Без дә ярлы түгел…

Без дә ярлы түгел…

Бу язмага тотынуыма гади генә бер очрак сәбәп булды.

Җәй көне кызым белән бакчада түтәл арасында мәш килгән көнебез иде. Аныкы – яшьләрчә: телефон кесәгә кыстырылган, колакта – колакчын. Инглиз-алман телләрен тагын да камилләштерү өчен, чит ил әдәбиятын аудиокитаплар аша оригиналда «укуы». Вакыт-вакыт, тукталып, тыңлаганнарын минем белән дә бүлешә, соклануы хәттин ашкан. Студент елларында үзем дә чит ил әдәбиятына нәкъ шулай гашыйк булган идем, дөрес, ул елларда безгә китапларны кулга тотып, тәмләп уку бәхете тиде… Кызым үзе тыңлаган әсәрләргә шулкадәр мөкиббән: «Шундый бай әдәбият! Нишләп бездә мондыйлар юк икән?» – дигән сорау белән башын чайкый.

Һай, тарих тәгәрмәченең кабатлануы түгелме? Аның яшендә мин дә Флоберны, Голсуорсины һ.б.ларны үз-үземә шундый ук сорау бирә-бирә укыган идем ләбаса. Җавап исә соңрак, тормыш тәҗрибәсе аша табылды.

– Нишләп булмасын? – дим кызыма, бүген инде ныклы ышаныч белән. – Теләсәң, аудиокитапны рәхәтләнеп татарча тыңлый аласың. Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәрен эзләп кара әле…

…«Яра»ның азагын без икәүләп, өйгә чәй эчәргә кергәч тыңлап бетердек. Габдулланың, әти-әнисенә үзен танытырга теләмичә, китеп бару күренеше, сөйгәне Зәйтүнәнең аны куып җитүе, «Габдулла!» – дип эндәшүе… Бу әсәрне ничә укыган, спектаклен караган булсам да, мин янә өр-яңа тетрәнү кичерәм, җаным актарыла, күземә мөлдерәп яшь тула. Карыйм – кызымның да бар хис-кичерешләре чишмә булып бит алмасыннан тәгәри.

– Күрәсеңме, тирәнлеге ягыннан чит ил әдәбиятыннан бер дә ким түгел, – дим, һичьюгы шушы сүзләремә хуплау өмет итеп.

Беркадәр тынлыктан соң:

– Әнием, күпкә көчлерәк тә әле, – димәсенме кызым?!

Шул рәвешле башланган сүзебез «ни өчен безнең менә шушындый татар әсәрләре дөньякүләм киңлеккә чыгып, үзенең югарылыгын дәлилли алмый» дигән фәлсәфи һәм катлаулы сорауларга ук барып җитте. Чыннан да, әгәр Мәхмүт Галәү, Фатих Әмирхан, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев һ. б. кебек әдипләрнең роман-повестьларын төрле чит телләргә тәрҗемә кылып тәкъдим итсәңме?! «Фәтхулла хәзрәт» әсәре үзе генә дә бүген бөтен дөньяны шаккатыра алыр иде…

Бу җәһәттән татар әдәбияты үрнәкләрен төрек теленә тәрҗемә итеп Төркиядә таратуда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның өлеше бик зур ләбаса!.. Кызыксынуымны җиңә алмыйча, аның эшчәнлегенең кайбер сәхифәләренә күз төшерәм: 2005нче елда Измирда чыккан «Васыять» җыентыгында Фатиһ бәй тарафыннан тәрҗемә ителгән җәүһәрләр – Миргазиян Юныс, Фатих Әмирхан, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Шәриф Камал хикәяләре тупланган. Истанбулда – Разил Вәлиевның шигырьләре, Анкарада Рабит Батулланың роман-әкияте, Ркаил Зәйдулланың «Ак япанчалы карт» исемле китабы дөнья күргән. «Тавышсыз курай» җыентыгында хәзерге татар әдәбиятыннан сайланма повесть-хикәяләр; «Сөяк саплы пәке» җыентыгында татар балалар хикәяләре урын алган. «Алтын тиен» (башлангыч сыйныфлар өчен татар балалар хикәяләре) җыентыгына 28 татар язучысының – Фирүзә Җамалетдинова, Ләлә Гыймадиева, Галимҗан Гыйльманов, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Алмаз Гыймадиев, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Фоат Садриев, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльмира Шәрифуллина, Ркаил Зәйдулла, Гәрәй Рәхим һ. б. авторларның хикәя-әкиятләре кертелгән…

Габдулла Тукай – татар халкы өчен генә түгел, төрки телле халыкларның барчасы өчен үзгә бер биеклектә торган шагыйребез. Иҗатындагы халыкчанлык, гомумкешелек позициясе, тормыш чынбарлыгын бөтен тирәнлеге белән чагылдыру аның шигъриятен бөтен милләтләрнең уртак хәзинәсе итә дә инде. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәрдә, Ф. Кутлу һәм А. Акбаш тарафыннан шагыйрьнең 130 шигыре төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Анкараның «Бәнгү» нәшриятында дөнья күрүе үзе үк олы бәягә лаек. Шушы ук 2016нчы елның апрелендә «Кардәш каләмнәр» журналы Габдулла Тукайга багышланган махсус сан рәвешендә басылып чыкты, анысы да Ф. Кутлу идеясе. Язмаларны сайлау, табу, күрсәтмә материаллар, тәрҗемә итү, урнаштыру да аның хезмәте.

Саннарга күз төшерсәк, сокланырлык: Ф. Кутлу тәрҗемәсендә Төркиядә 12 татар китабы (повесть-роман, хикәя, шигырь) һәм әдәби журналның 2 махсус саны дөнья күрергә өлгергән!

Фатиһ бәйнең тәрҗемә эшчәнлегендә Аяз Гыйләҗев мирасы аерым бер урын алып тора. «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән», «Яра», «Язгы кәрваннар», «Берәү» , «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» кебек әсәрләр төрекчәгә тәрҗемә ителеп, аларның бик күбесе инде нәшриятларда басылырга өлгергән. («Берәү» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» Төркиядәге нәшриятта үз чиратын көтә). Бу урында шунысын да өстәү урынлы булыр. Ф. Кутлу тәрҗемә иткән «Өч аршын җир» әсәре 2012нче елда Ауразия Язучылар берлегенең «Төрки телләрдән төрек теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы повесть-роман» номинациясендә җиңү яулый. Аяз Гыйләҗев иҗаты да нәкъ менә гомумкешелек идеяләрен, мәңгелек темаларны чагылдыру җәһәтеннән игътибарга лаек. Характерлар каршылыгы, геройларның эчке дөньясын гаҗәеп дәрәҗәдә төгәл итеп ачып бирү, хис-кичерешләр тирәнлеге, психологик осталык – болар барысы да аның әсәрләрен дөнья әдәбияты югарылыгына куярга мөмкинлек бирә дә инде. Тел-сурәтләү чараларының байлыгы турында әйтеп тә торасы юк. Кулланылган һәр сүз, тасвирланган һәр хәрәкәт, сюжет коруга ярдәм иткән һәр вакыйга – әдипнең талантын раслауга хезмәт итә.

Истанбулда чыгып килүче «Тәмрин» журналы быел апрель аенда А. Гыйләҗев иҗатына махсус сан багышлаган. Журналның баш мөхәррире: «Хәзерге заман татар әдәбиятының бөек вәкиле Аяз Гыйләҗевкә багышланган аерым сан әзерләргә телибез, безгә булыша алмассызмы дип?» – Фатиһ Кутлуга мөрәҗәгать итүгә гаҗәпләнергә дә кирәкми. Чөнки олы әдибебез А. Гыйләҗев әсәрләре нәкъ менә аның тәрҗемәсендә ун елдан артык Төркиядә дөнья күреп килә, һәрчак «әйләнештә» дип алдарак та искәртеп үттек. («Өч аршын җир» , «Җомга көн, кич белән…» , «Яра» әсәрләре турында төрек әдипләре даими язып торалар. Ул мәкаләләрнең кайберләре тәрҗемә ителеп татар матбугатында да урын ала.) Ф. Кутлу бу хезмәткә дә җиң сызганып алына һәм әлеге махсус сан тышлыгында «Татар әдәбиятының шанлы сакчысы Аяз Гыйләҗев» атамасы белән дөнья күрә.

Төрек галиме Абдүлкадир Чәкичнең Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча кандидатлык диссертациясе яклавы аерым бер хуплауга һәм игътибарга лаек. Фатиһ бәй әйтүенчә, Абдүлкадир Чәкич «Өч аршын җир» әсәрен – күп өлешен төрекчә тәрҗемәсе аша – бүгенге көндә инглиз теленә тәрҗемә итеп бетергән; хәзер Канада, Америка кебек илләрнең берсендә бастыру буенча нәшриятлар белән сөйләшүләр алып бара һәм тиешле финанс табылганда басылачагын хәбәр иткән.

Төрки телле дәүләтләр арасында үткәрелгән хикәяләр бәйгесенә татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә кылып тәкъдим итүдә дә Фатиһ Кутлуның хезмәте зур. Шәхсән үземнең «Капка» хикәясе 2014нче елда шул бәйгедә катнашып, Татарстанда беренче урынны яулаганнан соң, аны төрекчәгә «аударып», бәйгенең алдагы турына җибәрергә кирәк иде. «Кирәк» дип әйтүе генә җиңел: анда бит вакытның санаулы һәм тыгыз булуы да чабудан тарта!

Изображение удалено.Тәүлекләрне тулаем шул эшкә багышлады микән – Фатиһ бәйнең искиткеч җаваплы карап эшләве нәтиҗәсендә хикәя төрек теленә тәрҗемә ителеп өлгерде. Һәм, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте-хикмәте белән, 13 дәүләттән вәкилләр катнашкан халыкара бәйгедә икенче урынны яулады. Монда тәрҗемәченең ролен һич кенә дә инкарь итеп булмый!..

Төркиядән килеп, Татарстанда яшәп ятучы ир-егетнең татар әдәбиятына мәхәббәте һәм игътибары да, зур көч, тырышлык, үҗәтлек һәм вакыт таләп итүче тәрҗемә эшенә алынуы да, ул әсәрләрне киң күңел белән үз ватандашларына җиткерергә омтылуы да соклангыч гамәл.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, әгәр башкаларныкыннан һич тә ким булмаган әдәби мирасыбызны шул рәвешле төрле телләргә даими тәрҗемә итеп, зуррак киңлеккә чыгару мөмкинлеге табылса, Фатиһ бәй кебек фидакарь җаннар күбрәк булса, бәлки чит ил яшьләре дә дөньяда «Татар әдәбияты» дигән гаҗәеп бай хәзинә барлыгын белер, колакчын киеп, инглиз, кытай, алман телләрендә Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен тыңлар иде…

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии