Күрде инде безнең башлар

Күрде инде безнең башлар

Мин 1940нчы елның 16нчы июнендә дөньяга килгәнмен. Минем язмышым гыйбрәтле.

1937нче елда әти белән әнием кавышып, бергә яши башлаганнар. 1938нче елда апам дөньяга килгән. Апага 2 яшь булганда, әтием белән әнинең аралары суынган. Әти, үзебезнең авыл кызын алган да, рәхәт эзләп, Приморский край якларына чыгып киткән. Мин әнинең карынында калганмын. Озакламый мин дә дөньяга килгәнмен. Әни ике бала белән үз әти-әнисе янына кире кайтып керә. Анда да гаилә бик ишле була: өйләнмәгән абыйлар, кияүгә чыкмаган кызлар. Миннән алда туган апаны әни (апага 3 яшь), кулыннан җитәкләп, килен булып төшкән йортка килеп, капканы ачып, баланы эчкә кертеп җибәрә дә, бала елап кала – әни үзе кире кайтып китә. Апа шул илтеп куйган йортта үсә.

Ә без әни белән, миңа 5 яшь тулып киткәнче, әби-бабайда яшәдек. Әби-бабай үлгәч, безгә дә урын кысан булды. Сез үз җаегызны үзегез карагыз, дип, безгә чыгып китәргә куштылар. Кая барасың? Җәйнең бер матур көнендә без әни белән, булган әйберебезне уфалла арбасына төяп, торырга йорт эзләп чыгып киттек. Әни миңа арбаның артыннан әйбер коелмасын диеп карап барырга кушты. Мин, елый-елый, арба артыннан бардым…

Шушы тормыш белән тагын биш ел үтеп китте. Кешедә яшәдек. Өйләренә кертмәгән кешеләрнең җәй көне ишегалларында торып тордык. Үсә төшкәч, болай йөрергә ояла башладым. «Әни, ичмасам, кеше күрмәс иде, караңгы төшкәч йөрик әле», – дия идем. Безнең бәхеткә, авылда берәү үзенең иске өен сата дип ишеттек тә, шул өйне белештек. Ичмасам, иске булса да үзебезнеке булыр иде, диде әни. Акча юк. Әни өстенә кия торган пальтосын бирде өй өчен. Шул йортка күчтек.

«Их, 10 гына ел булса да яши алсак иде шушында», – диде әни. Күрше йортта янгын чыгып, безнең өйгә дә ут капты .Янып бетә алмый, сүндерәләр. Мин хәйран үскән идем. 7 класстан соң, бүтән укый алмадым. «Өй салырга булышам, малаең җәйге лагерьда сыер көтүе көтсен», – дип әйтте әнигә колхоз рәисе. Мин тыңладым. Өч ел көтү көттем. Көндез дә, төнлә дә көтәсе иде. Көн тиз үтә. Менә төннәрен авыр чаклар булды. Яшь чак, авыл ягыннан егет-кызларның җырлаган, гармун уйнаган тавышлары ишетелә. Үзәк өзелгән чаклар бар иде. Тырыштым, ялкау булмадым. Сау-сәламәт кеше эшли алмаганны эшләдем. Мин туганда ук гарип булганмын.

Ә әти 1941нче елда сугышка киткән. 1942нче елда әнигә үле хәбәре килгән. Әтигә ияреп киткән теге хатын кире туган авылына әйләнеп кайткан. Ул хатын, әни үләргә бер ай калгач, әнинең авырганын ишетеп, бәхилләшергә килде. Дөньяныкы дөньяда бетсен, бәхил булышыйк, дип елаштылар. 1967нче елның 20нче мае иде ул көн, әле бүгенгедәй истә.

Әни бик озак яши алмады, 52 яшьтә начар авыру белән җәфа чигеп үлеп китте. Синең өйләнгәнеңне күрсәм, үлсәм дә, үкенмәс идем, диде. Мин өйләнгәч, бер ел бергә яшәдек. Балаларны гына күрә алмады, урыны оҗмахта булсын.

Без, сугыш чоры балалары, ниләр генә күрмәдек! Илне саклар өчен күпме кеше башын салды. Безнең илдә кешегә кадер юк. Әти сугышта үлеп, мин инвалид булып та, бернинди ярдәм юк. Шуңа йөрәк әрни. Безнең кебекләргә бераз ярдәм булмасмы, дип районга эндәшеп караган идем, кая ул! Сезнең кебекләргә дә акча өләшә башласаң, илнең байлыгы җитмәс, диде анда утырган абзый. Сугышта булмаган, сугышның нәрсә икәнен дә белмәгән кешеләргә йортлар салып бирәләр. Германия сугышта җиңелсә дә, сугышта булганнарга тиешле акчаларын биргәннәр, дип язганнар иде бер газетада. Бездә бирмәс өчен нинди генә хәйләләр уйлап тапмыйлар! Гади халыктан гына каеру җаен карыйлар.

Исемем редакция өчен генә.

Саба районы.

Комментарии