Мортта күргәннәрем...

Мортта күргәннәрем...

Алабуга районының Морт авылында булдым. Анда баруымның сәбәбе – Морт белән бәйле тарихи шәхесләр турында материал туплау иде. Мортта мине милләттәшем, дин кардәшем, фикердәшем Раиф Галиев каршы алды һәм озатып йөрде, ярдәм итте. Раиф белән без 1990-1995нче елларда Татарстан Югары Советы депутаты булдык, милләт өчен иң мөһим карарларны кабул итүдә катнаштык. Ул үзе яшәгән Түбән Кама шәһәрендә милли хәрәкәткә нигез салды, Татарстанда Аксакаллар Шурасын оештырды һәм җитәкләде, туган авылы Мортта мәчеткә ярдәм итте, борынгы зираттагы кабер ташларын тәртипкә китерде. Болар өстенә, Казанда һәм Түбән Камада үткән митингларда башлап йөрде, милли һәм дини чараларның барысында да диярлек катнашырга тырышты, без аның белән утыз елдан артык бергә булдык.
Мине кызыксындырган шәхесләр исә икесе дә дин әһелләре, икесе дә Морт белән бәйле. Әхмәди Мөхәммәди 1873нче елда Мортта туа, 1963нче елда Япониянең Кобе шәһәрендә үлә, кабере шундагы мөһаҗирләр зиратында. Ул узган гасырның утызынчы еллар башында, репрессияләр сәбәпле, илдән качарга мәҗбүр була, Харбин аша Кобе шәһәренә килеп урнаша, татар мөһаҗирләре төзегән мәчеттә үлгәнчегә кадәр мөәзин булып эшли.
Әхмәди Мөхәммәдинең Мортта калган хатыны Хәдичә абыстайны төрмәгә утырталар, ул шунда үлә. Аның фамилиясе Хөснетдинова була, ул 1882нче елда Мортта туа, үлгән елы билгесез. Аларның 5 балалары була. Әхмәди хәзрәт аларга Япониядән хатлар язып тора, әмма үзе илгә кайтырга курка, балаларына «әниегез язмышы кабатланыр дип куркам», дип яза. Сагыш-моң тулы ул хатларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Хәзер ул хатлар Әхмәди Мөхәммәдинең туруннарында саклана, аларны өйрәнү, гарәпчәдән кирилл хәрефләренә күчерү дәвам итә.
Без мәчеттә булдык, болар хакында сөйләдек. Авылда Әхмәди Мөхәммәдинең туганнары да яши икән, бабайның Казанда яши торган туруны монда кайтып, аларны эзләп тапкан. Хәзер золым корбаны Хәдичә әбинең язмышын ачыклау, аның ягыннан да туганнарны эзләү дәвам итә. 2011нче елда Казанда «Морт – туган йорт» дип аталган китап басылып чыккан, әмма анда Әхмәди Мөхәммәди һәм Хәдичә абыстай язмышы турында бер хәбәр дә юк.
 

 

 

Мине кызыксындырган икенче шәхес – Хәбибрахман хәзрәт Мәсәгутов. Хәбибрахман хәзрәт – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Морт авылы имамы, Алабуга өязенең ахуны, аңа төбәктәге 12 мәчет-мәхәллә карый, ул 2нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), «Мөселман хезмәт таифәсе» әгъзасы, «Дума» газетасын чыгаручыларның берсе. Ул хәзерге Әгерҗе районының Кодаш авылында 1862нче елда туа, 1921нче елның апрелендә хәзерге Казахстанның Җидепулат-Семи шәһәрендә үпкә чиреннән үлә. Бу көннәрдә Семи шәһәренең иске татар зиратында Хәбибрахман хәзрәтнең каберен эзләп таптылар, янәшәсендә 5 яшьтә үлгән баласының да кабер ташы бар.
Хәбибрахман Мәсәгутовның кабер ташында аның Морт авылы имамы, Алабуга һәм Сарапул мөхтәсибе, 2 Дума әгъзасы, матбугат хадый, Семипулатта мосафир хәлендә 59 яшендә, 1921нче елда үлүе язылган.
Дөрестән дә, Хәбибрахман хәзрәт 24 яшендә Морт авылы Җәмигъ мәчетендә имам булып эшли башлый, 1896нчы елда инде Алабуга өязенең ахуны итеп билгеләнә. Күргәнебезчә, ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, Сарапул һәм Алабуга өязләреннән Думага депутат итеп сайлана, милләт хокукларын яклап «Шура» журналына мәкаләләр яза. Революциядән соң Җидесу төбәгенә китә, үләр алдыннан бер ай Семипалатинскиның Җәмигъ мәчетендә имам булып эшләп өлгерә.
Мортта Хәбибрахман хәзрәтне хәтерләүчеләр юк инде, әмма нигезе тора. Анда оныгы кайтып өй салган булган, әмма ул үлгәч, нигез урыс кызларына калган...
«Морт – туган йорт» китабыннан Хәбибрахман хәзрәт турында мәгълүмат эзлим, мондый билгеле шәхес турында язмыйча калмаслар, дип уйлыйм. Дөрестән дә, бар аның турында мәкалә, әмма ул булмаса яхшырак булыр иде. Китапка Мортта колхоз оештыручы һәм аның рәисе Фома Тихонович Тихоновның «Дәүләт Думасы депутаты» дип аталган мәкаләсен биргәннәр, ул 1957нче елның 18нче декабрендә «Алга» газетасында басылган булган. Менә шул ата коммунист Фома татар мулласын җир белән тигезли, намусын пычрата, аны эчкечелектә, сәдака өчен кеше кыйнауда, совет власте яклы активистларның исемлеген төзеп, хәтта аларны аттыруда гаепли. Имеш, «Ахун хәзрәт кулына Коръән тотып: «Бар гөнаһларын үз өстемә алам. Атыгыз!» – ди. Аннан, халык ачуыннан куркып, авылдан качып китә...» ( Күрсәтелгән хезмәт, 135 бит.)
Бу җыентыкның төзүчесе һәм мөхәррире Гөлүсә Закирова мондый пычрак язманы китапка нинди максат белән кертте икән? Имам һәм җәмәгать эшлеклесе Хәбибрахман Мәсәгутов турында төпле язма бирәсе урында, милләтебезнең билгеле бер шәхесенә яла яккан хәбәрне урнаштырган. Болай итеп ул Хәбибрахман хәзрәтне генә түгел, ул яшәгән һәм эшләгән Морт авылын да, үзенең китабын да түбәнәйткән.
Инде Морт авылы турында берничә сүз. Авыл, дөрестән дә, борынгы, тарихи авыл, заманында милли һәм дини дә булган. Сугыштан соң район үзәге дә булып торган, шул чакта ук авыл мәктәбендә рус класслары ачылган һәм шулай калган. Соңгы елларда исә Морт мәктәбендә укыту нигездә урысча гына. Дин дә шул чама. Мәктәпне һәм мәчетне урысча сөйләшә торган лезгин балалары тутыра. Алабуга якын булгач, кала урыслары бу авылдан буш калган татар йортларын сатып ала, хәзер Морт урамнарында урысча сөйләшеп йөрү гадәти күренеш. Шундый зур, тарихи татар авылының күз алдында урыслашып ятуы – аяныч хәл, әмма җирле халык моңа гадәти хәл итеп карый кебек. Болар хакында авыл зыялылары белән очрашып сөйләшәсем килде, әмма алар клубта Украинадагы хәрби низаг өчен җәтмә бәйли, диделәр. Югыйсә безнең үзебезгә җәтмәләр салынган бит инде – телебез дә, динебез дә, халык үзе дә җәтмәдәге балык хәлендә... Морттан менә шундый уйлар белән кайттым...
 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии