Хөсетлекме, әллә көнчелекме?

Хөсетлекме, әллә көнчелекме?

Игътибар иткәнегез бармы; интервью биргәндә татар зыялыларының шактые татар халкының иң зур кимчелеге – хөсетлек диләр. Әмма бу сүзнең мәгънәсен аңлатып, мисал китереп дәлилләүне алар никтер кирәк санамыйлар. Әлеге сыйфатыбызга басым ясап булса кирәк, сөйләнә торган бер анекдот искә төште. Бер тәмуг каравылчысы, эссе казанда кайнаучыларга ымлап, икенчесенә әйтә ди: «Болары өчен кайгырасы юк, чыгарга маташучысы булса, аны иптәшләре сөйрәп төшерә, чөнки татарлар алар». Күптән түгел ТНВ каналында Руслан Айсинга ясалган «һөҗүм» дә шуңарак охшаган иде.

Кызыксынып, хөсетлек сүзенең асылын аңламакчы булып, интернеттагы татарча-русча сүзлекләргә мөрәҗәгать иткән идем. Арадан берсе «завистливость» дигән. Башка тузга язмаган тәрҗемәләр турында язып та тормыйм. Халыкта ак көнләшү дигән сүз бар. Әгәр булса, карасы – хөсетлек буладыр инде. Ягъни, уңышка ирешкән кешене күрмәмешкә салышып, җае килсә, аңа зыян салу, минемчә. Ә ак көнләшү – андый кешегә сокланып, аны яңа уңышларга дәртләндереп, аның кебек булырга омтылудыр. Шулардан чыгып, «халкыма хөсетлек сыйфаты такмагыз, андый кешеләр һәр милләттә дә бар, безгә аерым очракларны гомумиләштерергә ярамый», дип һәрвакыт әйтә килгән идем моңарчы.

Үземнең бәгыремә тигән бер вәзгыятькә анализ ясап, уйланып йөри торгач, югарыда әйтелгән зыялылар ягына күчә баруымны тоя башладым. Инде вакланып тормам, серемне үзем белән алып китәрмен дип йөргән идем, югыйсә. Барып чыкмады, күңелем киеренкелектән бушанып калсын дип, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Кемгә дә булса, бәлки, файдасы да тияр.

...Пенсиягә чыккач, өстемнән олы йөк төшкән кебек булды. Ике-өч ай чамасы вакыт аралыгында үземне ирекле сизеп, рухи ләззәт дулкынында йөздем. Эшкә дә барасы юк, кул астындагыларга нәрәт биреп, үтәлешен тикшерәсе дә юк. «Эш харап, ярдәм ит!» – дип борчучылар да күренми. Ә пенсия килеп тора. Рәхәтнең дә рәхәте шушы икән дип кинәндем.

Эйфория тойгысы кими башлагач кына, берәр мавыгу, заманчалап әйтсәк, хобби кирәклеген аңладым. Егет чакта гармун шыңгырдатканым искә төшкәч, чоланнан алып кереп хромкамда уйнап карадым. Кайбер көйләр истә икән әле, кирәк булыр, күз алдында торсын, дип, аны залга кертеп куйдым. Күптән кулга алмаган альбомнарны барлыйм, бакыйлыкка күчкән әти-әни, туганнар, дусларның фотоларын карагач күңел нечкәрә, тамак төбенә төер утыра. Профессиямә бәйле хәлләрне ярый әле теркәп барганмын дип, сөенә-сөенә, папкада тупланган язмаларымны караштырам. Еш кына «их шушы тупланган тәҗрибәмне яшьләргә тапшыра алсам иде» дип хыялланам. Бармактан суырып алып язылмаган бит берсе дә. Фермаларда үлгән терлекләрне ярып карап, китапларда актарынып, ветеринария лабораториясендә сәгатьләр буена микроскоп артында утырып «җиңүгә» ирешкәч язып куелганнар алар. Авыруга диагноз куелганнан соң, урра кычкырып сөенгәч, коллегаларым белән җиң сызганып малларны дәвалау эшенә керешә идек. Аннары бу чир бүтән чыкмасын өчен профилактика чаралары үткәрелде. Шуларга уйда гына булса да кире кайтып хисләнүләр, күңелгә әйтеп-аңлатып булмый торган рәхәтлек бирә. Өлкәннәр белә бу хакта, чөнки нәкъ алар өчен хас сыйфатлар.

Әлбәттә, бүгенге матавыкларым да, электәгечә, газиз карчыгым күз алдында, аның хуплауларына өметләнгән халәтемдә үтә. Шулай күнегелгән инде, илле ел бергә яшәү нәтиҗәсендә канга сеңгән гадәтләр. Хәләлем унҗиде ел элек:

– Газеталарда мәкаләләрең чыгып тора, язу эшенә сәләтең бар, китап итеп чыгарыйк, димәсенме?!

Шул сүзләре белән хатын миңа канат куйгандай итте, рәхмәт төшкере. Тотындым язарга. Ярыйсы гына бара кебек. Әмма, егермеләп бит язгач, «бастырырлык сәмән юк, булачагы да күренми. Пенсионер өчен кредит – муенга киелгән камыт. Ярый да, бастырып, китабыңны алучы булса», – дигән «корт» керде дә утырды баш миенә. Шулай да, күп уйлана торгач, бер идея туды. Нигә әле, дим, үзебезнең Баш идарәбез начальнигына мөрәҗәгать итмәскә?! Утыз ел дәвамында терлекләр арасында килеп чыккан авыруларга үз вакытында диагноз куелып, дәвалау эшләре, кисәтү чаралары үткәрелеп, күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга күпме файда китерелгән. Шул тәҗрибә башка районнарга, бигрәк тә яшь мал табибларына китап аша ирештерелсә, начармыни? Бу бит бик үк престижлы булмаган профессиябезне халык арасында пропагандалау да булачак. Тәвәккәлләп, кулыма телефон трубкасын алдым да:

 – Фәлән Фәләнович, китап язу планым бар. Әгәр барып чыкса, бастырып чыгаруда ярдәм итәрсезме? – дидем.

– Яз! Бик әйбәт булыр. Эше беткәч, алып килерсең, бастырырбыз, – диде элекке хуҗам.

Алгарак китеп искәртим: үз сүзендә тора алмады абзыем, шуңа күрә исемен атамыйм, читенсенмәсен! Бәлки, эшендә килеп чыккан буталчыклар комачау иткәндер.

Шуннан соң җиң сызганып, яңадан дәртләнеп эшкә керештем. Алты тапкыр кулдан кат-кат язып сыза торгач, тора-бара компьютерда да басарга өйрәнеп, кат-кат төзәтмәләр керткәннән соң, биш ел дигәндә эшемне төгәлләдем. Ветеринария фәннәре докторлары Йосыпов Р.Х. һәм Гарипов Т.В. булачак китабымны укып чыгып, рецензия яздылар. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Хаҗипов Н.Н. танышып, эшемне хуплады, ә язучы дустым Нәҗмиев Т.С. әдәбилек дәрәҗәсен тикшерде. Язганнарымны куана-куана Казанга илтеп, Фәлән Фәләновичның кулына тоттырдым.

– Булган, молодец, укып чыккач, бастыру ягын карармын, – дип алып калды.

Китап чыгарган кешеләр генә аңлый минем ул көннәрдә күкнең җиденче катында йөргәнемне. Әмма, ни кызганыч, ике ел ярым буена даими шалтыратып, кайчан басылачагы белән кызыксынуларым, соңрак ачуланышулар белән алышынгач, китап йөрәк чиремә әверелде. Яңа спонсор эзли башларга туры килде. Ярдәм итәргә тиеш дип уйлаган икенче Фәлән Фәләнич та, акча юклыкка сылтап, кире борып чыгарды.

Аллаһы Тәгалә бар икән. Табылды бит ярдәм итүчеләр. Тиешле сумманың яртысын – Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов, калган ягын Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы «Идел Пресс» нәшриятенә күчерткәч, китабым сигез ел дигәндә дөнья күрде. Бәхет диңгезендә озак коенырга туры килмәде, тагын проблема каршыма килеп басты. 500 китапны урнаштырасы, укучыларга җиткерәсе дә бар икән. Ярый әле китап белән танышкач Марат Готович уңай бәяләгәнгәме – яңа җитәкчебез Алмаз Гәбдрәүфович, озакка сузмыйча, 100 данәсен район ветеринария берләшмәләренә тараттырды. «Боларга кирәктер, ветеринарлар хәзерлиләр», – дип, бер техникум директорына китабымны тәкъдим итеп караган идем, «Абзый, хәзер студентлар китап укымый, интернетта бар да бар», – дип кенә җиффәрде. КГВАМ ректорына кереп, шактый сөйләшеп утырсак та, ул да китабымны кирәксенмәде. Шәт, аның киңәшчесенә әверелгән элекке җитәкчем Фәлән Фәләничның, «этлеге» булмагандыр диясе килә.

Ниһаять, күрше районнарга өстәмә рәвештә илтеп, туганнарга, дусларга бүләк итә торгач, китап кыйссасы ярты елдан соң тәмамланды. Шунысы кызык, үзем белән озак еллар бергә эшләп, китапта хезмәтләре мактап телгә алынганнар арасында китап алмаучылар да булды. Дусларыңның кемлеген йә бәлагә таргач, яки уңышка ирешкәч белерсең диләр, дөрестер.

Ни кызганыч, шулай итеп «Чал ветеринар кыйссалары» дигән китабым, практик мал табибы тарафыннан үз профессиясе турында татар телендә язылган бердәнбер китап булуга карамастан, тиешле бәясен алмады кебек. Бәлки, татарча булуы да беркадәр роль уйнагандыр. Шуннан чыгып, рус теленә тәрҗемә итү хакында югары даирәләргә хатлар язып карасам да, игътибарга алучы табылмады. Таныш Дәүсовет депутатына мөрәҗәгать итеп караган идем, «Үз авылым турында язылган китапка да акча таба алмыйм, извини, брат», – дип, миннән бик ансат котылды.

Үткән җәйдә Сабабызда узган журналистлар Сабан туенда соклангыч ихтыяр көченә ия элекке КГВАМ ректоры, (китапларымны алмаганы түгел) шагыйрь Рифат Җамал белән танышу насыйп булды. Аның бер интервьюсында: «Без – татар ветеринарлары арасыннан ике генә язучы, мин һәм Атилла Расыйх», – дигәне хәтердә калган. Шуны истә тотып, сүз иярә сүз чыккач, мине өченче итеп өстәгез, дигән идем, аптырап калды. Китап чыгаруым, әдәби бәйгеләрдә уңышларым булуы турында әйтергә туры килде аңа. «350 битле, Саба һәм Теләче төбәгендә 1970-2005 елларда үзенә очраган терлек һәм кош авырулары һәм шул чордагы вәзгыятькә бәйле истәлекләр бәян ителгән китап авторына кеше арасына керү, бәлки, артык булмас», – дигән идем, елмаеп куйды Рифат әфәнде. Искәртеп куям, әфәнде сүзенә караганда туган сүзен кулай күрә икән ул. Әмма вакыт кысан булганга: «Китабым шул ягы белән дә кадерле: анда ике йөзгә якын шәхес – мал табиблары, зоотехниклар, хуҗалык, район җитәкчеләренең фидакарь хезмәте телгә алынып, тарих хозурына тапшырылды. Мал табибларының, дәүләт кенә түгел, бик күпләр аңлап, бәяләп бетерми торган эшләре ачык итеп күрсәтелгән анда», – дип әйтергә өлгермәдем Рифат туган Җамалга.

Хөсетлекләр аша үтеп максатыма ирешкәнменме, әллә көнчелләрнең каршылыгын яхшы кешеләр ярдәмендә җиңеп уңыш казанганмынмы дигән сораулар куеп, озынга киткән язмамны укучы хөкеменә тапшырам.

Әгәр халкыбызда хөсетлек сыйфаты чыннан да бар икән, аны фәһемләп татарларыбызга төшендерүне һәм савыгу юлларын күрсәтүне фән әһелләребезгә калдырыйк. Чирен яшергән үлгән, диләр.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии