Яшьлегемә кайтмас, бүгенгене сайлар идем

Яшьлегемә кайтмас, бүгенгене сайлар идем

Гадәттә, чордашлар белән очрашканда, яшьлегеңә кайтыр идеңме, сагынасыңмы, дигән сүзләр чыга инде ул. Яшьлеккә кайта торган булса да, мин кайтмас идем… Безнең яшьлек тамак туяр-туймас авыр хезмәттә үтте. Шулай да, сагынып искә ала торган хатирәләр күп. Печән өсте дип йөртелгән вакытларны гына алыйк әле. Авыл куба, болынга күчә. Гайрәтле ир-атлар тезелешеп, чалгы белән печән чабып, болынга кереп китә. Монда инде хәленнән килмәгән егетләргә урын юк. Бик тә сынала торган мизгел! Чалгы төзәтеп, җайлап торучы оста абзый да шунда гына.

Иң күңеллесе печән чабылып бетеп, әйләндереп киптерү вакытлары. Авылда ике бригада. Ике арадагы ак көндәшлек – җиккән атны бизәүдән башлана да инде. Атларны-арбаларны бизәп, хатын-кызлар матур итеп киенеп, Барый абый ясаган өр-яңа тырмаларын бастырып куеп, җырлап болынга төшүләре, җырлый-җырлый печән әйләндерүләре – онытыла торган мизгелләрме соң! Менә бит, әле дә күз алдында!

Инде дә килеп, ул печән җыю вакытлары. Печәнне кибән итеп салу мизгелләре, шаян сүзләр, мәзәк хәлләр – һич кенә дә онытыла торган түгел алар.

Халыкка тигән өлеш печәннәрен дә чабып-киптереп алып кайтып печәнлекләргә өйгәч, халык иркенләп сулыш ала, аннан басудагы икмәкне урып-җыю вакыты килеп җитә.

Без, үсмерләр, комбайннардан ашлык ташырга әзерләнәбез. Арбага бер бункер ашлык сыешлы лар (ящик) беркетеп, ныгытып куябыз. Исмәгыйль абыйның «Сталинец-6» комбайны әзер. Әзер түгел икән әле. Ягулык аппаратын көйләп бетерәсе бар. Ярты көн артыгы белән җәфаланды да, ахырдан сабырлыгы шартлады – аппаратны тотты да атты. Тәмәкесен тартып, бераз тынычлангач, аппаратны күтәреп алып, урынына куеп, шнурын тартып җибәргән иде, малай-й-й, кабынып та китте бит. Әллә кайчан тотып атасы калган икән, дип шаяртып алды, ахырдан.

Комбайнны «Фордзон» тракторы сөйри. Без аны «Колёсный» дип кенә йөртә идек. Салам төшә торган арт якта 2 кеше саламны җыеп-көйләп, җиргә атып бара. Уңайсыз-җайсыз, урысның аяк белән эшләнгән борынгы комбайны инде.

Көннәрдән беркөнне Саба МТСыннан ярдәмгә үзйөрешле комбайн «СК-4» килеп төште. Яңа гына кайткан, яңа марка. Малай-й-й-й, үзе урып, үзе сугып басу уртасыннан кереп тә китте. Әйе, бу сиңа «Сталинец-6» түгел инде… Комбайнчысы – Абдуллаян абый Шакиров – безнең авыл кияве. Без, Шакирҗан белән мин, Абдуллаян абыйның комбайныннан ашлык ташыйбыз. Бик шаян-шук кеше булды ул, безне үртәп, үтебезне сыта иде: Шакирҗан – Кәферҗан, Мәгъданур – Зәхмәтнур… Арбаны бункер астына куя алмаганда, сүкми иде үзе. Кабинадан төшеп, арбаны күтәреп, җайлап куя иде.

Аннан элекме? Аннан элеккеләре дә күз алдында бит. Комбайннар юк чак: басудагы икмәкне көлтәләп җыялар. Көлтәләрне алып кайтып, туплап куялар да, бәрәңгеләрне алып бетереп, эш җиңеләйгәч, көлтәләрне сугарга чират җитә.

Авылыбыз читендә «Карусель» дип йөртелә торган агрегат бар иде. Түгәрәк, 25-30 градус авышлыкта. Махсус җайлап куелган урынга 3-4 үгезне бастыралар да, «Карусельне» әйләндереп җибәреп, әйләнешен малларның атлау җаена көйлиләр иде. Карусельның астындагы әйләнә торган шкивтан сузылган ремень «Сложный молотилка» дигән көлтә сугу механизмын эшләтә. Без, малайлар, атка атланып, салам тарттыргычлар белән салам тарттырабыз. Бу эшләребез көлтә сугу дип атала. Яңа елга кадәр сузылган вакытлары да була иде.

«Карусель» турында төгәлрәк күз алдына китерик әле. Үгезләрне бәйләп куярга урын ясалган. Аларны әйдәкләргә махсус урында бер кеше була. Кай ара үгезләр кызулап китәләр, аннан томырылып чаба башлыйлар. «Карусель» андый әйләнешкә исәпләнелмәгән. Бу вакытта инде махсус ясалган урындагы чөйне кувалда белән сугып кыстыралар да, әйләнү тизлеген киметәләр иде. «Карусель» бик катлаулы, күләмле корылма. Астагы шкивын әйләндерү җаен табып кара?! Су тегермәненең чарыгына карап эшләнгән эш булгандыр ул. Кигиләре белән әйләндергәндер. Уйлап карасаң, эшне җиңеләйтү өчен, кешенең башын эшләтүе. Сушилкаларны ясап куялар иде – «ёлочка» формасында. Исләрең китәрлек, утын ягып, төтен юлларын чи икмәк арасыннан йөри торган итеп ясап кара әле! Сложный молотилканың бөтен серен, җаен белеп эшләтә алучы – сугыш инвалиды, Оет авылының мөхтәрәм кешесе Шәйхразый агай иде. Андый җайлы уңайлы кешенең урыны җәннәттә булыр.

Авылларга тракторлар кайта башлагач, «Карусель» дигән агрегатның кирәге калмады. «Сложный молотилка»ны тракторга тагалар да, авыл саен көлтә сугарга җитешәләр иде. Тракторның уң ягында зур гына шкиф. Алып та килә агрегатны, эшләтә дә.

Эштә кәмит хәлләр дә булып тора ич инде ул. Исемен язмыйм, бер абыйның чалбар балагыннан тычкан кереп китеп, тәненә үрмәли дә, бөтен халык алдында куркынып кычкыра-кычкыра, анадан тума шәрә калып, чишенеп аткан иде.

Кыскача гына атап киткән гамәлләрне күреп-белеп торган яшьлеккә кайтыр идекме, әллә хәзерге заманча техникалы, мул тормышлы яшәвебездә калыр идекме?

Мин хәзергесен сайлыйм.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы Чулпыч авылы

Комментарии