Язмыш каләмнәре бездә булса...

Язмыш каләмнәре бездә булса...

Агыйделкәйләрнең аръягында
Ак куяннар таптый ак җирне. 
Язмыш каләмнәре бездә булса. 
Болай язмас идек тәкъдирне. 
Җәйләр буе кул арбасын тартып кырдан кайтып кермәгән Низаметдин бабай гел шул җырны җырлап йөри иде. Аңа кырда рәхәт иде шул. Әллә ни терлеге дә юк инде үзенең, берничә баш сарыгы, кәҗәсе, дигәндәй. Аларга кышкыга азык кирәк шул. Кайчакта Сафиябануы әрләп тә ала:
– Йөрмәсәнә шулай нужа арбасын тартып. Безгә җитәрлек азыкны балалар да китерә бит. Юлда егылып ятарсың, Алла сакласын, – дип куя. 
– Юкны сөйләмәсәнә, әнисе. Мин әле шул дәрәҗәгә җитмәгән, кырда үземә рәхәтлек табам. Телисеңме, сине дә утыртып барам. Миңа печән җыешырсың. Аннары үзеңне тагын утыртып кайтырмын, – дип көлә бабай. Алар шулай бик матур гомер иттеләр. Тик икесе дә бер-берсеннән яшереп хәсрәтләнделәр. Аларның уртак кайгылары булса да, бер-берсенең йөрәген яраламас өчен шулай эшләделәр бугай. Үткән елларның ярасы онытырлык түгел иде шул аларның... 
Халыкны ачка тилмерткән 21нче ел иде бу. Тырыш, уңган Җамалетдиннең гаиләсе ачка тилмермәде, аларның запасы бар иде әле. Тик менә хатыны Гатикә генә авырып китте. Җамалетдиннең икенче улы туу шатлыгы озакка бармады, Гатикәсе баладан өзлегеп, урынга егылды. Бөтен йорт эшләре 12 яше тулып киткән Хәдичәгә калды. Ул 4 яше тулган Нургалигә яңа туган Зиннәтулланы тирбәтергә кушып, йөгерә-чаба эшләп йөрде. Барысына да түзде кыз, тик әнисе генә терелсен. 
– Җамалетдин, мин китәрмен ахыры. Зинһар, өйләнсәң, балаларны какмагыз, – диде бер көнне Гатикә көч-хәл белән. 
– Юкны сөйләмә, әнкәсе. Терелерсең, Алла бирсә, терелерсең, – дип юата аны ире. – Менә бит яз да җитеп килә. Син тамагыңа кабарга тырыш. Ашагач, хәл дә кереп китәр иде, дим. 
Өмете акланмады ирнең. Сабыена 4 ай тулган көнне Гатикә мәңгелеккә күзен йомды. Җамалетдинга да башка хатынга өйләнү насыйп булмады. Хәсрәтләнеп йөри торгач, Гатикәнең 7 ахшамы көнне үзе дә аның янына китеп барды. Йортта тилмереп 3 бала калды. 
Гатикәнең туганнары балаларның язмышын хәл итәргә җыелдылар. 12 яшьлек Хәдичә урындыкка Зиннәтулланы кочаклап утырган, аңа Нургали сыенып баскан. Хәдичә инде еламый, аның еларлыгы калмаган. Хәтта сабыйлар да үзләрен нинди язмыш көткәнен аңлагандай, шыпырт кына торалар. Шул сабыйлар Низаметдинның гомере буе күз алдыннан китмәячәк әле. 
– Хәдичәне мин алам, – диде Фәрхизадә. – Минем кызым юк, балалар карарга кирәк. 
– Нургалине мин алам, – диде Шәрәфулла, – минем улым юк. 
Бу сүзләрне тыңлап торган Хәдичә үксеп елап җибәрде:
– Юк, юк, бармыйм да, берсен дә бирмим дә. Теләсәгез булышырсыз, теләмәсәгез кирәкми, килеп тә йөрмәгез. Үзем карыйм, үзем тәрбиялим, – диде. 
Боларны тыңлап торган Низаметдин дә телгә килде:
– Дөрес әйтәсең, балакаем. Мин сезне берәүгә дә бирмим. Үзебез тәрбиялибез. Үзебезнең дә икенче балабыз туарга тора. 
Аннары хатынына борылды:
– Дөресме, Сафиябану, син ризамы? – диде күз яшен сөртә-сөртә. – Инде алар болай да берьюлы атадан-анадан аерылдылар. Инде хәзер бер-берсеннән дә аерыйкмы, туганнар, ә?
Икенче көнне йортны бикләп, балаларны алып кайттылар. Хәдичә уңган кыз иде, бөтен эшнең җаен белеп башкарды. Балаларны да карашты, кырда да булышты. Дүрт малай бергә гөр килеп үстеләр. Низаметдин белән Сафиябану бик уңган, кешелекле иделәр. Эшләре гөрләп барды. Тагын ике кыз балалары туды. 
Үсеп килгән дүрт малайга карап шатланып туймады алар. Тугыз кашыклы гаиләдә барысы да тәртип иде. Ул чакта бит әле ир балалы йортка җирне дә күп бирәләр. Җире күп булгач, уңышы да булган инде. 
Нургали белән Зиннәтулланы да үз балаларыдай яратып тәрбияләделәр. Хәдичә аларга рәхмәт әйтеп бетерә алмады. Тик кыз баланың ата-ана йортында гомере кыска шул. Аны, башкодалап, арттагы урамдагы Таҗук Нургалиенә кияүгә бирделәр. 
Колхозлашу чоры башлангач, Низаметдин гаиләсе үзе теләп колхозга керде. Инде буй җиткергән Нургалине өйләндереп башка чыгардылар. Хатыны Рәкыйга да, кызлары Хаҗирә дә Низаметдин абыйларына гел килеп йөрделәр. Зиннәтулла да өйләнде. Аның да кызы туды. Гаилә тагын зурайды. Тик аларның бәхетенә шатланып йөргән Низаметдин белән Сафиябануның барлык өметләрен сугыш уты өтеп алды. Бар куанычлары булган сөлектәй дүрт егет сугышның беренче көннәреннән үк яуга киттеләр. Үз уллары өйләнергә дә өлгерми калды. Иң җан әрнеткәне шул: дүрт малайның берсе генә дә исән-сау кайта алмады. Яраланып кына кайтсалар да ярар иде, дигән өметләре дә киселде. Сугыш вакытында 17 яшьлек Миңлебанат белән 15 яше тулган Миңлезифа да кырдан кайтып кермәделәр. Җиңү килер дә абыйлар кайтыр, дип юанып яшәделәр. 
Сугыш бетте. Исәннәр дә, яралылар да бер-бер артлы кайтты. Аларга гына бәйрәм килмәде. Рәкыйга килен Хаҗирәсен ялгыз үстерде. Зиннәтулланың кызы да гомерле булмады. Мәрьяме яңа оя корып, бер оя балалар үстерде. Яшь иде шул әле ул. 
Сугыштан соң Миңлебанатлары, аннан соң Миңлезифалары кияүгә чыгып, балалар үстерә башладылар. Авылдан китмәделәр. Икесе күрше булып, икенче урамда гына яшәделәр. Картларга яңа куанычлар – оныклар туа башлагач, мәшәкать тә артты. Кияүләре дә әйбәт булды, гел аларны кайгыртып яшәделәр. Ятимнәр хакын хаклаган өчен аларга Аллаһ тигез картлык насыйп итте. Гомер көзләрен балалары янәшәсендә яшәп, бакыйлыкка күчтеләр.
Миңлебанатлары әле дә шөкер, тугызынчы дистәсен тутырып килә. Тик кече кызы белән кияүләре генә вакытсызрак китеп бардылар. 
Миңлезифасының оныгы Радик матур итеп оя кырды. Әнисе Миләүшә белән бергә әби-бабасының нигезендә яши, ике бала үстерәләр. 
Хәдичә килен булып төшкән йортта да 5 яшьлек ятим Зифа бар иде. Ятимнәр күңелен күрергә өйрәнгән Хәдичәгә беренче көннән үк «апам» дип сырышты. Ул кыз кайнанасы Разияның үлгән кызының баласы иде. Аларның да тормышы фаҗигале булды. 
Халык арасында, киләсе елга ачлык булачак икән, дигән сүз таралгач, Таҗетдин гаиләсен җыеп Себер ягына китә. Картлар: «Себер ягында җәймә кадәр болыт торды. Анда яңгыр явачак», – дип сөйли. Ат белән күз күрмәгән җиргә ничек барып җиткәннәрен алар үзләре генә белгән инде. Тик аларны анда да бәхет көтми. Кинәт кенә авырып Таҗетдин, аннары уллары Солтан үлеп китә. Аптырашка калган Разия балаларын җыеп кайтырга була. Шәмсенуры бик чибәр була, аны урламасыннар дип, башына иске капчык кидерә, янәсе акылга саерак. Юлда кайтканда атлары үлә. Үзләре күтәрә алган кадәр генә әйберләрен алып, нәрсә очраса шуңа утырып та, җәяүләп тә кайталар. Кайчагында 4 яшьлек Нургалине дә капчыкка салып аркасына аса Разия. Батыр хатын югалып калмый, өч ай дигәндә авылына кайтып егыла. Әле ярый туганнары йортын саклап торалар. Авылда соң булса да яңгыр явып, бәрәңгеләр бераз үскән була. Шулай яшәп китәләр. Шәмсенуры кияүгә чыга, тик бала тапканда үлеп китә. Сабые әнисе Разияга кала. Ире Мөнип һәркөнне хатынының каберен кочаклап бер елый-бер җырлый:
Җыен үрдәк арасыннан
Атып алдым атасын.
Кара кашым, зифа буем
Тар гүрләрдә ятасың. 
Бигрәкләр дә чибәр була шул Шәмсенур. Кызы Зифа да нәкъ әнисе кебек чибәр булып үсеп җитә. Зифага 15 яшь тулгач, бер төркем кызлар белән колхоз аны Казанга укырга җибәрә. Бу вакытта инде сугыш башланган була. Казанда аларны Ташкенттан килгән ир эшкә өйрәтә. Фәттах исемле була ул. Зифаны: «Әйдә, мин сине зуррак укырга кертәм», – дип алдап алып китә һәм хатыны итеп бикләп куя. Шактый вакыт үткәннән соң гына Зифа туганнарына хәбәр итә ала. Кызның югалуына кайгырган туганнары аның табылуына шатлансалар да, берни дә эшли алмыйлар. Сугыш вакыты бит, ничек тә эзләп китеп булмый. 
Хәдичә ире сугышка киткәндә дүрт бала белән кала. 13 яшьлек Закир, 11 яшьлек Һашим, 9 яшьлек Халидә, 5 яше тулмаган Салих. Нургалинең сеңлесе Зәйнәп тә өч баласын кочып тол кала. Хәдичәнең туганнары кебек, аның да ире сугыштан кайтмый. Аны Зифа үз янына чакырып ала, алар шунда китеп баралар. 
Нургали сугыштан исән-сау кайта. Колхозда да эшли, аннан соң тире, йон җыючы булып хәзерләүләр конторасына эшкә урнаша. Тормышлар җайланып китә. Тагын ике кызлары туа. Балалары һәркайсы үз тормышын кора. Ләкин берсенең генә дә гаилә бәхете барып чыкмый. Олысы Закир үзенең яраткан кызына өйләнә алмыйча, армиядән өйләнеп кайта. Нургали аңа ике сөйләргә урын калдырмый, уйларга идең, ди. Матур гына яшәп тә киткән булырлар иде, хатыны бик булган да иде, Закирның гына гомере кыска булды. Үз куллары белән төзегән йорты, гөрләп торган алма бакчасы сүтелергә тиеш булгач, йөрәге түзә алмый аның. Артыннан хатыны да озак яшәми. 
Халидәне яратып йөргән егете эштән кайтканда урлап китә, тик Һашим абыйсы моны белеп, кире барып алып кайта. Ул сеңлесенең үзеннән алда кияүгә чыгуын теләми. Шулай ук килеп сорамауларына да ачуы килә. Хәер, сораган булсалар да, агасы өйләнмәгән, дип, кире борган булырлар иде. Һашим үзе бик матур кызга өйләнә, тик үзенең дә бәхете булмый. Хатын гомер буе аны санлап яшәми, балаларны гына бергә үстерәләр. Бер нәрсәгә дә мохтаҗлык күрмәгән балаларның үскән бере авылдан китеп бара. 
Салих армиядән кайтып өйләнергә җыенганда, Халидәне урлап киткән егеткә Салихның яраткан кызының апасы кияүгә чыгып куя һәм егет белән кызның арасын өзә. Салих башка кызга өйләнсә дә, гомере кыска була. Алма кебек хатынын, ике сабыен калдырып, 30га да җитмичә китеп бара. Хәдичәнең тагын үзәге өзелеп кала. Озакламый Нургалие да китеп бара. Сугыштан соң туган кызларның да бәхетләре булмый. Күренекле, акыллы кызлар булып үссәләр дә, тормыш юлдашларын сайлап алып булмый шул. Икесенеке дә кулга җиңел булалар. Үзләре мал да табалар, тик гаиләдә генә тынычлык булмый. Шулкадәр уңган хатыннарын санлап яшәмиләр. Әле шөкер, боларны Хәдичә күрми. Ул үзе берничә ел элек Салихның хатыны һәм кече кызы тәрбиясендә яшәп бакый дөньяга китә. Аннан озак тормыйча Халидәсенең ире, бер елдан кече кызының ире үлеп китә. Менә шундый язмышлар язган була Хәдичәнең газиз балаларына. Низаметдин абыйсының җырындагы кебек, «Язмыш каләмнәре бездә булса, болай язмас идем тәкъдирне», генә диясе кала. 
Ә Хәдичәнең исән-сау калган балалары Халидә белән Рәкыйбә Низаметдин бабалары белән Сафиябану әбиләренә һәрвакыт дога кылып торалар. Шулай ук алар дүрт яшеннән тәрбияләп үстергән Нургалинең кызы да аларны онытмый. 
Әгәр Низаметдин карт сугышка озаткан дүрт егет кайта алган булсалар, йә сугыш булмаган булса, язмыш каләмнәре ничек язган булыр иде икән? 
Р.S. Бу хикәя түгел, чынбарлык. Кайбер исемнәр генә үзгәртелде. 
Динә КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии