Бәхетсезлек

Сугыш тәмамлангач, Камилне бер елга басу-кырларны минадан чистартырга калдыралар. Гомере бетмәгәч, ул аннан да исән-сау әйләнеп кайта. Туган иленең азатлыгын сакларга алты ел гомерен бирә. Күпме авырлыклар, михнәтләр чиккәннән соң, ниһаять, ул туган йортында! Аңа яшь кызлар Камил абый диләр, чөнки сугыштан кайтканда егеткә 27 яшь була инде.

Яшьләр эштән соң клубка йөри. Клублар ул вакытта гөрләп тора. Камил дә күрше авыл кызы Гайшәне ошата һәм аны озата кайта. Аларның дуслыклары бик тиз мәхәббәткә әйләнә. Кызларга да ир-егетләр сугыштан кайткач җиңелрәк була. Алар үз урыннарын ир-атларга тапшыралар. Гайшә дә тракторын Камилгә бирә һәм үзе аның янында прицепщик булып эшли. Танышканнарына ярты еллап булгандыр, әти-әнисе белән барып, кызны сорап та кайталар. Аннары инде туганнарны чакырып, кечкенә генә мәҗлес ясыйлар. Әнә шулай матур гына яшәп китәләр, бер-бер артлы кыз-уллары дөньяга килә.

Камил абый МТСта эшләде. Гаиләсе ишле булса да, хәлле яшәделәр. Икесе дә бик тырыш булдылар. Балалары үсеп, берәм-берәм таралдылар, училищеларда укып, үзләренә һөнәр сайладылар. Кайберләре укуларын тагын да дәвам итте, кайберләре эшкә урнашты.

Тормыш түгәрәкләнә башласа, бер ягыннан кителә, диләр. Күрәсең, шулайдыр. Аларның гаиләсенә зур бәхетсезлек килде. Гайшә апа колхоз эшендә егылып, умыртка сөяген сындырды. Язмыш аларга ачы хәсрәт-кайгыларын әзерләп куйган икән.

Ул көнне кичкә таба күк йөзен кара болыт каплый. Давыллап яңгыр ява. Камил абый тракторы белән эштән кайтып туктый. Өйдә кызлары әниләренең эштән кайтуын көтә. Ләкин әниләре һаман да күренми. Камил абый, әллә трактор белән каршыларына барыйм микән, дип торганда Азнакай ягыннан колхоз машинасы кайтып туктый. Кабинадан өч кеше төшә. Ләкин алар арасында әниләре булмый...

– Әниегезнең умыртка сөяге сынды бит, апаем, – ди Гөлсем апа. Эшнең нәрсәдә икәнен 9нчы сыйныфны тәмамлаган кызы шунда ук аңлап ала. Әдәбият укытучысы Әлфинур апалары аларны язучы Фәнис Яруллинның язмышы белән таныштырган була. Камил абый белән бер кызы шул ук машина белән Азнакайга больницага китә. Әниләренең хәле бик авыр була.

Ул көнне урманнан яшь агач үсентеләре чокыры аша чыкканда машина бик нык салулый, ә малларга төягән яфрак өеме бәйләнмәгән була. Машина бик каты чайкалып, арбадагылар барысы да егылып төшә. Гайшә апа уңайсыз егыла. Умыртка сөяге ике җирдән сына. Машинадагы яфракны бушатмас өчен, Гайшә апаны кабинага утырталар. Аннары арбадагы яфракны бушатып, Гайшә апаны исә арбага салып, больницага илтәләр. Шулай әвеш-тәвеш китергәндә арка миенә зыян килә. Аның күкрәктән аскы өлеше бөтенләй бернәрсә сизмәскә әйләнә. Шулай итеп, исерек шофер аркасында Гайшә апаның язмышы хәл ителә.

Җиде ай буена аны Камил абый белән бер кызы эшләреннән китеп карадылар. Ә икенче кызы аларны төнгелеккә алыштырды. Авылда да тормыш бар бит әле. Анда 9нчы сыйныфны тәмамлаган кызы ике энесе белән яшәде. Мал-туарлар, кош-кортлар өстенә ике малайны мәктәпкә әзерләргә дә кирәк. Җиде ай шифаханәдә яткач:

– Сагындым, авылга кайтасым килә, – ди Гайшә апа. Табиблар каршы килми, кайтырга рөхсәт итәләр.

Камил абый ничек түзгәндер, эшкә дә йөрде. Үзләренең язмышы нәрсә белән бетәсен ул алдан ук белгән. Авылдагы кызына берничә тапкыр әйтергә омтылса да, балаларын жәлләп, әйтми калдырган.

Әниләренең авыруы алар өчен зур сынау булды. Балалар әниләре чирләгәндә кышларын төнлә белән фельдшерны чакырырга өйләренә бара иде. Камил абыйның бер туганы табиб. Анысы аңа барын да яшерми сөйләгән...

Ул көн озак көттерми. Гайшә апаның хәле көннән-көн начарлана. Яраларын бәйләп торсаң да, гел сызлана. Фаҗига булып, 10 ай дигәндә кичкә авырая да, икенче көнне иртәнге сәгать тугызда өзелә Гайшә апа... Камил абый өчен дә, балалары өчен дә әниләрен югалту бик авыр була, билгеле. Камил абый алты баласы белән ялгыз калды. Әле бер генә баласы да башлы-күзле түгел иде. Авылдагы кызы унынчы сыйныфка бармады, әтисен тәрбияләде. Ләкин балалар тормыш иптәшен алыштыра алмыйлар шул.

Каңгырып йөрде дә өйләнеп карарга булды Камил абый. Яшь хатын белән 12 ел гомер иттеләр. Ләкин күпме генә тырышсаң да, барыбер гомер буе яшәгән хатыныңа яки иреңә җитмидер. Ертыкка ямау сыман гына буладыр инде ул. Ни хәл итәсең, язмышыңа язылып, күрәчәгең шул булгач?! Балалар да әкренләп башлы-күзле була.

Соңгы вакытта Камил абый боегыбрак йөри, күңелсез төшләр дә күргәли. Аларны хатынына да сөйли. Күкрәк турысы да авырткалый...

23нче февраль көнне иртән иртүк Камил абый хатыны белән маллар карарга чыга. Шунда аңа көчле йөрәк өянәге була, берничек тә ярдәм итә алмыйлар, ул күзләрен мәңгелеккә йома. Бакыйлыкка күчкәндә аңа – 63, Гайшә апага 46 яшь була. Күрәсең, сугышта алган тән һәм җан җәрәхәтләре, тормыштагылары белән кушылып, аның сәламәтлеген какшаткандыр.

Камил абыйның кырыгыннан соң, яшь хатыны мал-мөлкәтен төяп, үз авылына кайтып китә. Өй бушап кала. Төп нигезгә торырга энеләре кайта. Бушап калган өйгә алты бала һәрберсе тормыш кирәк-яракларын алып кайта. Алар бер-берсен ташламый. Энеләре өйләнә. Тормыш дәвам итә. Туганнары кайтып, барлык эшләрне бергә эшләп, кунак булып китәләр. Бергәләп йорт тергезәләр. Каралты-кураларны ныгыталар.

Бу язмамны Камил абый белән Гайшә апага багышлап яздым. Бу истәлекләр аларга дога булып ирешсә иде.

 Сәрвәр ХӘНИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии