- 21.06.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
– Яраткан кешем белән өйләнешкәч тә, алты ел буе авырга уза алмадым мин. Ни өчен шулай булды, аңламадык. Ә бит безнең дә балалар сөясебез, кемгәдер «сабыем» дип әйтәсебез килә иде… Ясалма аталандыру юлы – ЭКОны сынап карарга булдык. Бу ысулның кемгәдер ярдәме тия, кемгәдер – юк, шунысы куркытты да инде. «Бәлки бу юлы килеп чыгар!» – дип, ахырга кадәр өметләндем. Шөкер, балага уздым. Менә ул – еллар буе тилмереп көткән бәхет, хәзер алда бары тик тугыз ай гына… аннары балаларыбыз дөньяга килер, тормышыбыз түгәрәкләнер дип өметләндем. Йөрәк астымда игезәк балалар йөртүемне дә белеп алгач, күңелләрем бөтенләй үсеп китте. Бәла уйламаган җирдән килә шул. Балаларымны карынымда алты ай ярым гына йөртә алдым мин, тик торганнан суым китте дә, ашыгыч рәвештә Чаллыга больницага озаттылар…
Алабуга шәһәрендә яшәүче Юлия үзләренең гаилә тарихы һәм уртак борчулары турында сөйләгәндә сүзне әнә шулай башлап җибәрде. 32 яшендә беренче мәртәбә әни булган бу ханымның җилкәләрендә җаваплылык һәм мәшәкать башка яшь аналарныкына караганда дистәләгән мәртәбәгә күбрәктер, чөнки ул вакытыннан алда туу аркасында авыру калган игезәк улларын тәрбияли. Ханымның суы киткәч тә, балалар карында үләргә мөмкин дип, табиблар ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясаган. Бер килодан чак кына артыграк туган ике сабыйны шунда ук реанимациягә озаталар.
– Ул вакытта нәрсә кичергәнемне үзем генә аңлыйм. Тормышымны караңгылык һәм ялгызлык биләп алды. Алар турында уйлаган саен, җаным өзгәләнде. «Хәлләре ничек, алга китеш бармы?» – дигән сорауларыма табиблар берни эндәшмичә, карашларын аска гына төби иде. Башкалар кулларына сабыйларын алып сокланганда, аларны имезгәндә, мин киләчәктә ни буласын уйларга да курка идем. Мондый хисләрне беркемгә дә кичерергә язмасын. Сабыйларым белән булган беренче күрешүемне бүген дә оныта алмыйм. Аларның кечкенә генә куллары, гәүдәләре көпшәләр һәм катетрлар ярдәмендә махсус аппаратларга тоташтырылган. Барысы да яхшы булсын иде дип теләдем мин, аларга караган саен. Борчылудан яшь түгеп шактый көннәр үтте. Бары тик бер атнадан соң гына ниндидер өмет чаткысы барлыкка килде – алар үзлекләреннән сулыш ала башлады, – ди Юлия.
2013нче елның 2нче ноябре Ищукларга тормышның шатлыклы да, шул ук вакытта авыр да булган ишекләрен ача. Җитлегеп бетмичә туу сәбәпле, балаларны әллә ничә төрле авырудан дәвалаганнар. Ул диагнозлар исемлеген күргәч, кечкенә генә сабый моның кадәр чир белән ничек көрәшеп чыгарга тиеш соң, дигән уй тынгы бирми. Ай ярымлык вакытларында ике сабыйга да лазер аппараты ярдәмендә күзләренә операция ясаганнар.
– Бу операциянең ничек эшләнүен күрмәвең яхшырак! Күзләренә тимер җайланмалар тыгып куялар да, ниндидер көпшәне якын ук китереп, операция ясыйлар, – дип, үзәге өзгәләнеп сөйли Юлия.
Ана кеше бит ул – балалары өчен борчылып, йөрәгеннән кан тамгандыр аның. Күзгә ясалган операция иң катлаулылардан санала. Ярты ел буе балаларны корсакларына яткырудан, физик күнегүләр эшләтүдән, массажларга йөртүдән тыйганнар, чөнки операция булган җирнең җөйләре ачылып китеп, сабыйларның күз күрү сәләте кабат начараю куркынычы булган. Күнегүләр ярдәмендә балаларны шөгыльләндереп булмау исә, билгеле, аларны сәламәтләндерүдә дә зур тоткарлыклар ясаган.
Малайларның ишетү сәләте белән дә проблемалары булган, ун ай буе Санкт-Петербург шәһәрендә дәвалану узу һәм иң мөһиме – табибларга вакытында мөрәҗәгать итү аркасында гына чукрак калмаган алар.
Игезәкләрнең берсе – Пашаның, вакытыннан алда туу сәбәпле, үкчәләре дә дөрес формалашырга өлгермәгән. Ике аягының да үкчәсе тышкы якка карап торганга күрә, сабыйга берничә операция ясаганнар. Соңгысын менә октябрь аенда Санкт-Петербургта уздырырга җыеналар. Юлия аңлатуынча, үкчәне кисеп җибәреп, аска таба төшерәчәкләр, табанда ике кисем ясап, сөякләре арасына имплант куячаклар. Тик моңа кадәр малайларның Кырымда реабилитация узасы бар. Сабыйлар август аенда 21 көнлек тернәкләндерү курслары үтәргә тиеш.
– Шунысы сөендерә – балаларым акылга зәгыйфь түгел. Балаларның берсе ДЦП белән авырый, ләкин гомумән алганда сәламәтлекләрендә алга китеш сизелә. Икесе дә башларын яхшы тота, уенчыклар белән уйныйлар, кулларын чәбәкли беләләр. Бер улыбыз иҗекләр әйтеп сөйләшә, икенчесе сүзләр белә инде. Мин аларның гадәти балалардан берни белән дә аерылып тормавын телим. Үз аякларында йөрсеннәр, балачакның уколлар һәм массажларсыз, ә иң мөһиме, авыртуларсыз да уза алуын тойсыннар иде. Сабыйларым хәзер шундый яшьтә, тернәкләндерү һәм дәвалану иң яхшы нәтиҗәләр бирә торган чор, шуңа күрә аларны болардан мәхрүм итәргә ярамый. Тик дәвалану чыгымнарын да ялгыз гына күтәреп булмый. Август аенда Кырымга алып бару өчен, икесенә 250 мең сум акча кирәк. Без хәзер ярдәмгә бик мохтаҗ, – дип сөйли Юлия. Ана кеше, күз яшьләре аша, күңелендәге соңгы сүзләрен дә ачып салды: – Боларны барыбер кеше итеп булмый бит инде, күпме йөрергә мөмкин, дип, кул селтисем дә килгән вакытлар булды. Тәмам бирешергә әзерләнеп беткәндә, Аллаһы Тәгаләнең һәм аның бәндәләренең ярдәмен тойдым.
Бертуган Павел белән Александрга быел ноябрь аенда өч яшь тулачак. Беренче көннәрендә тәүлегенә 20шәр сәгать буена система астында яткан бу балалар бүген дә даруларсыз яши алмый. Табиблар да ата белән анага дәвалануны туктатмаска куша. «Әгәр дә мондый темплар белән барсагыз, балаларыгыз аякка басачак», – дип ышандыра алар.
Игезәкләргә ярдәм итү йөзеннән, 28нче июньдә Казанның М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында хәйрия концерты уздырырга җыеналар. Сабыйларга ярдәм кулы сузучыларның берсе – концертның алып баручысы Нияз Сабиров. Моңа кадәр ул дуслары белән, авыру балаларга ярдәм итү ниятеннән, ике хәйрия концерты оештырган булган.
– Узган ел Казан театр училищесында диплом спектакленең берсен Саша белән Пашага ярдәм итүгә багышласак та, анда нибары 3 мең сумлап кына акча җыелды. Балаларның әниләренә хәйрия концерты оештырырга вәгъдә иттем. Диплом мәшәкатьләре белән бу эшебез моңа кадәр сузылып килде. Монысында халык күбрәк булсын иде дип телим. Сабыйларга Рамазан аенда ярдәм итү аеруча саваплы гамәл. Изге гамәлләр кылу юлында битарафлык аркасында читтә калмасак иде, – дип белдерде Нияз Сабиров.
Балаларга багышланган хәйрия концертында Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Бәширә Насыйрова, Илназ Минвәлиев, Эльвира Хамматова, Чулпан Йосыпова, Наил Табанаков, «Тылсым» төркеме, Максуд Юлдашев һәм башка артистлар катнашыр дип көтелә. Тамашаны Раил Рамазанов һәм Нияз Сабиров алып барачак. Концерт 19 сәгатьтә башлана, билет бәясе – 300-500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 8-950-323-72-89.
Шулай ук балаларга ярдәм кулы сузарга теләгән киң күңелле укучыларыбыз өчен банк реквизитларын да күрсәтәбез:
Ак Барс Банк: 5209 3547 6846 3175
Владелец карты Ищук Сергей (папа мальчиков)
Сбербанк: 5469620016934273
Владелец карты Ищук Юлия Александровна (мама мальчиков)
WebMoney: R532021595162
Киви кошелёк: +79196252766
Мегафон: +79274595621
Билайн: +79600894202
PayPal: boer-82@mail.ru
Яндекс деньги: 410012305099109.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии