- 21.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1941нче елда сугыш башланып, авылдагы ир-егетләрне фронтка алганнан соң, барлык эшләр хатын-кыз җилкәсендә калды. Өстәвенә, һәрберсе 4-5 бала тәрбияли. Безнең әниебез кулында 4 бала, 75 һәм 80 яшьлек дәү әниебез һәм дәү әтиебез.
1941нче ел бигрәк тә хәтердә саклана. Кыш бик салкын килде, ул елны 45 градуска кадәр җитте. Авылыбыздагы (Иске Әнәле авылы, Апас районы) хатын-кызлар окоп казырга йөрделәр. Әнием дә 5 чакрым ераклыктагы җиргә окоп казырга бара иде. Бер генә көн бармасаң да, төрмәгә утырту белән янадылар. Ә сеңлем Сәхәнәгә ул чакта нибары 10 гына ай иде. Сугыш вакытында колхозда эшләгән өчен бер грамм да ашлык бирмәделәр. Шундый авыр чакларда да әнием безне бер дә ачуланмады, рәнҗетмәде. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: безнең авылда балаларын рәнҗеткән, кыйнаган хатын-кыз, ир-ат, гомумән, юк иде.
300 йортлы авылыбызның 200 кешесе сугышта һәлак булды. Бәхетебез булгандыр инде, әтиебез, өч ел дәвамында Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында сапер булып хезмәт итеп, 1945нче елның 5нче августында сугыштан исән-сау кайтты.
1949нчы елның июнь аенда безнең гаиләне Себергә сөргенгә озаттылар. Әниемә туган нигездән аерылу аеруча авыр булды. Авылда бит безнең нарат бүрәнәсеннән төзелгән бик таза йортыбыз, сыерыбыз, башка мал-туар калды.
Еллар үтте. Себердә алты ел торганнан соң, 1955нче елның мартында Татарстанга кайтырга рөхсәт бирделәр. Гаиләбез Казанга апрель башларында аяк басты.
Әтиебез Шәйхулла белән әниебез Сәкинә 50 ел тигез гомер иттеләр. Шатлыкларын да, кайгыларын да уртак итеп, бик тату яшәделәр. Алар икесе дә чибәр, уңган, ягымлы, сабыр холыклы, кешелекле иделәр. Без дә әти-әнинең өметләрен акларга тырыштык, биш баланың дүртесе югары белем алды.
Әти-әниебезгә бер генә тапкыр да авыр сүз әйтмәдек, картлык көннәрендә ихлас күңелдән хөрмәт иттек, алар безне тәрбияләгән кебек үзләрен карарга тырыштык. Әтиебез 73 яшендә, әниебез 89 яшендә Казанда бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын!
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: җәмгыятебездә үзгәрешләр була торып, мөнәсәбәтләр төрлеләнә барганда, фикерем әйләнә дә әниемә килеп тоташа. Шуңа гаҗәпләнәм: бу көннәрне ул алдан ничек күрә алды икән? Шуларны күреп безгә яхшы тәрбия бирде. Кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтте. Ул биргән киңәшләр әле бүген дә, яшәү кагыйдәсе шикелле, безгә – балаларына хезмәт итә. Мин боларның барысын да васыять итеп күңелемдә, йөрәгемдә йөртәм һәм тормышымда кулланам.
Әниебез һәрнәрсәне тыныч кына, сабырлык белән кичерә алды, аңа һәрчак сокланып карый, аннан үрнәк ала идек, аның тормышы безнең өчен бүген дә өлге. Әниебезне белгән бар кеше дә аны олы ихтирам белән искә ала.
Дөрес, әниебез күкрәгендә Ленин ордены да, дөньякүләм билгеле галимнәр алган бүләкләр дә юк, фәкать олы һәм барыбызга да җылы биргән тугры йөрәге генә бар иде…
Район үзәге Апаста Хатын-кыз һәйкәле ачылу тантанасында катнашуым йөрәгемдә тирән эз калдырды. Бу һәйкәлне гыйбрәтле язмышлы газиз әниемә охшатам. Мөгаен, газиз әниләрен сагынган һәркем аны шулай күрә торгандыр.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Апас районы.
Комментарии