Үткәннәрдән бүгенгәчә...

Дөньяга таралган бу хәвефле чир бар кешенең күңелендә шомлы хисләр уята. Шул исәптән гомер кышларына кереп баручы сугыш чоры балаларында бигрәк тә, чөнки алар сугыш чорында туып, үзләренең бала чакларын һәм үсмер вакытларын бик тә авыр шартларда үткәрделәр. Хак Тәгалә ул тормышны хәзерге буынга күрсәтмәсен. Газеталарда бик күп язылса да, без күргән берничә тормыш мизгелен язып үтмәкче булам.

Кышның бик салкын көне. Мичкә ягарга бернәрсә юк, абзардагы вак-төяк җан ияләре: бәрәннәр, бозау, тавыклар, казлар – барысы да өйдә. Өйгә керә торган ишек борысы череп, ишеге белән авып төште. Нишләргә? Әби белән әни зур кайгыда. Без Мидхәт абый белән сарык тиресеннән ясалган юрган астында ятабыз. Анда озак ятарга туры килмәде, әби белән әни аны ишек урынына кадаклап куйдылар. Авылда ишекне рәтләп куярдай кеше дә юк. Әбиебез Латыйфа авыл халкына бик кирәкле кеше иде. Ул әнигә: «Бар, Каюм Хаҗиена барып кара, тыңламый калмас», – диде. Хаҗи абый килде. Бәхеткә, абзарда өй салганнан калган борыслык агач булган, шуны көне буе юнып, кичкә ишекле булдык. Түләргә акча юк, түбән өйдә әзрәк бәрәңгебез бар. Хаҗи абый: «Миңа бер чиләк бәрәңге бирсәгез, мин бик риза булыр идем», – дип әйткәч, әби белән әни бер чиләк бәрәңге биреп, рәхмәтләр әйтеп озаттылар. Ышкыламаган, юнып кына ясалган ишек борысы без үскәнче торды.

Ул замандагы халыкка килгән кайгы-хәсрәтне язып, сөйләп кенә бетерә торган түгел. Хәзерге заман күзлегеннән караганда, бар да юк кына әйберләр сыман күренә. Ә безнең өчен алар мәңге онытылмаслык авыр хәлләр иде.

Икенче вакыйга. Сугышлар бетте. Исән калган кешеләр кайтты. Сугышның беренче көненнән үк киткән безнең әтиләр кайтмады. Илне, авылны аякка бастырасы бар. Ул эшләр ирсез хатыннар, ятим балалар, сугыштан имгәнеп кайткан халык өстенә төште. Кемнәргәдер дөнья җиңеләеп китте, күп кешегә тормыш итү бик авыр булды. Аның шәүләсе әле дә бар.

Хәзерге кешеләр, Һади Такташ язганча, безне аңлый алмаслар, шулай да язмый булмас, аңламасалар да, бәлки укырлар.

Безнең заманда ашарга әзерләү мич янына ясалган, учакка җайлап куелган казанда башкарыла иде. Үзебезгә дә, малларга да шул казанда ашарга әзерлибез. Мин сөйлисе вакыйга җәй көне булды. Әби каядыр киткән иде, әни ашарга әзерләп маташа. Ул вакытта «талкан болгату» дигән әйбер бар иде. Әни: «Сезгә талкан гына болгатып бирим әле», – дип сөенә-сөенә эшкә тотынды. Талкан майсыз булмый, безнең сыер бар иде, өйгә тәмле май исе чыкты. Ул заманда май исе сирәк чыга иде, чөнки бөтен булган әйбер хөкүмәткә. Абый белән икебез талкан ашыйбыз дип сөенеп йөрибез. Берзаман әни: «И, харап булдык, казан тишелде», – дип кычкырып җибәрде. Әни учакны су сибеп сүндерде, ул арада казанга да ут капты. Без казансыз да, талкансыз да калдык. Әни казанда калган әз-мәз әйберне җыеп алып, шуны капкаладык, шуның белән ашау тәмам булды. Әни казанны урыныннан алып, чистартып юып безгә тоттырды. «Тимерче алачыгына алып барып карагыз, анда нәрсә дип әйтерләр», – диде. Абый белән казанны күтәреп киттек. Тимерче булып бик оста Мәгъсүм абый эшли иде. Казанны карады, уч төбе хәтле тишек. Хәзер язганда уйлап утырам, хәзерге заман күзлегеннән караганда да, бу була торган эш түгел, күп еллар техникада эшләгән кеше буларак әйтәм. Чөнки казан чуен, ул юкарып беткән чуенны ябыштырып (варить итеп) булмый, булган очракта да, «сварка» дигән аппарат юк. Хәзер генә ул кеше саен.

«Малайлар, мин казаныгызны ясап бирәм, но миңа аны ясау өчен, бакча казый торган бер көрәк кирәк. Минем кул астында андый әйбер юк, өегездә булса, бер әйбәт көрәк алып килегез», – диде. Без йөгерә-йөгерә өйгә чаптык. Өйдә бакча казый торган ике көрәк бар иде. Әни бик уфтанып булса да, әйбәт көрәген бирде. Ул вакытта кибеттә бернәрсә юк. Көрәкне Мәгъсүм абый карады. «Ярый бу, ярты чиләк күмер бар, шул җитсә, мин сезне казанлы итәм», – диде. Ул чакта күмерне урманнан, күмер яндыра торган җирдән капчыклап алып кайталар иде. Менә хәзер күз алдына китерегез, тимерчелектә заплатка ясарлык тимер кисәге булмаган заман. Дөньялар алга киткәч, без ел саен ничәмә-ничә тонна тимерне металлоломга илттек, әле аны алмый тилмертәләр иде, көне буе чират торып, төнлә акча түләп, тапшырып кайта идек. Мәгъсүм абый көрәкне яндырып ике заплатка ясады, уртасына болт борырга тишек тишеп, заплаткаларны казанга ятарлык итеп көйләде. Аннан каяндыр кызыл балчык алып килеп ипи камыры шикелле изеп, ике заплаткага да шуны сылап болт белән борып куйды. Казанны безгә бирде. «Сусыз тотмагыз, сез үскәнче чыдар», – диде. Казанны алып кайтып урынына урнаштыргач, Мәгъсүм абый килде. Әтидән калган Саратский гармун бар иде, шуны уйнап, кунак булып китте. Ул гармунда бик оста уйный иде. Шул вакытта, гармун уйнап, артист булып та йөрдем, дип сөйләгән иде. Аның яхшылыгын гомер буе онытмадык. Урыны җәннәттә булсын.

Безнең заман кешеләре язган мондый гыйбрәтле язмалар бик күп язылыр әле, чөнки һәрбер язма үзенчә гыйбрәтле.

Мин язган тормыш мизгелләре яшәгән 80 ел гомеремнең ике көне генә, аның калган көннәре минем өчен дә һәм башка безнең белән гомер иткән кешеләр өчен дә зур тормыш тарихы.

Хәзер дә бик күп эшләр эшләнә. Юлларыбыз әйбәт, өйләребез җылы, кибетләр тулы әйбер, нәрсә кирәк шул бар. Район хуҗасы Рәис Нургалиевич һәм авыл җирлеге башлыгы Фаилнең зур тырышлыгы белән, халыктан җыелган акчаларга дәүләт биргән акчаларны өстәп, җирлектәге авылларның урамнары төзекләндерелде. Яңа медпункт, ветеринария пункты ачылды, «участковый» йорты салынды, күп еллар җимерек хәлдә булган иске мәдрәсә бинасы матур итеп төзекләндерелеп музей итеп ясалды, Шамил Зиннуров исемендәге мәктәп заманча итеп ремонтланды. 2021нче елда яңа төзелгән клуб ишекләрен ачты. Мәңгелек йортыбыз – зиратка да юллар салынды, территориясе зурайтылып, коймалар тотылды, мәет юу әйберләрен куяр өчен йорт эшләнде. Бу эшләнгән эшләр Сатыш авылындагысы гына, җирлектәге башка авылларда да бик күп эшләр эшләнә.

Шушы заманны күргән кешеләргә безнең заман язмаларын уку гыйбрәт өчен булсын, ул тормышлар яңадан килә күрмәсен, илләр, дөньялар имин булсын.

Сатыш авылы Хезмәт ветераны, инвалидлар советы

рәисе Габделәхәт ШАКИРОВ

Комментарии