Себер тормышы

Минем бу язмам карты Маһиҗан белән 18 ел буе Себердә сөргендә яшәп Казанга кайткан Миңсылу апаның сүзләреннән язылды. Үземнән бернинди дә өстәмәләр кертмәдем.

– Дәвек авылында яшәгән Маһиҗан абыеңның 80 гектар җире бар иде, – дип сөйләп китте ул үзенең истәлекләрен. – Без авылда шактый бай кеше идек. Һәр елны 60 баш мөгезле яшь терлек симертеп сата идек. Өебез ике катлы. Астында зур сепаратор тора. Бу сепаратордан авыл кешеләре дә файдаланып, үзләре теләгәнчә сөт өсте калдырып китәләр иде.

Маһиҗан укымышлы кеше, дөньяның барышы турында «Искра» газетасы аша танышып яшәде. Беркөнне кайтты да: «Безгә бу байлыкларны калдырып китәргә туры киләчәк. Озакламый безне Себергә сөргенгә җибәрәчәкләр, – диде. – Мин булган акчаларны алтынга әйләндердем. Ул алтыннар миндә булса, саклавы авыр булыр. Син сөрген кешесе түгел, синдә сакларбыз. Минем белән сөргенгә барсаң, кирәге чыгар», – дип, миңа да бер алтын бирде.

Чыннан да, озакламый революция башланды. Безне Себергә сөрделәр. Озатышырга бик күп кеше җыелды. Маһиҗан авыл кешеләре белән саубуллашты: «Хуш, җәмәгать, без яңадан инде күрешә алмабыз. Мин бер нәрсәмне дә алып китмим. Алма, чия, карлыганнар, терлек-туар торакларын сезгә калдырам. Ике катлы йортымны да саклап, тәрбияләп тотсагыз, сезгә игелекле хезмәт итәр, – диде. – Әнә карагыз, – дип, шул вакытта урам башындагы кычытканга «пес» итеп торучы кешегә күрсәтте. – Кичен әнисе шул кычытканнан аш пешереп ашатачак. Җирем генә шундый кешегә кала дип үкенәм», – диде.

Себергә 20 көн бардык. Поезд ярты көн бара да, безне юлда калдырып китә. Терлек йөртә торган вагонда икешәр көн ятабыз. Көнгә бер тапкыр искереп беткән бер ипи бирәләр. Беркөнне вагонның ишеген ачып, килеп җиттек, төшегез, диделәр. Ерак түгел казармалар бар. Без шунда вакытлыча яшисе икәнбез. Билдән кар ярып казармаларга киттек. Безгә Маһиҗан абыең белән бер кечкенә генә бүлмә эләкте. Көнгә бер тапкыр һәр кешегә яртышар буханка ипи кертәләр. Мин исемлектә булмагач, икебезгә ярты буханка ипи ала идек. Чөнки мин сөргенгә сөрелгән кеше түгел идем.

Маһиҗан абыең, шоферга күп акчалар биреп, үзен шәһәргә алып баруын сораса да, тегесе риза булмады. «Сезне утыртып алып барсам, мине хөкем итәләр», – диде. «Шәһәргә өч чакрым калгач, мине төшерерсең. Үзем җәяүләп килдем диярмен», – дигәч, риза булып, утыртып алып китте. «Шәһәргә килеп җитүгә леспромхозны эзләп таптым, – дип сөйләде ул. – Алардан мең кубометр делянка бирүләрен сорадым. Ышанычлы кеше булуын чамалап, шундагы берәүгә бер алтын тәңкәне күрсәттем. Ул курыкты, бу кадәр кыйммәтле әйберне ала алмыйм, диде. Мин аңа үземнең сөргенгә сөрелгән кеше булуымны, монда байларны гына сөргәннәрен әйткәч, риза булып алды. «Бездә урманның очы-кырые юк, мин сезгә 1200 кубометр делянканы бушка бирәм», – диде». Ләкин Маһиҗан абыең, мин бернәрсәне дә бушка алмыйм, дигәч, бензин белән эшли торган ике пычкы, аларга чылбыр, шул пычкыларга бер мичкә бензин, май, ун балта, ике аркылы балта яздырып алган. Директор ипи ташучы машинаның шоферын чакырып, складтан шул әйберләрне алу өчен накладной язып, бу абыйны пересельной пунктка кадәр илтеп куй, дигән. Шофер юл буе рәхмәт укып барган. Маһиҗан аңа бик күп акча биреп озатты.

Безнең белән Казанның хәрби заводыннан 20 елга хөкем ителгән инженер Федоров дигән кеше дә бар иде. Бу коралларны күргәч, ул куанды, болар белән берничә катлы йорт төзеп була, диде.

Федоров беренче эш итеп делянканы кисәргә хәзерли башлады. Агачларның төпләрен чистарттырды. Дүрт кеше һәр агач төбен кардан чистарттылар, мүкләрдән арындырдылар. Кискәндә агачның төбе җирдән 15 см аста калды. Бер көндә бик күп агач киселде. Ике көннән бездә ерак та түгел тимер чүкегән тавышлар ишетелде. Маһиҗан абыең алар янына барып кайтты. Икенче көнне чылбырлы бульдозер килеп, ярты көн эчендә киселгән бөтен агачны казармалар кырыена ташып куйды. Маһиҗан абыең эшчеләргә күп итеп акча түләде.

Иң беренче эш итеп, бөтен кеше сыярлык зур ашханә төзергә тәкъдим итте Маһиҗан. Икенче көнгә Федоров проект әзерләп алып килде. Ашханәнең ни өчен кирәк булганын, бөтен кешенең дә иртәнге ашны монда түләүсез ашыйсын әйткәч, хупладылар. Ун көн дигәндә ашханәнең морҗасыннан беренче тапкыр төтен чыкты. Тагын ике көннән 20 кеше гаиләләре белән ашханәгә килде. Алар үзләре белән ике аучыны да иярткән. «Сезгә ит кирәкме?» – диләр. Алар ике пошины аткан, шуның итен алып килгәннәр. Маһиҗан аларның итен сораганнан да кыйммәтрәк бәягә сатып алды. Тегеләр ун көн саен киләчәкләрен әйтте. Халык белән көннән көн дуслык ныгыды. Аларның Маһиҗанга булган ышанычы артты. Байлык җитәрлек, акча күп, азык-төлек артыгы белән мул булгач, Маһиҗан теге 20 кешене гаиләләре белән кичке ашка да чакыра башлады. Кичке аш та бушлай булды.

Безнең 18 еллык Себер тормышы әнә шулай башланды. Балалар үсте, яшь гаиләләр барлыкка килде. Аларны укыту өчен мәктәп кирәк иде. Арадан Дарья исемле бер укытучы апа балалар белән шөгыльләнә башлады. Маһиҗан җитәкчеләрдән рөхсәт сорап, мәктәпкә бик күп китаплар, газета-журналлар алып кайтты. Бер атнадан мәгариф бүлегеннән комиссия килде. Кайбер өстәмәләр кертеп, укыту эшенең яхшы оештырылган булуын әйттеләр. «Мәктәбегез бик яхшы эшләнгән, 8 класс белем бирерлек. Әгәр түли алсагыз, торак белән тәэмин итсәгез, сезгә алты укытучы гаиләсе җибәрәбез», – диделәр. Халык бик теләп риза булды.

Сөргендәге уналтынчы елыбызга кердек. Кайту турында сүзләр бетте. Олы яшьтәгеләр бакыйлыкка күчте. Маһиҗан да бик картайды. Бар эшне Федоров алып бара башлады. Маһиҗан беркөнне мине үз янына чакырып: «Карчык, син моннан кайтып кит. Мин Федоровка нәрсә эшләргә икәнен аңлаттым. Син аның әйткәннәрен үтә, – диде. – Монда хәзер халык бик күп килә. Күп акча эзләп килүчеләр артты, алар сезгә юл калдырмаячак. Булган байлыкны аларга калдырмагыз».

Мең төрле юллар белән кире Казанга кайттым. Себергә киткәнгә 18 ел булганда Маһиҗан бакыйлыкка күчте. Аны озатырга бөтен авыл килде. Райком секретаре Новиков халык белән танышырга килгән иде. «Кайда соң сез кискән 1200 кубометр делянка?» – дип сорады. Маһиҗан һәр кискән агач урынына яңасын утыртып барды. 18 ел эчендә алар үстеләр. «Ул гениаль кеше булган. Ул Ленин орденына лаек. Тик без аңа орден бирә алмыйбыз, аның җилкәсендә сөрген тамгасы бар. Авылыгызга аның исемен бирә аласыз», – диде секретарь. Халык берсүздән авылга Маһиҗан исемен бирде.

Менә шулай итеп безнең 18 еллык сөрген тормышы төгәлләнде. Маһиҗан яңа тормышка каршы кеше түгел иде. «Халыклар бер-берсе белән күмәкләшеп, дус булып яшәргә, ай саен хезмәт хакы алырга тиеш», – дип әйтә иде.

Ш. ЗАКИРОВ,

Минзәлә районы, Дәвек авылы

Комментарии