- 21.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Булган хәл)
Габделнурның кайтуын кем күргәндер, әмма йөзләп хуҗалыклы авылда бу турыда кояш баеганчы күпләр белә иде инде. Халыкның хезмәте генә түгел, акылы, аңы, бөтен эчке дөньясы фронтка төбәлгән чор иде бу.
– Габделнур кайткан!
Эчендәге ялкынны басарга теләп, серен тыя алмыйча, каршыга килүчегә эндәшә берәү. Үзе як-ягына карана. Тегесе аңга килеп, сорау биргәнче, тагын да серле, курку катыш шикле тавыш белән, якынрак атлап, пышылдап өлгерә:
– Качып кайткан!
Бер-берсенең күзләренә карап аңлашалар да «син мине, мин сине белмим», дигәндәй, кулларын селтәп, икесе ике якка юл алалар. Әлеге хәбәрне ишеткән һәркемнең сугышның уртасыннан кайткан Габделнурны үзәкләре өзелеп күрәсе килсә дә, як-ягына карарга да куркып, өенә ашыга. Баласы, ире, туганы сугышта булганнарның исә, нинди дә бер сәбәп табып, ничек кенә булса да өенә барып күрәсе, бер генә сорау бирәсе килә: «Безнекен күрмәдеңме?»
Йөрәге өзгәләнә, телгәләнә, елыйсы, кычкырасы килә, бәргәләнә хатын-кыз аның бу халәтенә. Берничек тә әйтеп, аңлатып та, берүк вакытта тыелып утырып та булмый… Әмма түзә. Ябык пәрдә өстеннән, капка-ишек ярыгыннан һәркем урамны күзәтә. Э-эх! Урам буйлап үтсен дә, килә-килешкә кул сузып күрешеп, кемнедер кочып, бала-чаганы күтәреп-чөеп шатландырсын иде дә, башка фронтовиклар кебек, чирәмгә чүгәләп, дөнья хәлләре турында сөйләсен иде! Һәркем күңеле белән шуны көтә.
Озак көттермәделәр. Шул ук көнне, әллә берәр тәүлектән соңмы, Габделнур сугышка киткән йортның җил капкасы янына ике атлы туктый. Берсе, аты туктар-туктамастан ук сикереп төшә дә, күз ачып йомганчы ишек алдына ыргыла, биксез чоланга ташлана һәм өйгә бәреп үк керә:
– Кайда?!
– Кем? Кайда, кем нишләгән? – ди, әлеге мизгелдә тәмугта кайнагандай, энә өстендәге Фәүзия.
– Ирең кайда?
– Сугышка китте, – ди хатын, үзен бик тиз кулга алып.
– Түгел! Кайтканын күргәннәр.
– Күрсәләр тапсыннар. Өйгә кайтмады.
– Табарбыз, табарбыз, – ди дә, күн куртка кигән егет ашыгып чыгып та китә. Чаршауны ачып, мич артын, карават астын карап өлгергән иде инде. Чыгышлый ялдындагы бүлмә ишеген дә ачып карый. Урамда калганы белән сөйләшеп алгач, ярым җимерек лапас -абзар тирәсендә югалып торалар. Узышлый чыбыркы сабы белән тәрәзәгә кагып:
– Табарбыз! – дияргә дә онытмый өйгә кергәне.
Бу хактагы хәбәр дә авылга яшен тизлеге белән тарала.
Әмма авылда иде Габделнур. Ике урамлы авылдагы иң читтәге җимерек, ташландык өйдә көн итте ул. Ярты авыл аны белде. Әрекмән шаулап чәчәк аткан, кычыткан гөрләп үскән, кыргый миләш ябалдашлары капланган, адәм түгел, песи эзе дә төшмәгән куелыкта тишек түбәсе генә күренер-күренмәс иске-москыда кемдер качып ята дип уйларга да мөмкин түгел иде шул. Ә авылда тормыш дәвам итте. Уракка төштеләр, салам-печән хәстәрләделәр, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, ниндидер йомыш тапкан булып, әлеге чүмәлә йорт яныннан үткәләп тордылар. Кемдер селтәнгәндәй итеп ипи, пешкән бәрәңге, йомырка, ит кисәге ыргыта. Сөт, су бирү юлын да табалар. Ярты елга якын шулай яши Габделнур. Килеп-китеп авыл халкының теңкәсенә төшеп, Габделнурның авылда чынлап та юклыгына ышанган тикшерүчеләрнең эзе суына.
Тегесеннән аз гына кайтыш буш йортка күчерәләр. Һәм бер кич шушында йоклагач та, ул якыннарын чакырта. Чыра да яндырмыйча, сөйләшеп утыралар. Габделнур авылдашларына рәхмәт белдерә.
– Куркыттымы? – дип сорап куя берсе.
– Куркытты, – ди, бераз уйлагач, әлеге кешегә карап. – Җен бар икән. Кайткач, җиденче төндә, нәкъ төн уртасында, күрше почмактан ниндидер зур кара әйбер килә башлады. Куллары бар, йонлач, кап-кара. Башы да бар диимме. Туп-туры килә бу миңа. Сугышта гына үлгән булсамчы, дип уйлаганны хәтерлим. Буды бу мине. Аллаһ, дигәнемне хәтерлим. Икенче көнне бастырылып уяндым. Койма буена ул көнне Ислам карт килде. Бәхет бардыр инде. Әлеге хәлне сөйләдем. Озак та тормады, ул миңа таш ыргытты. Ташка кәгазь бәйләнгән иде. Анда дога язылган. Ахыргы җөмләсен туктаусыз кабатла, дип, үз куллары белән язган карт. Көн яктысында шуны ятладым. Төнлә теге җен тагын килде. Әмма бер адым калды дигәндә, мин Ислам карт биргән доганы укый башладым. Җен башта туктап торды, аннары чигенде. Җиде көн рәттән килде җен. Бертуктамый шушы доганы укып утырдым. Мин моннан барыбер чыгам, кабат сугышка китәм, дип тә кабатладым. Утның эченә керәм, – дидем…
Габделнурның тавышында аклану да, гарьләнү дә, авылдашлары алдында оялу да, гаебен тану да яңгырады.
– Мин хәзер үк китәм, җәмәгать. Гаеп итеп искә алмагыз. Бигайбә. Минем хәлдә беркем дә булмасын, – дип, һәрберсе белән җылы итеп саубуллашты. – Сугышта үләргә тиеш мин. Үлгәнче, һич югы ун фрицны булса да олактырырга тиешмен әле. Бәхил булыгыз, – ди дә, чолан артындагы ишек яңагына сөялгән хатынын кайнар кочагына ала.
– Мин кайтканны да, качып ятканны да балалар белмәсен. Батыр, көчле итеп үстер. Сугыш бетәр, сез әле бик тыныч яшәрсез, – ди ул һәм төн караңгылыгына чума. Әмма таң яктысы сызыла башлаган була инде.
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы
Комментарии