Авылны үзгәртеп буламы?

Авылны үзгәртеп буламы?

3нче февральдә чыккан «Замана геройларына мөнәсәбәт» («БГ» № 4, 2021 ел) дигән мәкаләне укып чыктым да бик озак уйланып утырдым. Авыл кешеләренең дә тормышы белән ныклап кызыксынучылар һәм андагы чынбарлыкны күрә белергә омтылучылар бар икән әле.

Мин 1941нче елның 9нчы августында Әлмәт районы Шарлама авылында әти сугышка китеп 15 көн үткәч туганмын. Ул вакытта бабаем Мәннән карт исән һәм аңа 65 яшь була. Мин бу нечкәлекләрне шуңа язам: авылда ул вакыттагы авырлыкларны да билгеләп үтәсем килде. Авыл халкының тамагын ул елларда үз бакчасында үстергән бәрәңге туйдырды. Ә бәрәңге беткәч, кем кайдан нәрсә таба – шуны ашап яши иде. Кешеләр колхозда бушка эшли, акча дигән әйберне күп кешенең күргәне дә юк. Бабаем өч малаен сугышка озаткач, миңа зур өметләрен баглаган һәм бәрәңге беткәч, мине ачка үтермәс өчен, колхозда үзенә өйлә вакытында бирелгән ашны ашамыйча, миңа алып кайткан. Ә үзе 1944нче елны яңа ашлык өлгерер алдыннан ачлыктан үлеп киткән. Бабаем минем турыда: «Малайларым сугыштан кайта алмасалар, бәлки әле шушы оныгым кулына калырбыз», – диеп әйтә торган булган.

Бәрәңге бетеп, яңа бәрәңге өлгергәнче ачлыктан интегеп яшәгәнне мин әле дә хәтерлим. Малайлар белән җыйналып, кайсы басуда борчак чәчәләр – шунда китәбез. Җир өстендә күмелми калган борчакларны чүпләп ашый идек. Ә инде бераз үләннәр үсә башлагач, тау ягына чыгып, андагы ашарга яраклы бар үләнне җыябыз.

Авылдагы бу ачлыкка колхоз системасы гаепле булды дип саныйм. Әбием: «Колхоз булмаганда бу кадәр ипи күрмичә яшәгән юк иде, 1921нче елдан кала», – дип әйтә торган иде. Сөрү җирләренең кайсы җирдә булганын һәм күпме уңыш җыеп алып, күпмесен кайларга сатарга алып барганнарын санап китә иде.

Мин җиде класс белемне Сөләйдә алып, 1955нче елда мәктәпне тәмамладым. 8-9-10нчы классларда уку минем өчен мөмкин түгел, чөнки моның өчен ерак авылга барып укып яшәргә кирәк иде. Шуның өстенә әнием мине җиденче класстан соң авылда калдырып, үзенә зур ярдәмче итеп күрә иде. Шулай да миңа колхозда төрле эшләрдә эшләп тә урта белемне алырга насыйп булды. 1960нчы елда күрше авылда кичке мәктәп ачылды һәм мин шул мәктәпне уңышлы гына тәмамладым. Билгеле инде бу хәлдән соң минем югары уку йортына барып укуны дәвам итәсем килде һәм мин 1964нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга кердем. 1969нчы елда институтны тәмамлап, үзебезнең авылга агроном булып эшләргә кайттым. Уңышлы гына дүрт ел эшләп, эш күрсәткечләрен яхшырткач, мине колхоз җитәкчесе итеп куйдылар. Шулай итеп, 30 ел колхоз рәисе булып эшләдем. Менә шушы эштә эшләү чорында хөкүмәтебезнең авыл кешесенә һәм аның хезмәтенә ничек каравын күрергә туры килде дә инде. Йомгаклап кына әйткәндә, авыл кешесе Русия (СССР) хөкүмәте өчен бушка эшләп аны туйдыручы, һич югында иң аз хезмәт хакы түләп һәм куркытып эшләтеп булган карусыз бәндәсе иде. Бу сүзләремне дәлилләү өчен бик күп мисаллар китерә алам, ләкин алар күп урынны алачак. Шуның өчен элек булганнарны санап тормыйча, бүгенге «суверен» республикабыздагы авыл тормышына тукталып китәсем килә.

Иң беренче рәхмәт сүзем, Раиф улым Гыймадиев, сиңа, чөнки син минем өчен бик тә якын булган авыл тормышына күз салгансың һәм анда әле эшләргә һәм яшәргә теләгән кешеләрне Заман Геройлары диеп дөрес атагансың. Минемчә, алар бу дәрәҗәгә бик лаеклар. Авыл кешесе төрле авырлыклар белән гел очрашып тора. Беренче авырлык – финанс ярдәме, ягъни субсидиянең җитәрлек булмавы. Аны күпләр ярдәм диеп аңлый. Ә бит ул ярдәм түгел, авыл җитештерүчеләренә кирәкле шәһәр товарының кыйммәтләнүен киметү өчен (русча әйтсәк, компенсация) бирелә. Мәсәлән ягулык материалларының (ГСМ) һәр ел бәясе арта. Шулай ук техника, запчастьләр, ашламалар, электр энергиясе кыйммәтләнә. Бу ярдәмнең аз булуын дәлилли торган бер сан: чит илләрдә дә субсидия кулланыла һәм ул безнекеннән алты мәртәбәгә зур, ә кайбер илләрдә аннан да артыграк. Анда бу ярдәмнең күләме фермер җитештереп саткан продукциядән кергән 100 сум акчаның 36 сумына тәңгәл, ә бездә ул 6 сум. Норвегия дигән илдә бу ярдәм 68 сум күләмендә. Моның әле авылда яшәп, башка эштә эшләгән кешеләргә дә кагылышы бар. Авыл муниципалитетының бюджеты аның территориясенә кергән җирлектә эшләгән эшчеләрнең кеременә салына торган салымнан җыйнала. Җирдә эшләүчеләрнең кереме бик аз, субсидия аз булганлыктан күбесе хәтта «убыток»ка эшли. Керем юк һәм муниципалитетның да бюджетында авыл проблемаларын хәл итәргә акча юк. Авылларда үзара салым дигән яңа налог кертү дә шушы хәлгә бәйле. Өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк: авылда эшләүчеләрнең айлык хезмәт хаклары шәһәрдә эшләүчеләрнекеннән өч мәртәбәгә кимрәк. (Авылда эшләүчеләрнең уртача 16-17 мең сум булса, шәһәрдә – 45-47 мең сум). Бу үз чиратында авыл эшчеләренең пенсиясенең күпме булачагын күзалларга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу мөшкел хәл авылда кадрлар мәсьәләсен дә катлауландыра, чөнки бу кадәр аз хезмәт хакына кем монда калсын?!

Раиф улым, синең бу язмаңда атап киткән уңышларда, дөресрәге Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты В Плотников атаган уңышларда сан ягыннан бер кадәрле алга китеш бар сыман, ләкин мин бу саннарның авыл тормышын җиңеләйтәсенә ышанмыйм. Русия буенча шушы соңгы 3-4 елда гына да фермерлар саны 40 процентка кимегән.

Безнең республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да тик ятмый, билгеле, нәрсә булса да эшләргә һәм эшен күрсәтергә маташа. Елдан-ел отчетларда җитештергән продукция арта кебек, ә тормыш яхшырмый, авырая гына бара. Үзеннән-үзе сорау туа: ни өчен болай бу? Раиф улым, сезнең язмада республикабызның авыл хуҗалыгындагы күп кенә уңышлары аталып кителә, ләкин аларның дөреслегенә ышануы авыр, чөнки анда авыл хуҗалыгы һәм аның эшчеләренең тормышы яхшыруга барганын күрсәтә торган күрсәткеч юк. Без бит инде 30 ел базар мөнәсәбәтләре булган илдә яшибез, ә базар мөнәсәбәтләре булган илдә эшнең нәтиҗәлелеген билгели торган күрсәткеч ул – русча әйтсәк, «уровень рентабельности». Ә бит хәзерге тормыш хәлен яхшыртуның төп чыганагы булып эшләгән эштән табыш ала белү, эшнең икътисадый ягын белеп эш итү тора. Табыш булса, эшләгән кешеләрнең хезмәт хакларын да арттырып була, муниципалитет бюджетына да күбрәк акча күчә һәм авыл халкы да яхшырак яши башлый, авылга кешеләр дә тартыла. Ә без министрыбызның отчетында икътисадыбызга кагылмаган буш саннар гына күрәбез. Аларны теләсә ничек язарга була. Минем уйлавымча, шушы буш саннарга ышанып яшәгәнгә дә авылның тормыш дәрәҗәсе күтәрелми.

Бу хәлгә чик куярга вакыт дип саныйм. Мин инде 2017нче елдан башлап интернет аша Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бу мәсьәләдә бәхәс алып барам. Башта Рөстәм Нургалиевичка приемга язылырга теләдем, ләкин мине авыл хуҗалыгы министры янына җибәрделәр. Марат Готович Әхмәтов кабул итте. Мин аның янына буш кул белән бармадым, ә авыл хуҗалыгында ничек итеп һәм нинди юллар белән табыш алып эшләргә булганлыгына исәп-хисаплар алып бардым. Бу өлкәдә яхшы гына тәҗрибәм һәм аларның нәтиҗәләре бар иде. Миңа калса, Марат Готовичка тәкъдимнәрем ошады сыман һәм ул миңа, якын араларда бу турыда сөйләшербез әле, диде. Ул киңәшмә булды булуын, ләкин аңардан башка гына узды. Мин ул тәкъдимнәр турында язып тормыйм, чөнки ул бик зур урын алыр иде.

Сүземне тәмамлап әйтәсем килә: «Безнең гәҗит» халкыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышына кагылган күп мәсьәләләрне күтәреп бик игелекле эш эшли һәм шуның өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Җәүдәт МӘННӘНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии