Җанга уйган хатирәләр

Яшь алга барган саен вакыт тизрәк узган кебек тоела. Өлкәннәр дә бу турыда шулай ди. Без бала вакытта, ачлы-туклы булгангадыр инде, җәй көннәре бик озын булып тоела иде. Көз җитсә, корсак тулганчы бәрәңге ашар идек, дип хыяллана идек. Яңгырлы, юеш салкын көзләр дә безгә озын тоелды, чөнки урамга киеп чыгарга кием, аякка шакмак аслы башмак юк. Урамны бары тик тәрәзәдән генә күзәтеп утырырга туры килә. Карлы, салкын кышны көтә идек.

Менә хәзер дә озын төнле, салкын кышлар җиткәч, язларны, җәйләрне сагынабыз, планнар корабыз, туган-үскән авылыбызга бер мәртәбә булса да кайтып килергә хыялланабыз.

Бу 2018нче елның җәй айларында миңа да авылыма кайтып килергә насыйп булды. Авылга түгел, авылымның басуына кергәч тә бала вакыттагы күргәннәр, ишеткәннәр искә төшә: безнең әниләр, апалар утырткан урман полосалары зур үсеп, картаеп киләләр, без уйнап үскән туфраклы урамнар болынга әйләнә, кеше яши торган йортлар да елдан-ел сирәкләнеп килә, безнең корсакны бәрәңге белән тутырып торган бакча да чатырманлыкка әйләнеп бара, каз бәбкәләре, яшь бозауларны арканлап үстергән инеш буйлары да сазлыкка әверелгән. Әби-бабаларым, әти-әниләрем, туганнарым яшәгән һәм үстергән йорт урынына аяк баскач, хатирәләр тагын да яңара.

5 бала белән тол калган әни безне таза-сау итеп үстерергә тырышкан. Моның барысы өстенә бик күп төрле салым түләү дә өстәлгән: май, йомырка, киптерелгән бәрәңге, ит, җир налогы, страховой, үзара салымнар һәм һәр елны яңа заемнар. Җир налогын түләр өчен йорт бакчасын һәр ел саен яз һәм көз башында үлчиләр. Безнең йорт җиренең бер ягында күп заманнардан килгән тыкрык – колхоз җире. Җир үлчәүче үзенең өчпочмаклы таягын тыкрыкка чыгарып үлчи, шуңа безнең бакча зур булып күренә дә, налогны күп итеп түләргә туры килә. Әни аңа бу турыда аңлатырга теләсә дә, аның сүзен тыңларга да теләмиләр шул.

Салымның ничек җыелуы турында да языйм әле. «Налоговый агент» – акча җыючы – күрше Каенсар авылы кешесе М. иде. Минем язмамны укыган авылдашларым, Каенсар авылы кешеләре мондый исемле абыйның кем икәнен белерләр дип уйлыйм. Ул салым җыярга килгәндә һәрвакытта да урамның югары ягыннан килә иде. Өстендә зәңгәрсу костюм, казенный фуражка, кулында зур күн портфель. Ул килүгә, үтәүче кеше йорттан-йортка йөреп, кәнсәләргә чакыра. Әни үзе белән мине дә ала иде. Өстәл артында авыл советы рәисе, биленә кобура таккан КГБ кешесе һәм налоговый агент булыр иде.

– Гарифә акча алып килдеңме? – дип башлый сүзен агент.

– Юк, каян алыйм, колхоз бит эшләгән өчен бер нәрсә дә… – дип әни сүзен тәмамларга да өлгерми, өстәлгә дөңгердәтеп М. агентының йодрыгы төшә. Өстәл сикереп куя, тәрәзәләр зыңгылдый.

– Бакчаңны алам! Себергә җибәрәм!

Әни елап чыгып китә. Ирләре булган апалар сөйләшергә ирләрен җибәрә. Алар белән сөйләшү икенче төрле, әлбәттә, өстәлгә йодрык сугу да юк. Менә шул вакытта кирәк тә инде әти кеше!

Ит салымын ничек түләүне дә языйм инде. Ул вакытларда ике ана һәм бер ата каз асрарга тырыша идек. Гомумән, авылыбызда каз асрамаган кешеләр бик сирәк кенә булгандыр. Казларны үстерү дә бик җиңел эш түгел инде анысы. Аларны саклау бала-чагалар өстендә иде. Инешнең икенче ягына чыксалар, «урыс бабай» әллә кайдан гына килеп чыга да, казларны үз авылына куып алып китә. Шул ук урыс басуыннан хәйләкәр төлке дә безнең казларны күзәтә иде.

Ноябрь ае ахырында җир ап-ак кар белән каплангач, каз өмәләре башлана. Нинди генә кыенлыклар, авырлыклар күрсәк тә, азга гына булса да күңелле мизгелләр башлана. Әни казларның барысын да суеп бетерми, өч-дүрт казны ит салымын түләү өчен калдыра. Аларны иртә таңнан «уфалла» чанасына төяп чыгып китә. Әтнә районында Бәхтияр дигән авылга тапшырырга иде: бер көн бара, бер көн кайта, икенче көнне төндә генә кайтып җитә. Безгә кайда төн кунганын да, кемнең ишек төбендә йоклаганын да, нәрсә ашаганын да – бер нәрсә дә сөйләми иде.

Менә бу ит салымын түләүнең авырлыкларын язып үтәсем килә. Шушы 2018нче елның җәй ахырында әтинең абыйсының улы Рәис туганымны Бәхтияр авылына алып кайтып җирләргә туры килде. Мин гомерем буе күрәсем килгән авылга аяк бастым. Туган авылым белән Бәхтияр авылы арасының ничә чакрым ераклыкта булуын беләсем килә иде. Бу ике авыл арасы 30 километр булып чыкты. Әни ике көндә 60 километр араны авыр чана тартып, җәяүләп үткән була.

Көзге җир эшләре беткәч, хайваннар, кошлар абзарларга ябылгач, әниләр, әбиләр әз генә булса да көндәлек мәшәкатьләрне онытып, бер-берсенә кунакка йөрешә башлыйлар. Каз итләре, кабартма, коймаклар пешереп, хәзинәдә булган әйберләрен куеп, мәҗлесләр үткәрәләр. Без, бала-чага, кунакларга бик күренмәскә тырышабыз, тыныч кына почмакта каз ите сөякләрен кимереп утырабыз. Ул вакытларда мәҗлесләр идәндә үткәрелә иде, шуңа да хатын-кызлар татар кешесенә генә хас булган тыйнаклык белән әкрен генә идәнгә урнашалар. Ашъяулык уртасына сукыр лампа куеп, әйләнәгә аякларын җайлап сузып ак яулыклы әби-апалар утырыша. Аларның яулыклары өйгә тагын да ямь өсти. Бернинди дә гайбәт, орышу юк. Менә укымышлырак әби матур тавышы белән әрвахларга дога кыла. Аннан соң ашыкмый гына гәпләшеп, аш-чәй белән кунак булу башлана. Аш өстәлендә хәзерге кебек муллык юк, шулай да мондый утырышу – динебезне искә алу, барлык кешеләргә дә исәнлек-саулык теләү.

Авыл җирлегендә ел буе эш бетми. Колхозда да шундый ук хәлләр, чөнки эшче көчләр җитми. Мәктәп балалары бәрәңге басуларыннан кайткач ук янә укуларын дәвам итәләр. Колхозның терәге булган яшүсмер егетләр армиягә йә ФЗУга чакырыла, көчләп тә алып кителә. Үткән елларны киткән яшьләрнең бик сирәге генә авылга әйләнеп кайта. Җәй көне сугылып бетмәгән ашлык кибәннәре тагын әниләр җилкәсенә төшә. Менә шундый ул безнең бала вакыт хатирәләре…

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии