Кадерсез җаннар

Мин инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә үк, әтиемнең каберен Владимир шәһәрендәге туганнар каберлегендә таптык дип, бер язган идем. Бу хәбәр дөреслеккә туры килмәгән булып чыкты. Ялган хәбәрне кем җибәргәндер, билгесез.

Тагын биш елдан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәндә киявем Марсель, кызым Ләйсән, оныкларым Азалия белән Регина бабайларының күмелгән урынын карап кайтырга булдылар. Чынлыкта алар бернәрсә дә таба алмый кайтты. Аптырагач, элек госпиталь булып хезмәт иткән хастаханәгә дә барып караганнар. Сораша торгач, шул билгеле булган: журналда Бәйрәмов дигән бер үк фамилиядәге, хәтта исемнәре үк берүк булган 10-15 кеше теркәлгән. Фамилия кырыена «убыл» дип язып куелган. Кая киткән – билгесез. Аны язып торырга вакыт та булмагандыр мәхшәр арасында. Немецлар Мәскәүгә якынлаша, ашык-пошык кына кешеләрне җыялар да – окопка! Урамда 25-30 градус салкын. Тунга төренеп утырсаң да, ачык һавада көнозын тору мөмкин түгел. Госпитальгә көн саен өшегән йөзләрчә солдат килеп тора. Кемнең кая киткәнен кем генә язып өлгерә алсын?!

Әти сугышка киткәндә апама 12 яшь була. Ул вакытта телефон элемтәсе Күлле Киме авылына кадәр генә. Якын-тирә авыллардан хатын-кызлар, балалар дежур тора. Авылларга яңа хәбәрләрне телефонда дежурда торучылар алып кайта. Бервакыт дежурда торучы яңа хәбәр алып кайта: ике аягы да киселгән Казак Үртәме кешесе ниндидер тимер юл станциясенең салкын идәнендә бик авыр хәлдә ята, килеп алып китегез. Кайсы станциягә барырга, кем икәне билгесез. Яңадан хәбәр итүче булмый. Октябрь ахыры, ноябрь башында гына киткән кешедән декабрь аенда шундый хәбәр килер дип, чынлап ышанырлык та түгел. Үз аягы белән киткән кешене гарипләндерәләр дә, килеп алып китегез, дип хәбәр итәләр.

Мондый хәлләр сугыштан соңгы тыныч елларда да булды. Хәрби хезмәткә киткәндә тап-таза булган егетләрнең әти-әниләренә, килеп алып китегез, дип фәрман гына биреп яталар.

Әтиемнең кайда үлгәне дә, кайда күмелгәне дә билгесез. Менә шундый кадерсез җаннар. Без – сугыш чоры балалары – әтиләребезнең дәвамчылары. Без һаман да үзебезгә түрәләрдән миһербанлылык өмет итәбез әле.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии