«Чын бәхет барыбер килә ул!»

«Чын бәхет барыбер килә ул!»

Гадәти эш көннәренең берсендә редакция телефоны шалтырады. Трубканың икенче ягыннан мөлаем тавышлы ханым эндәште. Сөйләшү барышында, үзем дә сизмәстән, эчтән уйлаган уйларымны кычкырып әйтеп куйдым: «Сезгә ничә яшь, тавышыгыз бик яшь тоела?» – дим. «Миңа хәзер 67 яшь инде, – ди ул, көлеп. – Икенче мәртәбә кияүгә чыккач, яңадан яшьлек килде. Йөзем дә, тавышым да үзгәрде… Күргән михнәтләрем өчен язмыш мине, соң гына булса да, бүләкләде, күрәсең»…

РӘХӘТТӘН МӘХШӘРГӘ – БЕР АДЫМ

Мөнирә апа сүзне ерактан – үсмер чагыннан башлады. Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә туган кыз, мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга кергән. Уку йортыннан аны Арча районының бер авылына эшкә җибәргәннәр. Бөтенләй ят районның таныш түгел авылына килеп урнашканда, сикәлтәле язмыш китабы языла башлаганлыгын күз алдына да китермәгәндер.

– Авылга чит кыз килгәч, егетләр күз төшерми калмый бит инде. Бу авылда милли аяк киеме фабрикасы бар иде. Шунда слесарь булып эшләгән Самат исемле бер егет тә еш кына минем янга килеп йөри башлады. Әле кулын кистереп, әле эчем авырта дигән сәбәп табып, медпунктка эзне суытмады инде, – дип сөйли Мөнирә ханым ул вакытларны.

Әнә шулай башланып китә аларның танышлыгы. Шәһәрдә туып-үскән бала булгач, татар телен дә әллә ни яхшы белми кыз. «Кан басымымны үлчә әле, үскәнем», – дип килгән әбиләр белән аңлашырга да слесарь егет булыша аңа – шәфкать туташы әйткәннәрне русчадан татарчага тәрҗемә итеп тора. Хатын сайлаганда – анасына кара, ир сайлаганда – атасына кара, дигән мәкальне истә тотып, Мөнирә апа Саматның гаиләсе белән дә таныша. Бик тәрбияле, яхшы гаиләдә үскән булып чыга егет.

– Өйләнешкәндә кешенең тышкы кыяфәтенә генә карамыйлар. Аның күңеле дә, гадәтләре дә, үз-үзен тотышы да исәпкә алына. Самат бик ачык, ягымлы, кайгыртучан егет иде. Биш ел буена бик бәхетле яшәдек без. Беренче бала – улыбыз тугач та, шатлыгыбызның чиге булмады. Гадәти яшь гаилә идек инде – яллап фатирда тордык, тапканы уртак булды, бала мәшәкатьләре дә кушылгач, тормышыбыз күпкә кызыграк төс алды. Шундый көннәрнең берсендә улыбызның температурасы күтәрелде. Төнлә «ашыгыч ярдәм» чакыртып, аны больницага алып бардым. Үзем баш шәфкать туташы булып эшли идем биредә. Шуңа минем баламны ничек каршы алулары, аның гомере өчен ничек көрәшкәннәре аңлашыладыр – барысы да мине бик хөрмәт итә иде. Кызганыч, баланы саклап калып булмады. Үпкәсе ялкынсынган булган. Малай үлгәннән соң, безгә дә нәрсәдер булды. Тормышыбызда чын мәхшәр башланды…

Самат абый аракы белән дуслашып китә. «Үтәр, бетәр, туктар» дигән өметтә яшәгән хатынының айнырга кушып ялваруларын да ишетмәс хәлгә килгәнче, хәтта кешелек сыйфатларын югалтканчы эчә ул. Бала югалту кайгысын оныту өчен генә эчәдер, дип уйлап, Мөнирә апа бер елдан соң кабаттан балага узган.

– Хәлләр начарланды гына. Кул күтәрә башлады. Сигез ай ярымлык авырым белән, типкәләп, урамга чыгарып җибәрде. Ничек бала үлмәгәндер шунда карында килеш, дип шаккаттым үзем дә, – дип сөйли Мөнирә апа. – Иртә белән айныгач, гафу үтенә иде. «Мин бернәрсә дә хәтерләмим», имеш. Ышана идем, кичерә идем. Кыйнаулары ешайса да, аерылып китү турында уйлап та карамадым. Каенанам белән каенатамның йөзенә кызыллык китермим, дип түздем. Без бит элеккеге тәрбия алган кешеләр. Ул вакытларда аерылу дигән сүз юк иде. «Өйдәге чүпне читкә чыгармаска», «авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермәскә» – менә шундый сүзләр әйтеп үстерелгән бала идем мин. Шуңа күрә, авырып китеп больницага баргач, табиблар минем яраларымны, күгәргән җирләремне күреп, полициягә гариза илтеп бирергә җыенганда да, «Зинһар, беркемгә дә әйтмәгез!» – дип ялына идем.

Корсакта килеш «кыйналуга»да карамастан, бала сау-сәламәт туган. Менә ул – үткән яраларны оныттырырдай һәм яңа тормыш башларга этәргеч бирердәй вакыйга. Тик Самат абый гына айну турында уйлап та карамый. Кечкенә баланың йокысын саклау турында да кайгыртмый – өйдәге сугышлар ешайганнан-ешая.

– Өч яше яңа тулып кына киткән улым, урамда уйнаган җирдән йөгереп кереп: «Әни, әйдә китик инде, хәзер тагын кыйный бит», – дип ялвара иде. Качып чыгып китеп, эштә кунып калган чаклар күп булды. Бала атасыннан дер калтырап тора иде. Ул бит мине аның күз алдында кыйнады. Бервакыт, әтисе сугыша башлагач, эшләп утырган суыткыч эченә кереп качкан. Беләсезме, күпме эзләдем мин аны?! Ничек ачып карарга башым эшләде шул суыткычны, белмим, әле хәзер дә аптырыйм. Мондый мәхшәрне күп күрдек инде. Өйгә акча кайтмады – эчеп бетереп барды. Баланы ашатыр өчен шешәләр җыеп, шуларны тапшырып йөри идем. Үзем эшләгән больницадан калдык боткалар алып кайтып ашата идем балага. Дәваланырга да алып барып карадым – файдасын тапмадык. Хәер, аек вакытында да холкы яхшы булды, дип әйтә алмыйм. Аңа бер сүз дә әйтергә ярамый иде – өстәлдә булган әйберне ала иде дә ыргыта иде. Үлгән балабызның үчен алуы булдымы шунда… Ул кадәр кыйнаулардан соң, аңа карата ярату хисем калмаган иде. Бервакыт хәтта үзе дә: «Син миңа җирәнеп карыйсың», – диде. Күрәсең, күз карашыма ук чыккан булгандыр ул минем…

КИРЕ КАЙТМАДЫ

Артык холыксыз әтисенең кыланмышларын күреп үскән Рамилнең аяк-кулларын көзән җыера башлый. Балалар бакчасында аңын югалтып егылган чаклары да була. Мөнирә апа баласын невропатологка күрсәткән. Өлкән яшьтәге табиб иң беренче сорауны ук кабыргасы белән куйган: «Гаиләңдә хәлләр ничек?»

– Мин эндәшмичә генә утырам. Шуннан соң улыма мөрәҗәгать итте:

– Синен әтиең бармы?

– Бар,

– Аракы эчәме?

– Эчә.

– Сугышмыймы ул?

– Сугыша! – дип, бик коры итеп әйтеп куйды шунда балам.

– Аңлашылды, башка бернинди җавап та кирәкми. Балаңны исән калдырасың килсә, син бу кешедән аерылырга тиеш!

Иреннән алай җиңел генә китә алмаячагын белә ул. «Аерылышсак, мин сине үтерәм», – дигән янауларны ишетеп яшәгән кеше буларак, ул баласын ала да Арчадан качып чыгып китә.

– Түбән Камада бертуган апам яши иде. Шуның янына китәргә булдым. Җыенып чыгып чапканымны күреп торган күрше әби ирем эшләгән фабрикага барып, безнең качып китүебез турында җиткергән. Апаларга килеп җитеп күп тә үтмәде, кыңгырау төймәсенә бастылар…

Ишек катында басып торган Самат абый хатынын сугышып алып кайтырга килгән. Тик сеңлесен күрәләтә кыйнаттырмас өчен, апасы аны башта балкон аша күршеләренең фатирына качырган. Җизни булган кеше кайткач кына, яшеренгән урыныннан чыга алган Мөнирә апа.

– Без чыккач, апа балта тотып килде дә әйтте аңа: «Диванда утырган җиреңнән сеңлем ягына таба бер адым гына атлыйсың икән, чабам да үтерәм, миңа бернәрсә булмый», – диде. Бу шунда миңа таба карап, «Әйдә кайтыгыз, башка бармак белән дә тимим», – дип әкрен генә әйтеп куйды. «Бер китсәм, кире кайта торган кеше түгел, дип, мин сиңа әйттем бит инде», – дидем. Шулай итеп без Түбән Камада калдык. Хәзерге акчага әйләндерсәк, балага 200-300 сум алимент түләп бара иде. Шуннан башка ярдәме тимәде. Баланың бер генә мәртәбә дә: «Әти кайда?» – дип сораганы булмады, аны тулысынча үзем үстердем. Улын күрергә бер генә мәртәбә – бала беренче сыйныфка укырга кергәндә килде ул. Башка күренмәде. Соңрак аның өйләнүе турында әйттеләр…

Ялгыз булу кемгә дә җиңел түгел. Тик бер мәртәбә ир йодрыгын татып карагач, Мөнирә апа аракы белән дус булганнарны якын да җибәрмәгән. 1999нчы елда, бөтенләй көтмәгәндә генә, гомер буе янәшәсендә күрергә теләгән кешесен очраткан.

– Дус кызым соң гына кияүгә чыкты һәм миңа ирен күрсәтергә булды. Аларга кунакка кайттым. Ире үзенең дустын чакырган булган, ул да минем кебек ялгыз яшәгән. Танышып киттек. 35 яшемдә аерылган идем, 48 яшемдә икенче мәртәбә кияүгә чыктым. Тормышымның иң авыр вакытында барлыкка килде ул. Мине яратты һәм хөрмәт итте. Теге гаиләмдә кыерсытылып яшәсәм, монысында мин үземнең хатын-кыз булуымны аңладым. Тегесендә тормышны үзем алып бардым, бар әйберне үзем таптым. Ә икенче ирем мине, матур чәчәккә тиңләп, кулында гына күтәреп йөртте. Аңа кияүгә чыккач, бер генә мәртәбә дә: «Ай, кайдан алыйм икән, нәрсә пешерим икән, иртәгә нәрсә киим микән?» – дигән сораулар булмады миндә.

«МУЛЛА ШУНДЫЙ БУЛАМЫ СОҢ?»

Кияүгә чыгып бәхетен очратуына бер куанса, улы белән икенче ире арасындагы дуслыкка тагын да шатланган Мөнирә апа. 18 яшьлек малае да, озак еллардан соң: «Әти», – дип эндәшердәй кешене тапкан.

– «Әти» диде ул аңа. Хәзер дә шулай дип эндәшә. Баламны балигълык яшенә чаклы ялгызым үстерсәм дә, яхшы тәрбия бирдем, дип саныйм. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Кешеләргә мәрхәмәтле, хатын-кызга хөрмәт белән карый торган булды, өйләнде, бер-бер артлы өч кызы туды. Шулай да, Арчага кайтып, үз әтисе белән бер күреште ул. Ышанмассыз, бу вакытта, эчүен ташлап, Самат дин юлына баскан һәм мулла булган иде…

Арчада дүрт айлык килеш үлгән балаларының кабере янында очраша алар. Самат абый балалы хатынга өйләнгән булган. Ул хатынның кызы яшьли бала тапкан – шул баланы җитәкләп килгән булган ул очрашуга.

– Янымда безнең балабыздан туган кызыбыз басып тора. Саматның үз оныгы. Ул аңа якын да килмәде, «Кызым», – дип тә эндәшмәде, башыннан да сыйпамады. Ә үги кызының баласын яныннан да җибәрми торды. Шуннан соң мин аңа: «Ничек син мулла булып, кеше алдында йөри, кешене нәрсәгәдер өйрәтә аласың? Үз оныгыңа кызым дип тә әйтмәдең бит», – дидем. Сөйләшеп торганда, «О, Мөнирә кайткансың икән», – дип, исәнләшеп китүчеләр дә булды. «Сез бу кешене мулла дип хөрмәт итеп торасызмы? Сез аның кем булуын оныттыгызмыни?» – дидем. Шунда бер абый. «Үзгәрде бит инде ул хәзер», – диде. «Бик үзгәргән икән шул!» – дидем дә киттек тә бардык. Шуннан соң ул улыбыз янына килгән дә: «Сезнең кайтуыгыз миңа бер проблема гына булды», – дип әйткән. Бу вакыйгадан соң шактый вакыт узды инде. Оныкларыбыз үзләре дә үсеп киләләр. Аларның нинди икәнен белми дә, күргәне дә юк Саматның. Аз гына булса да, исенә килеп төшми микәнни соң аның? «Минем улым бар!» – дип уйламыймы икән. Ул бит аның фамилиясен йөртә. Үз баласын белмәгән кешене мулла дип буламы?

Мөнирә апа рәнҗеп әнә шуларны сөйләде дә туктап калды. Сүзләреннән генә түгел, тавышыннан да сизелә иде – аңа бу мулладан бары тик улының исәнлеген сорашуы, оныкларының хәлен белүе генә кирәк булган. Ә бәлки, алары да кирәкмидер, чөнки бүгенге тормышында бөтен нәрсә бөтен, янында иңне-иңгә куяр кешесе бар. Баласының да рәхәтен күреп яши. Искене җимерү җиңел, яңаны төзү авыр, диләр бит. Шулай да, Мөнирә апага: «Беренче ирегез белән булган тормышыгызны еш искә аласызмы, аннан киткәнегезгә үкенмисезме, бәлки бераз көткән булсагыз, айныган да булыр иде», – дип әйтмичә түзә алмадым.

– Юк, сеңлем. Иң җүләр кеше – хатын-кыз. Исерек ирдән китәргә курыккан хатын-кыз. Чын бәхетне очратудан өметен өзеп, башын комга тыгып яшәргә түгел, югарыга карап йөрергә тиеш хатын-кыз. Бар ул бәхет – бер килә ул. Яшең ничә синең, дип тә сорап тормый, юлын таба… Аннары киңәшем шул: бер китеп, бер кайтып йөрмәскә кирәк. Киттең икән – киттең. Кире кайтма. Гарьләнеп яшәргә ярамый!

«Инде башка Самат белән беркайчан да очрашмамын, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен!» – дип, сүзен тәмамлады Мөнирә апа.

Шушы сүзләрен әйтте дә әңгәмәдәшем җиңел сулап куйды. Үзенең мәшәкатьләре турында беркайчан зарланмаган, кешегә күз яшьләрен күрсәтмәгән бу апаның шулай ачыктан-ачык күңелен бушатуына аптырамадым да, гаҗәпсенмәдем дә. Гыйбрәт һәм тормыш тәҗрибәсе вакыт белән генә түгел, бүтәннәрнең башыннан кичергәннәрен күзәтеп торып та килә бит. Бу язмада геройларның исемнәре үзгәртеп бирелде. Шулай да аны укып, мулла кеше дә, шалтыратучыбыз да үзен таныр.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии