- 21.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Зур галим, академик Рүзәл Юсуповның «Укыйм дигәч укыйм» дигән мәкаләсен укыгач, сугыш вакытындагы нәкъ безнең авылда булган хәлләр турында язылган ич монда дигән фикергә киләсең. Башка урыннарда да, шундый ук хәерчелек, кыерсыту – кимсетүләр булганлыгы турында язучылар булып тора. Берничә көн элегрәк, минем дә «Авыл халкы ничек түзде икән» дигән мәкаләм бастырылган иде. Чаллыдан Х.Гәрәева ханым мәкаләне елый-елый укыдым дип, аның әти-әниләре дә нәкъ шундый авырлыкларны кичергән булулары турында язган. Шундый да авыр шартларда, балалык рәхәте күрмичә үскән балалар, сугыштан соңгы елларда илне аякка бастыруда катнашучылар да бит алар. Шулай булуга карамастан, башка төбәкләрдәге кебек, «сугыш чоры баласы» статусы бирелеп, пенсияләренә күпмедер суммада өстәлүнең безнең Татарстанда булмавы, безнең буын баласын тагын бер кат кыерсыту кебек кабул ителде.
Сүзебез Рүзәл ага Юсуповка багышлап башланып киткән иде. Рүзәл әфәнде ул зур белемле, галим кеше. Үзе дә белем бирү системасында эшләгән кеше буларак, тел һәм миллилегебез кыерсытылу белән килешә алмыйча, үзенең дә уй-фикерләрен җиткереп тора. Республикада чыга торган төрле гәҗитләрдә аның күп санлы мәкаләләре бастырыла. Аның соңгы елларда чыккан мәкаләләрен туплап бастырсаң, бик калын китап булыр иде.
Мин язган мәкаләләремнең дә күбесе шулай ук тел һәм миллилегебезнең кыерсытылуына ачынып язылдылар. Бу турыда язмый калган кеше калдымы икән?! Әмма җитәкчеләр арасында ул мәкаләләрне укып караучылар юктыр кебек күренә. Рүзәл әфәнде кебек зур мәгълүматлы галим кеше язган мәкаләләргә карата да берәр төрле реакция булганын хәтерләмим. Димәк, язып торулар буш сүз булып кала.
Үзебезнең депутатлар, фән һәм мәгариф министрлыгы, хәтта Рәисебез Рөстәм Нургали улының үзенең дә проблеманы чишә алырдай вәкаләтләреннән мәхрүм ителгәнен күреп торабыз. Бу проблеманы тудыручы да, аны юкка чыгара алучы да, бер генә кеше бар бездә – ул ил башлыгы. Рүзәл әфәнде Юсупов кебек зур галимнәр җыелып, шул кешенең үзенә тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итеп карасалар, бәлки файдасы булмый калмас иде дип уйландыра. Тел һәм миллилек кыерсытылу белән бәйле рәвештә нинди галәмәтләр булганын күреп торабыз бит, югыйсә. Тел мәсьәләсе ул – уен эш түгел. Тел ул – һәр милләтнең җаны кебек кадерле әйбер.
Рүзәл әфәнденең татар журналистлары хаталарын язып та, радиодан да искәртеп торуы белән кызыксынабыз. Монда да проблемалар җитәрлек.
Ничек булса да, бу ясалма рәвештә тудырылган проблема турында язмый тору да мөмкин түгел. Юкса, телебезне бетерүгә багышланган кыерсыту белән килешкәнбез кебек килеп чыгар.
Без телебезне югалту белән килешә торган милләт түгел. Андый гаделсезлек белән башкарылган гамәлләр үз вакыты җиткәч, төзәтелер дигән өметтә калыйк әле.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии