Без сугыш чоры балалары…

Без сугыш чоры балалары…

1943нче елның кырыс, өшетердәй салкын җилле февраль урталары. Илебездә сугыш бара, фашист илбасарлары таптый җиребезне, шәһәр авылларны бомбага тоталар.

Авылда сугышка алынмаган карт-коры абзыйлар көнлек эшкә 1 таяк бәрабәренә терлекчелектә, игенчелектә, кошчылыкта хезмәт куя. Санаулы гына көррәк атлар белән урман кисәләр, чыгаралар, ташыйлар, паровоз мичләренә ягарга утын әзерлиләр. Ә әби, түтәйләр аларга булганыннан аш-су әзерләп, өс-башларын ямап торалар, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәләр.

Бала-чага исә, чана сөйрәп, көзен кар астында, кырда алынмыйча калган бозлы саламны бата-чума өйгә ташый. Әбиләренә мичкә ягарга әзерлиләр, булышалар. Бу эш көн-аралаш бара. Мәктәпләргә ягарга утын булмаганлыктан, укулар вакытлыча туктатыла.

Мин дә иртүк торып, әниемә иярәм. Ике чакрымдагы киез-итек фабрикасына тәпилибез. Авылдан күршебез Мәнзүмә, аның энесе Мулланур, урамдашыбыз Сәлахетдин карт, аргы яктан Банат, Фәрвәз, кочегар Нурулла абзыйлар белән иртәнге алты тулуга килеп җитеп, проходной аша үтеп, эшкә керешәләр. Әгәр дә биш минутка соңарсаң – кисәтү, икенче тапкыр соңарсаң төрмә яный. Эшли башлаганчы 3 гудок: беренчесе – алтынчы яртыда, икенчесе – алты туларга унбиш минут кала, өченчесе, ахыргысы, алтыда.

Мескенкәйләрем ачлы-туклы килеш, абына-сөртенә проходнойга кереп авалар. Табельщицага пропускларын тапшыргач, хәл алып, цехларына таралышалар. Әле балык башыннан кайнаткан шулпада пешкән кәбестә, 200 гр икмәк ашап, 12 сәгать эшлисе бар…

Өстә язганымча, Банат, Фәрвәз, Мәнзүмә апалар, Мулланур, әнием Минҗиһан итекләрне агарту цехында эшли. Бу иң тузанлы эш. Алар әйләнеп торган наждакта итекләрне шомарта, чиста хәлгә китерә. Мин исә әнием агарткан итекләрне контролерга ташыйм, үземчә ярдәмләшәм.

Ә контролер, сыйфатына карап, 28, 29, 30, 31нче размерлы зур, көрән итекләрне сортларга аера. Табаннарына 1, 2, 3нче сорт дип, мөһер суга. Көнлек, ягъни 12 сәгатьлек сменага норма 800 пар итек. Аларны каршыдагы тимер юлда көтеп торучы составка ташып, фронтка солдатларга озаталар. Бу эштә слесарьлар, механиклар, мастерлар, цех начальниклары да фидакарь хезмәт күрсәтте. Алар Бөек Җиңүне якынайтуга әйтеп бетергесез зур өлеш кертте.

Фронттан кире калыпларга дип кайтарылган бозлы, канлы итекләрне дә шулай карга бата-чума ташып, цехларда киптереп, чистартып, калыплап, кабаттан фронтка озаттылар.

Кочегар Нурулла абзыйлар пар казаннарын җылытып, цехларга җылылык бирделәр. Буяучы Сәләй карт «красильный цех»та барабаннарда бала-чага, хатын-кыз итекләрен карага буяп торды. Мескенкәем, киңчә җилкәле, түгәрәк йөзле, урта буйлы бу картның өстеннән җәен-көзен кара сукнодан тегелгән калын эшче киеме төшмәде. Кечерәк кенә өч тәрәзәле өйдә карчыгы һәм колхозда 1 таякка эшләүче ике кызы белән көн күрде. Фабрикада көненә 800 гр икмәккә эшләде.

Икмәк дигәннән, Мөхәммәтгали бабай ипине күкрәгенә терәп кисәргә хыялланды. Бу елларда – Сталин бабабыз чорында – авылларда бик күпләр кәҗә асрады. Сөтен эчеп, итен ашап, шуның белән салымын түләп, ачлыктан исән калдылар. Зөһрә әбиемнең дә көрән кәҗәсе исемдә. Үзебезнең тырышлык аркасында кәҗәләребез дә тук булдылар. Салкын кышларны да җиңел кичерделәр.

Ул елларда кышлар үтә дә суык килде. Авылдагы резерв армиянең әле кызлар назын да күрмәгән япь-яшь солдатлары күз алдында. Алар юка гына шинель, аякларына чолгаулы ботинкалар кигән, киң чаңгыларда, аркаларына автоматлар аскан. Үзәкләргә үтә торган салкында кырдан өйрәнүләрдән үзләрен урнаштырган йортка көч-хәл белән кайтып авалар иде.

Бабам колхозда төрле эштә эшләде. «Их, сугыш бетеп, күкрәгемә терәп ипи киссәм иде», – дияр иде. Киң-таза җилкәле, зур гәүдәле карт иде. Фронттагы өч улын зарыгып көтә-көтә, 1943нче елның кышында гүр иясе булды.

Үзем дә башлангычта укыганда Шәкүр, Рафаэль абыйларга ияреп Рудник авылы янындагы «Чулпан» басуына көздән алынмыйча калган бәрәңгеләр җыярга бара идем. Бу урын башлангыч мәктәптән чакрым ярым чамасы. Дәресләр унберләрдә бетеп, китап-дәфтәрләрне парта астында калдырабыз да, чиләкләребезне тотып, шул басуга китәбез. Соңга калырга ярамый. Сәгать берләргә җир эреп, аяк астын изрәтә. Шуңа да иртәрәк килергә тырышабыз.

Берсендә без шулай өшегән бәрәңге җыйганда басуда кеше мәетенә дә тап булган идек. Бәрәңге дип барсак, ул эреп җитмәгән җир астыннан күренеп торучы кеше йодрыгы булып чыкты. Соңыннан аның күршедәге Янсыбы авылыннан килеп, бистәбездә заготовщик булып эшләүче Вәли карт мәете булуы ачыкланды. Ул районга дип барган җиреннән кире кайтканда буранда адаша.

Бу хәлдән соң бу җиргә бәрәңгегә йөрми башладык. Күз алдыма шуның йодрыгы килә торган булды.

Менә шундый хәвефле, аянычлы, гыйбрәтле елларны да үткән сугыш чоры балалары без. Әмма бернинди дә льготалардан файдаланмыйбыз. Без аны бер күрербезме, юкмы? Ул хыял ерактагы томан кебек кенә тоела. Әмма сирәкләнә барсак та, калганнарыбыз өметләрен өзми.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии