Җир астында – Хур кызы

 

Күрше урамда яшәүче кордашым Әмир белән гәпләшеп утырабыз. Сүзләр күп җыйнала, чөнки безнең тирәдә яшьтәшләр калмады диярлек. Хөкүмәт яратып бетермәгән сугыш чоры балаларын Хак Тәгалә үз итә. Соңгы елларда «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткәннәр бөтенләй кайтмый башладылар. Турыдан-туры зиратка гына озаталар.

Әмирнең дә балачагы минеке шикелле булган икән. Сугыштан хәлсезләнеп кайткан әтисе малайга 11 яшь тулганда параличлана. Әмир аңсыз әтисен ат арбасына салып, 40 км ераклыктагы Шамов больницасына алып килә. Килүен килә, әмма аны монда да дәвалый алмыйлар. Ярты ел өйдә ятканнан соң, балаларын калдырып, әтиләре үлә. Кыш көне аякка кияргә булмаганга, Әмир 5нче класстан укуын ташлый. Чабата алырга акча юк. Әтисе кул остасы булса да, Әмир аннан эшкә өйрәнеп кала алмый. Хәер, кулыңа сәнәк яки көрәк тота белсәң, колхозда эшкә өйрәнүеңнең кирәге дә юк. Ул елларда колхозда күпме эшләсәң дә, тамак туярлык булмый иде.

Минем хәл әз генә уңайрак булган әле. Өченче класста укыганда чабатаны үзем ясарга өйрәндем. Әни дә чабаталы булды, үземнән кече сеңлемә дә өлеш чыга иде. 7 еллык мәктәп безнең авылда булгач, мин бер кат ыштан белән дә кыш чыга идем. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да йөгерәм.

Ашау яклары икебезнең дә бер төсле булган инде. Кышын, язын – бәрәңге, җәй көне үлән. Ул елларда үләне дә чиста иде ичмаса. Чи килеш тә ашый идек.

Хайван асрап та файда булмады. Башта йонын тапшырырга, суйгач итен илтеп бирергә кирәк иде. Кош-корт асрар идең, аларын да ашатырга кирәк.

– Яшь чакта газап күрсәк тә, калган гомерем әйбәт үтте, – ди Әмир. – 46 ел хур кызы белән гомер иттем.

– Хур кызлары Коръәндә генә бит, кайдан таптың? – дим.

– Җиде кат җир астына төшеп эзләдем мин аны.

Армия хезмәтеннән кайткач, колхозда рәт булмасын аңлап, Әмир Донбасс якларына килеп чыга. Шахты дигән шәһәргә килеп урнаша ул. Кара бүрегең артыңнан йөри, дигәндәй, дүрт класс белемле кешегә кайда чиста эш булсын инде?! Шахтага төшеп, күмер чыгарырга ризалаша егет. Донбасста күмер бик тирәндә ята. Аска төшә торган вагон үз юлында җиде борылыш ясый икән. Җиде кат җир асты менә шуннан килеп чыга инде.

Түбән төшкәч, карулашып булмый, ни кушсалар, шуны эшлисең. Башта бушаган куышлыкларга терәүләр утыртып йөри Әмир. Юл ясарга да кушалар, күмерен дә казырга туры килә. Берничә ел эшләгәч, күмер ташый торган вагонеткаларның машинисты итеп куялар. Эш әллә ни авыр булмаса да, вагонеткалар юлдан чыкса, шактый кәҗә маен түгәргә туры килә. Шахта авызында аларны өстенә шахтер киеме кигән, ирме, хатынмы икәнен аңлап булмый торган кеше бушатып тора. Шактый вакыт эшләгәч, күмер төяп торган Татьяна белән сүз куертып алалар. «Ник өйләнмисең?» – дип сорый Татьяна. «Кызлар юк», – дип җавап бирә Әмир. «Ник булмасын, әнә Рәйсә бар!» – ди аңа Татьяна. «Кем соң ул, кайда эшли?» – дип сорый Әмир. Баксаң, ул чыгарган күмерне бушатып торучы теге кеше шул Рәйсә икән.

Шул көнне үк шахта капкасы төбендә Рәйсәнең чыкканын көтә. Кешеләр чыга торалар, ә Рәйсә юк та юк. Чыгып килүче Татьяна егеткә Рәйсәне күрсәтә. Аның буй-сынын күргән Әмир таң кала.

Рәйсә шахтадан 2 чакрым гына ераклыкта булган авылда яши икән. Икесенең дә язмышы бер төрле. Кызның әтисе исән булса да, гаиләсеннән чыгып киткән. Сигезенче классны тәмамлаганда Рәйсәнең әнисе урын өстенә кала, аяклары йөрмәс була. Бер йортта ике әби, урын өстендәге авыру хатын, мәктәп яшендәге ике кыз. Әтиләре эштән кайтканын биш хатын-кыз ишеккә төбәлеп көтә. Үзенең дә сәламәтлеге булмаган ир йөрәге белән түзә алмый бу хәлгә. Бер ялгыз хатынга барып йортка керә. Тормыш алып бару авырлыгы Рәйсә өстенә төшә. Тугызынчы класска барырга тиешле кыз шахта конторасына китә. 16 яше дә тулып җитмәгән кызны эшкә алырга дигән закон да юк бит әле. Төпченә торгач, кадрлар бүлегендә кызның хәлен аңлыйлар. Өйрәнчек итеп эшкә алалар. Акчасы да булыр дип, кыз җир астында күмер шартлатучылар өчен динамит ташып йөрергә ризалаша. Гүзәлләр бәйгесенә торырлык татар кызы унсигез яшенә кадәр җир астында динамит ташый. Әмир килеп эшли башлаганчы Рәйсә 4 ел эшләгән була инде.

Уртак язмыш шул ук кичне уртак фикергә китерә. Әмир Рәйсәләр йортына килеп, бергә яши башлыйлар. Җиде кат җир асты егет белән кызны бәхетле итә. Рәйсәгә дә җиңеллек килә, сеңлесенә дә укырга мөмкинлек туа. Әнисе дә бераз сәламәтләнә.

Көтмәгәндә Рәйсәнең әтисе үлеп китә. Аны җирләргә кирәк, ә кабер казырга кеше юк. Каберне Әмир берүзе казый. Ярый әле ике бабай килеп, гүргә иңдерергә булышалар.

Олы кызларына 4 яшь тулгач, Әмир туган якларына кайтырга карар итә. Уңай булмаса да, абыйсы куышында сыеныр урын табыла. Эзләнә торгач, катыргы белән тактадан кагылган бер йорт та табыла. Тормыш никадәр авыр булса да, Рәйсә әнисен үзеннән калдырмый. Тора-бара яңа йорт та булдырып керәләр. Менә шул үзләре төзегән йортта алар 40 ел бергә гомер итәләр.

...Бик сагына үзенең хур кызын Әмир. Аның янына кабат барасын да белә. Әлегә олы кызы тәрбиясендә сабыр итеп кенә тора.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

 

Комментарии