем. Юк икән, сагындырмый мондый ташландык авыл», – дип тәмамлый ул язмасын. Кемгә ничек бит. Бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый инде. Аннары авылның ташландык хәлгә калуына кем гаепле соң? Үзебез! Син дә киткән, мин дә киткән, теге дә калмаган, картлар ахирәткә күчә башлаган…

Гомумән, хатын-кызда туган авылын сагыну хисе башкачарактыр ул. Аларның геннарына салынгандыр бу. Башка якларга китеп, балалар үстергән җирләр аларга якынрактыр. Монда беркемне дә гаепләргә кирәкми. Ләкин барыбер туган авылыңны, кендек каның тамган җирләрне сагыну хисләре күңелнең иң түрендә яшеренеп яталар бит.

Без үскән заманда дөньялар тыныч иде, теләсәң кая барып укырга, эш табарга мөмкин булды. Бергә үскән, бергә укыган егетләр белән бер үк елны гаиләләр кордык. Атна саен кунакка йөреш иде. Менә нәрсәләр сагындыра ул. Ә хәзер елга бер тапкыр да күрешмәгән чаклар бар. Авыллар, билгеле, үзгәрде инде. Без аунап үскән бәпкә үләннәре машина-тракторлар белән тапталып бетте. Әти-әниләр, әби-бабайлар, без белгән абый-апалар күбесе мәрхүм. Бергә укыган классташлар да берәм-берәм безне ташлап китә бара, урыннары җәннәттә булсын! Әнкәйләрнең ап-актан киенеп кунакка йөргәннәрен яки Ак әбиләрнең безгә җыелып чәй эчеп утырганнарын ничек инде онытасың?! Озак еллар яшелчә бригадасын җитәкләгән әти белән җигүле атка утырып, Зөя яры буйлап яшелчә бакчасына баруларны, кирәк чакта анда әтигә булышуларны, елгага яки күлгә төшеп балык тотуларны, җиргә ятып, әнис, какы үләне, балтырган, кузгалак ашаганнарны, аннары күккә карап, иптәш малайлар белән хыялларга батып ятуларны – ничек онытасың? Ничек итеп онытасың клубта спектакль уйнап йөргәннәрне, капка төбендә гармунга кушылып җырлап утырганнарны, үзең ошаткан кызны озата баруларны, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләрне?! 1нче сентябрь көнне беренче тантаналы җыелышта: «Яхшы укырбыз, тәртипле булып, илебезгә файдалы кешеләр булып үсәрбез», – дип чыгып сөйләгәннәр әле дә истә. Мәктәпне тәмамлап, олы юлга аяк басулар онытылырлыкмы? Ә ул авылның табигате?! Авылдан бер генә чакрымда Зөя елгасы агып ята, өч кенә чакрымда урман шаулап үсә. Тау асларыннан чишмәләр челтерәп ага. Ә күлләр! Мин белгәндә якын-тирәдә йөзләгән күл бар иде.

Урманда җиләк, шомырт, чикләвек өлгергән чакларны онытып була димени? Зөянең аргы ягында язгы ташудан соң ап-ак ком түшәлеп кала иде. Шәһәр пляжлары бер читтә торсын. Су буйлары иртәдән-кичкә кадәр балалар тавышына күмелә иде. Авылныкы да шушында, шәһәрдән кайтканы да – барысы да су керә. Ул чакта көннәр дә җылы тора, инде май ахырларында ук су коена башлый торган идек.

Атлар җигеп, авыл агайлары белән колхоз фермасына юкә ботагы ташулар – берсе дә онытылмый. Авыл гөрләп торды, һәр гаиләдә кимендә 3-4 бала үсте. Ә авылдашлар! Хәзер кемне генә уйласаң – шул кеше юк. Төрле мәзәк хәлләр сөйләүче бабайлар һәм агайлар, көлемсерәп, әле дә каршыда басып торалар кебек. Әгәр шуларның барысын да онытып, битараф булып, үз мохитеңдә адашып йөрсәң, күп әйберне югалтырсың. Аңлап алганда инде соң булуы мөмкин.

Мин бу язмамны башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым. Туган җирен, туган авылын сагынмаган кеше юктыр ул. Кемдер ул хисне йөрәгендә саклый, тышка чыгармый. Ә мин менә сөйлим дә, язам да, үзем өчен генә булса да шигырьләр дә чыгарам.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии