Тынычлану үзе җинаять

Тынычлану үзе җинаять

Казанның 175нче гимназиясендә коточкыч фаҗига кылган Галәвиев инде үз гаебен таныды, суд тиешле җәзасын бирер, дип тынычлану үзе үк җинаять түгелме икән?

Әле шушы көннәрдә генә, 10нчы декабрьдә, моннан биш ел элек Федераль үзәкнең Сербский исемендәге психиатрия бүлеге җитәкчесе Зураб Кселидзе менә нәрсә турында чаң каккан иде. Русиядә мәктәпкәчә балаларның 60 проценты, мәктәп балаларының 70-80 процентының психикасы, ягъни рухи халәтләре сәламәт түгел, шул сәбәпле алар йоклаганда да тынычлана алмыйлар, зиһеннәре какшаган, курку, әрнү, ярсу, күңелсезләнү хисләренә биреләләр, уй-фикерләүләре буталчык, өстәвенә зарарлы матдәләр белән психикаларын аздыралар да икән («Казанские ведомости», 10 декабрь, 2015 ел).

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, мәктәпләребездә менә нинди хәлләр дә гадәтигә әйләнеп бара икән. 2014нче елның 27нче ноябрендә шәһәребезнең бер мәктәбенә «морские пехотинцы»лар чиркәү әһелләре Анатолий атакайлары (Исаков чиркәве) һәм Иов атакайлары (Кизический монастырь) белән берлектә балалар җыелган залга бер төркем булып керәләр. Хәрби кораллар белән ни дәрәҗәдә оста кулланганнарын күрсәткәннән соң, атакай Анатолий да түзмәгән, пычак белән сугышу, автомат белән сугышу остасы икәнлеген күрсәткән. («З.П.», 4 декабрь, 2014 ел). Димәк, хәрби корал буларак, пычак, автомат һәм ряса да инде 7 ел элек үк мәктәп бусагасын үткәннәр, осталар аларны ничек кулланырга кирәклеген күрсәткән булганнар. Рухи яктан бик үк сәламәт булмаган мәктәп балаларын «пехотинец»ларның осталыгы кызыктырмый да, тәэсир дә итми дип кем гарантия бирә ала? Мәктәп директорымы, эшсез калудан уттай курыккан укытучымы, ата-аналармы, мәгариф системасы түрәләреме, БДИ тарафдарларымы, кем?

Бу хәлнең тәрбия түгел, фаҗига икәнлеген белдереп, без аксакаллар Казан шәһәренең мәгариф бүлеге идарәсенә рәсми рәвештә хат белән мөрәҗәгать иткән идек. Җавапларыннан белдек: тәрбия икән. Патриотик рухта тәрбияләү икән. Балаларны патриотик рухта тәрбияләү бик әһәмияткә ия икән. Шулай булгач инде, мондый чаралар ата-аналар катнашында да үткәрелә икән. Алайса, ошбу 175нче гимназия директоры янәшәсендә беренчеләрдән булып сез утырырга тиеш түгелме соң?

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии